Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда БДИда 100 балл җыючылар саны 3,5 тапкыр кимегән

Узган елда бердәм дәүләт имтиханында 416 укучы 100 балл җыйса, быел исә аларның саны 122 дән артмаган. Бигрәк тә химия буенча күрсәткечләр начарайган: быел 29 укучы гына югары балл җыя алган (2013 елд...

Узган елда бердәм дәүләт имтиханында 416 укучы 100 балл җыйса, быел исә аларның саны 122 дән артмаган. Бигрәк тә химия буенча күрсәткечләр начарайган: быел 29 укучы гына югары балл җыя алган (2013 елда 216 булган).


Шулай ук, узган ел белән чагыштырганда, информатикадан (40 тан 0 гә кадәр төшкән), биологиядән (21 дән 1 гә), математикадан (15 тән 4 кә), инглиз теленнән (18 дән 1 гә), физикадан (36 дан 10 га) баллар кимегән.


ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары хәбәр иткәнчә, быел рус теле буенча БДИда 100 балл җыючылар арткан (2013 елда – 60, 2014 елда 69 кеше). География буенча да вазгыять яхшырган: узга елда бер укучы да 100 балл җыя алмаса, быел югары балл ияләре дүрткә җиткән.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ