Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Суд приставлары – балаларга» акциясенә старт бирелде

Үзләре белән аралашу гына түгел, хәтта исемнәрен ишетүгә үк һәркайсыбызны шактый шүрләтә торган суд приставлары алай ук куркыныч кешеләр түгел икән, ләбаса. (Әгәр дә тормыш законнарын санга сугып яшәс...

Үзләре белән аралашу гына түгел, хәтта исемнәрен ишетүгә үк һәркайсыбызны шактый шүрләтә торган суд приставлары алай ук куркыныч кешеләр түгел икән, ләбаса. (Әгәр дә тормыш законнарын санга сугып яшәсәң, әлбәттә.) Шулай булмаса, елның-елында 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне алдыннан алар «Суд пиставлары – балаларга» дигән Бөтенроссия мәгълүмати акция игълан итәрләр идеме икән?!


Әлеге акция барышында балаларның хокукларын бозу очракларына карата җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, алимент түләүләре буенча бурычларны мөмкин кадәр күбрәк түләттерү максатын куйган алар. Әйтергә дә оят: Татарстан буенча гына да алиментлар буенча бурыч 3 миллиард 158 сумнан артык. Бу бит нарасыйларыбыз өлеше. Димәк, алар тиешенчә тукланудан, кирәкле өс-баш киемнәреннән мәхрүм кала дигән сүз. Мондый аянычлы хәлләрне  киметү ниятеннән суд приставлары алимент түләүдә бурычы булганнарга рейдлар оештыралар, аңлату-тәрбия эшләре  алып баралар. Шуның өстенә әле алар инде 2006 елдан бирле Менделеевск каласындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен ачылган «Кама таңнары» социаль приютына да шефлык ярдәме күрсәтеп килә. Елга берничә тапкыр әлеге  приютта тәрбияләнүчеләр янында булып, аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, бүләкләрен өләшә, күчмә экскурсияләр оештыралар. Шундый сәфәрләренең чираттагысы 1 июнь көнне булачак. Ә июнь көнне фәкыйрьрәк гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Әкият» курчак театры тамашасына кунакка дәшәчәкләр.


«Суд приставлары – балаларга» акциясенең быел ничек уздырылачагы хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә Татарстанның баш суд приставы урынбасары Әнвәр Закиров сөйләде.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ