Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уза

17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт мин...


17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырыла.
“Болгар-Туган тел” форумының “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштырылган мәгълүматтан аңлашылганча, әлеге чараның географиясе елдан-ел киңәя: быел анда Татарстанның барлык районнарыннан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан 14-17 яшьлек 750 бала һәм яшүсмер катнашуы көтелә.
Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калуга киңлек булдыруга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар оештырыла. Быел форумда тавыш яздыру студиясе эшләр дип көтелә.
Чара кысаларында Тукай форумын уздыру ниятләнә. Балалар һәм яшүсмерләр татар әдәбияты, мәдәнияте белән ныклап танышу мөмкинлегенә ия булачак, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сәхнәдән сөйләячәк. “Татар теле лабораториясе” дә әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр дип күзаллана.
Форумда катнашу өчен гаризалар 5 июньгә кадәр кабул ителә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ