Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда мөселман телевидениесе эшли башлаячак

Тиздән Татарстанда тулы канлы мөселман телевидениесе эшли башлаячак. «Хозур ТВ» телевидениесе проектын 2017 елның азагында - Ш.Мәрҗанинең юбилеена кадәр  тормышка ашырырга планлаштыралар. Лецензия алы...

Тиздән Татарстанда тулы канлы мөселман телевидениесе эшли башлаячак. «Хозур ТВ» телевидениесе проектын 2017 елның азагында - Ш.Мәрҗанинең юбилеена кадәр  тормышка ашырырга планлаштыралар. Лецензия алырга документлар тапшырылган.


 Теләсә кайсы вакытта үзең теләгән тапшыруны сайлап алырга мөмкин. Радио һәм телевидение тапшырулары ике телдә чыгачак, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.



«Туганнан ук теле русча ачылган татар егет-кызлары, башка милләт мөселманнары да бар. Һәркемгә ислам дине кануннарын дөрес итеп җиткерү мөһим. Моннан тыш халкыбызның мәшһүр галимнәре, дин эшлеклеләре, мисал өчен шул ук Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Исмәгыйль Гаспринский, Хөсәен Фәезханов кебек галимнәребезнең эшчәнлеге һәм хезмәтләре белән халыкны, бигрәк тә, яшьләрне таныштырып бару кирәк. Яңа каналда бик көчле тапшырулар башлап җибәрергә уйлыйбыз», - дип сөйләгән «Таттелеком» хезмәте  җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин.



Әлегә «Азан» радиосы сынау тәртибендә генә эшли башлаган. Эфирга ул рәсми рәвештә 2017 елның сентябреннән чыгачак. Әле берничә ай элек кенә әлеге радио ябылырга мөмкин дигән хәбәрләр таралса да, бүген алар тулы көченә эшләвен дәвам итә. Хәзер радионы интернет аша гына түгел, кабель телевидениесенә тоташкан һәркем тыңлый алачак. Моның өчен телевизорны махсус дулкынга көйләү дә җитә. Шулай ук мобиль җайланмалар өчен аерым кушымта да булдырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ