Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда өч яңа мәктәп төзү ниятләнелә

Быел Татарстанда өч яңа мәктәп төзү ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының берен...

Быел Татарстанда өч яңа мәктәп төзү ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.



Аның әйтүенчә, якын арада “Салават күпере” микрорайонында мәктәп төзелешенә нигез ташы салыначак. Шулай ук быел Чаллыда, Арчада берәр мәктәп төзеләчәк. “Быел Казанда тагын бер яңа мәктәп файдалануга тапшырылырга тиеш”, - диде Алексей Фролов.


Искәртеп үтик, Дәүләт Советы утырышында да 2020 елга Татарстанда мәктәпләргә зур кытлык булачак дип сүз күтәрелгән иде.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ