Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда “Укучы картасы” сынау проекты эшли башлады

Татарстанда “Укучы картасы” дип аталган сынау проекты эшли башлады. Ул укучыларга карта ярдәмендә ашханәдә тукланган өчен дә, җәмәгать транспортында йөргән өчен дә түләргә мөмкинлек бирәчәк. Аның белә...

Татарстанда “Укучы картасы” дип аталган сынау проекты эшли башлады. Ул укучыларга карта ярдәмендә ашханәдә тукланган өчен дә, җәмәгать транспортында йөргән өчен дә түләргә мөмкинлек бирәчәк. Аның белән шулай ук турникет аша мәктәпкә керергә дә була.
Картада, ким дигәндә, 220 сум акча булырга тиеш. Шул очракта гына укытучы укучыга төшке аш бирүне сорый ала.
Әлегә бу карталарны Яшел Үзәннең 12 мәктәбендә укучылар куллана алачак. Алга таба әлеге тәҗрибәне бөтен Татарстанга тарату күздә тотыла.

“Укучы картасы” сынау проекты укучыларны финанслар белән эш итү юнәлешендә “агартырга” тиеш. Моннан тыш, ата-аналар балаларының укырга йөрү-йөрмәвен һәм чыгымнарын контрольдә тота ала. Хәзерге вакытта Казан мәктәпләрендә укучылар карта ярдәмендә ашханәдә тукланган өчен түли. Мондый карта 90 меңгә якын укучыда һәм педагогта бар.


РБК.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ