Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда бүген яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

8 июньдә көндез Татарстанда һәм аның башкаласы Казанда һава торышының бозылу ихтималы бар: яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә, яңгыр һәм боз яварга да мөмкин. Россия Га...

8 июньдә көндез Татарстанда һәм аның башкаласы Казанда һава торышының бозылу ихтималы бар: яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә, яңгыр һәм боз яварга да мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте матбугат хезмәте шундый мәгълүмат таратты.

1662


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында электр линияләре яныннан читтә булырга, агач, реклама элмә-такталар, стендлар, өй кәрнизләре кебек әйберләр яныннан ераграк булырга киңәш итә. Боз яуган вакытта өйдән урамга чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк булырга кирәклеге дә әйтелә. Урамда калган һәм ышыклану урыны булмаган очракта башны боздан куллар, кием яки сумка белән сакларга кирәк, диелә.


Һава торышының бозылу ихтималы иртәнге сәгать 10нан алып кичке 6га кадәр саклана.

"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ