Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада җепшек карлы, яңгырлы язгы һава торышы хакимлек итәчәк.Алдагы берничә көндә респу...

Татарстан Гидрометеорология үзәге һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада җепшек карлы, яңгырлы язгы һава торышы хакимлек итәчәк.



Алдагы берничә көндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Бүген көндез Казанда җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 1-3 градуска кадәр җылыта.


3 мартта Татарстанда җепшек кар һәм яңгырлар кабатланачак. Республиканың аерым районнарында җиңелчә генә буран чыгу ихтималы да бар. Җил көньяктан исә, уртача тизлектә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.


Һава температурасы төнлә – 0-5 градус салкын булса, көндез 0-4 градуска кадәр җылыта.


Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

"Татар-информ" МА маиериаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ