Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 740 хатын-кызга 50 000 сум бирделәр

Авылда яшәүче аналардан бер тапкыр түләнелә торган бала акчасына гаризалар кабул ителә. Беренче баласын тапкан Татарстанның 743 хатын-кызы һәм өч балага ия булган 160 ана дәгъва кылган, дип хәбәр итә...

Авылда яшәүче аналардан бер тапкыр түләнелә торган бала акчасына гаризалар кабул ителә. Беренче баласын тапкан Татарстанның 743 хатын-кызы һәм өч балага ия булган 160 ана дәгъва кылган, дип хәбәр итә профиль министрлык.


Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.


Авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аның 100 мең сум акча алуы каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ