Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда кышкы суыклар аркасында мәктәпләрдә каникуллар озынайтылмады

Татарстанда мәктәп укучыларының каникулларын урамдагы кышкы суыкларга карамастан, рәсми рәвештә озынайтмаячаклар, бүгеннән укулар башланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгын...

Татарстанда мәктәп укучыларының каникулларын урамдагы кышкы суыкларга карамастан, рәсми рәвештә озынайтмаячаклар, бүгеннән укулар башланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан «Татар-информ»га.


 

«Һәр мәктәп мондый карарны үзе чыгара, министрлык тәкъдимнәр генә кертә ала», – дип аңлаттылар министрлыкта.


Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы искәрткәнчә, дәресләр түбәндәге очракта кичектерелергә мөмкин: шәһәрдә 1-4 сыйныфлар һава торышы –25 градус булганда, авылларда –23 градус булганда укырга килми; 5-9 сыйныфлар шәһәрдә –27 градус булганда, авылда –25 градус булганда, ә 10-11 сыйныфлар шәһәрдә –32 градус булганда, авылда –30 градус булганда мәктәпкә бармаска хокуклы.

«Татар-информ» МА материаллары буенча
Фото: VN.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ