Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 5-20 май көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелә

Татарстан территориясендә 5-20 май көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелгән. Шул хактагы карарны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министр...

Татарстан территориясендә 5-20 май көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелгән. Шул хактагы карарны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе.


Режим гамәлдә булган вакытта: коры үлән һәм чүп-чар ягу, ачык утта (учак һәм мангаллар) ризык әзерләү, урманнар янында урнашкан торак пунктлар территорияләрендә, гражданнарның бакчачылык һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектларында куркынычлык дәрәҗәсе 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.


Документта шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә агымдагы елның 30 нчы апреленнән 20 майга кадәр урман-парк зоналары һәм кешеләр күпләп ял итү урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерүне оештыру тәкъдим ителгән.


Бу  «Татар-информ» МА  хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ