Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда бер яшьлек баланы һәм аның әтисен эзлиләр

Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисе югалу факты буенча эзләү эшләре бара, - дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте, дип яза "Татар-информ" а...

Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисе югалу факты буенча эзләү эшләре бара, - дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.


022


Яшел Үзәннең суд приставлары бүлегендә баланы алу эшен башкару буенча 32 яшьлек ир-ат һәм аның бер яшьлек улын эзләү эшләре бара. Теркәлгән яшәү урыны буенча эзләү нәтиҗә бирмәгән.


Иванов Ярослав карап торышка 1 – 1,5 яшь тирәсендә, буе 94 – 106 сантиметр, чәчәләре аксыл, күзләре коңгырт.


Ир-ат 30 – 35 яшьләрдә, буе 170 – 175 сантиметр, уртача гәүдәле, коңгырт күзле, чәче алынган, кыска сакаллы, аксыл-коңгырт мыеклы. Р969КМ номерлы кара “Опель Инсигния” машинасында хәрәкәт итәргә мөмкин. Ир-баланың әнисе сүзләренә караганда, 19 сентябрьдә ир-ат үз автомобилендә Ульяновск ягына чыгып киткән.


Әгәр дә сездә әлеге кешеләр турында мәгълүмат булса: 8 (843) 221 38 26, 8 937 284 71 19 телефоннары аша хәбәр итү сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ