Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда “Йөрәгеңне тыңла” дигән акция башланды

2015 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш эгидасы астында узды. Федераль дәрәҗәдә башлап җибәрелгән эшне Татарстан да хуплады һәм бу нисбәттә бик күп эшләр башкар...

2015 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш эгидасы астында узды. Федераль дәрәҗәдә башлап җибәрелгән эшне Татарстан да хуплады һәм бу нисбәттә бик күп эшләр башкарылды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге проблеманы хәл итүнең мөһимлеген аңлап, быел да йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәшү буенча эшне дәвам итәргә булды.


Татарстанда сентябрь аенда “Йөрәгеңне тыңла” дигән социаль мәгълүмати-белем тарату кампаниясе башланып китте. Әлеге нисбәттә “Татмедиа” агентлыгында ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Сафин, республиканың баш кардиологы Альберт Галявич катнашында матбугат конференциясе узды. Әлеге акция кысаларында Татарстанда поликлиникаларда, сырхауханәләрдә, зур сәүдә үзәкләрендә кан басымын үлчәү постлары барлыкка киләчәк, “Сәламәт йөрәккә биш адым” дип аталган буклетлар таратылачак. Шулай ук сентябрьдә www.cardiort.ru сайты эшли башлаячак. Анда йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеге белән бәйле кызыклы һәм файдалы мәгълүмат биреләчәк, шушы темага багышланган чаралар турында хәбәр ителәчәк, төрле бәйгеләр уздырылачак.


Министр Адель Вафин әйтүенчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш өчен югары медицина технологияләре генә җитми, кеше беренче чиратта авыруны кисәтү чараларына игътибар итәргә тиеш. Дөрес туклану, кан басымын, кандагы шикәрне тикшереп тору, тарту, эчү кебек начар гадәтләрдән тыелу – сәламәт йөрәк рецепты менә шул, - дип белдерде министр. Аның әйтүенчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләрнең бары тик 10 проценты гына вакытында сырхауханәләргә мөрәҗәгать итә, калган 90 проценты пассив. Бигрәк тә ир-атлар үзләренең сәламәтлекләренә салкын карый. Шуңа күрә аларның гомер озынлыгы хатын-кызларныкына караганда кыскарак та инде, дип искәртте Адель Вафин. “Кан басымы “уйный” башлый икән, үзеңне иртә белән торгач, дару эчәргә ияләндерергә кирәк. Куркыныч диагноз ишеткәч кенә дәвалана башлау дөрес түгел”,  - диде министр.


Белешмә өчен: Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче фактор буларак, беренче урында. 2015 елда ул 51,1 процентны тәшкил иткән. Гипертониядән үлү очраклары 8,2 процентка кимегән, ләкин инфаркттан үлүчеләр саны 4,8 процентка арткан. Хезмәткә яраклы яшьтә инсульттан үлүчеләр саны 19,2 процентка кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ