Татарстанда бер ана мәктәпне судка биреп зур гауга купкан

Саба районының Корсабаш авылында яшәүче Халисә Исмәгыйлева кызының электрон журналдагы билгесен “2ле”гә төзәтеп, имтиханга кертмәгәннәре өчен мәктәпне судка биргән. Бу турыда «Ватаным Татарстан» газетасы яза.

“Комиссия төзеп, көзгә кадәр баламнан имтихан алсыннар. Аның укырга керәсе бар”, – ди Халисә ханым. Мондый аңлашылмаучанлык нәрсәдән килеп чыккан

Быел 9 нчы сыйныфны тәмам­лаган Алсу (исеме үзгәртелде) Саба аграр көллиятендә хисапчы-икътисадчы белгечлеге үзләште­рергә хыялланган. Ләкин теләк кенә җитми шул. Белемнең ныклы булуы да кирәк. Әнисе Халисә ханым кызын математикадан “өчле”­гә укучы дип саный. Гаҗәп, аны бел­мәгән бала хисапчы була аламы? Кызының “фәннәр патшасы”н бик үк яратып бетер­мәгәнен әнисе дә таный, әмма Алсу математикадан тестларны үзе чишкән. “Әгәр белмәсә, ул аны чишә алыр иде мени?” – ди кызының язмышы өчен борчылган ана. Халисә ханым фикеренчә, укытучылары электрон журналга башта “3ле” чыгарып, соңыннан аны “2ле”гә төзәт­кән. “Ике чиректә математикадан – “2ле”, калган икесендә “3ле” чыккан иде. Ел ахырында контроль эшен (промежуточная аттестация – С.М.) “2ле”гә язган. Шуның өчен имтиханга кертмә­деләр. Минем инде йөрмәгән җи­рем калмады: мәгариф бүлегенә дә бардым, Мәгариф министрлыгына да, Президент Аппаратына да мөрә­җәгать иттем. Кызымны имтиханга кертерләр дип өмет­лән­дем. Әлеге контроль эшне ел дәвамында ике мәртәбә тапшырырга була икән. Нигә икенче мөмкинлек бирмә­деләр? Аптырагач, судка бирдем”, – ди укучының әнисе.

Элегрәк утыртып калдырасы булган

Халисә ханым әйтүенчә, мәк­тәптә кызына башка фәннәрдән дә “3ле”дән артык билге куймаганнар. Баласы мәктәптән үпкә­ләп кайта торган булган. Дөрес, татар теленнән тестны “4ле”гә тапшырган икән Алсу. “Узган ел улым 9 нчы сыйныфны тәмамла­ды. Мәк­тәп директоры берничә балага психотерапевтка барып, сәламәт­леген тикшертергә кушкан. Янәсе, ниндидер тайпылышлар ачыкланса, башка мәктәпкә күчерәләр. Ә анда уку җиңелрәк булачак икән. Минем улым да табибка барды. Тайпылыш тапмаганнар. Имтиханын тапшырды, хәзер ул хисапчы булырга укый”, – ди ул.

Мәктәп директоры Айдар Шәрипов әйтүенчә, Алсу математиканы авыр үзләштергән. “8 нче сыйныфта укыганда, беренче чиректә аның математика фә­неннән “2ле” чыккан иде. Шул вакытта ук, баланың әти-әнисенә әлеге фәннән өлгермәве турында әйтелде. Әмма башка фән­нәрдән билгеләре зарланырлык түгел. Аны 9нчыга җиткәч түгел, элегрәк сыйныфта калдырасы булган да бит. Яхшырак укый башлар, тырышыр дип өмет­ләндек. Хисапчы булырга хыялланган икән, үз максатына ирешер дип ышанам. Тырышса, яхшы хисапчы чыгачак. Авыл җи­рендә алар – бик абруйлы һөнәр ияләре”, – ди директор укучысы турында.

Бурычы булса, имтиханга кертелми

Билгеле булганча, электрон журналда уртача билге автомат рәвештә чыгарыла. Аны бернинди укытучы да үзгәртә алмый. Тик бу очракта еллык билге турында сүз бара. Аны педагог уртача билге нигезендә куя. Алсуның сыйныф җитәкчесе, ашыгып, еллыкка “3ле” билгесе чыгарып куйган. Чөнки еллык контроль эшенең “2ле”гә язылуын истән чыгарган. Моны директор укытучының ялгышлыгы дип саный. “Мәктәп­тәге тәртип буенча, еллык билге куелганда, контроль эшнең нәтиҗә­се дә исәпкә алына. Бу очракта алай эшләмәгәннәр. Укытучы хатасы турында аңлатма язды һәм 1 июньдә техник ярдәм хезмә­тенә шалтыратып, электрон журналдагы еллык билгене төзә­тергә мәҗбүр булдык. Уку дәве­рендә электрон журналда бер генә төзәтү дә юк”, – ди директор.

Юрист белемен үзләштергән, ике дипломлы җитәкче бу очракта законнарны искә төшерә. Ә аларда: “Баланың билгеләре начар, аның академик бурычы бар икән, ул имтиханга кертелми”, – дип әйтелә.

– Баланың белеме начар булса да, аны 9нчы сыйныфка кадәр тартып-сузып китергәнсез. Бәл­кем, монда укытучының да гаебе бардыр? – дим директорга.
– Укытучыларның берсен дә хурлый алмыйм. Быел 9нчы сыйныфны 4 укучы тәмамласа, шу­ның өчесенең билгеләре “5ле”. Алсу математикадан контроль эшләрен башта 2 баллга бирсә, тора-бара белеме күтәрелде. Әмма чик балл, ягъни сигезгә җиткәне булмады. Аннан “3ле” таләп иткән идем. Бала да кызгыныч, әлбәттә. Ләкин закон тарафыннан куелган таләп дигән нәрсә бар. Мәктәптә 38 укучы исәпләнә, 21 укытучы белем бирә. Мәктәп тарихында сыйныфта утырып калган укучы булмады. Кичке сәгать 7гә кадәр мәктәптә имтиханга әзерләнү өчен мөмкин­лекләр тудырылган иде. Хәзерге вакытта да укытучылар ярдәм итәр иде, әмма кызның майдан бирле мәктәптә күрен­гәне юк. Мәктәпне гаепләү җи­ңел. Ләкин әти-әниләр дә мәктәп белән берлектә ба­лаларының белемен күтәрү буенча эш­ләсәләр, яхшырак булыр иде, – ди Айдар әфәнде.

Машина чутлый бит аны!

Директордан узган елны 9 нчы сыйныф укучылары белән булган хәл турында да сораштык. “Начаррак укыганнарны, психологик тайпылышлары юкмы икән, дип махсус комиссиягә җибәрәбез. Ләкин бу әти-әниләр, укучылар теләге белән башкарыла. Балагызны коррекцион мәк­тәпкә күчерегез, юләр­ләр йортына озатыгыз, дип бе­рәүгә дә әйткән юк. Ә уку­чылар барысы да имтиханнарын уңыш­лы тапшырды”, – ди ул.

Алсуга белем биргән укытучы Ризидә Кәримова Кукмарадан килеп укыткан. “Эшемне белдерү аша таптым. Башта 50 чакрым ераклыктан электричка белән килеп йөрдем. Аннан фатирга урнашырга мәҗбүр булдым. Алсу белән шөгыльләнергә күбрәк вакыт калсын дип шулай эш­ләдек. Мин килгәнгә әле бер генә ел. Башта белеме начар иде, әк­ренләп яхшыра башлады. Кичке сәгать 7-8ләргә кадәр шөгыль­ләндек. Үзе сүз тыңлау­чан, тырыш бала. Хисапчы булырга те­ләде. Күңелен төшер­мәде: “Апа, хәзер саннарны машина чутлый”, – дип кабатлый иде. Алсу имтиханга кертел­мәгәнгә, билгесе начар булганга бик борчылам. Бәлкем, тырышса, “3ле”гә булса да, тапшыра алыр дип өметләнәм. 40 елга якын укытучы булып эшлә­дем, укучыларымның имтиханда “2ле” алганы, сыйныфта утырып калганы булмады”, – ди педагог.
Сүз уңаеннан, республикада “3ле”гә укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итмиләр дигән хәбәр таралды. Ләкин бу имеш-ми­мешләр дөреслеккә туры килми. Начар укучыларны кире боручыларны быелдан штрафка тарта башлаячаклар. Ә имтиханнардан “койрык“ алучылар көз көне тагын бер кат сыналырга мөмкин. Алсуга исә уңышлар теләп калабыз. Сынауга кереп, үз юлын табарга насыйп булсын.

Чыганак: Матбугат.ру

Добавить комментарий