Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда укучыларны X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле 35 шикаять расланды

Агымдагы елда ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 625 шикаять килгән. Аларның 220се коррупция күренешләре белән бәйле.«Коррупциягә бәйле мөрәҗәгатьләрнең 53е – тулысынча, 12се...

Агымдагы елда ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 625 шикаять килгән. Аларның 220се коррупция күренешләре белән бәйле.


«Коррупциягә бәйле мөрәҗәгатьләрнең 53е – тулысынча, 12се өлешчә расланды. Аларның 35е балаларны X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле», - дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.


«Мәктәпләрдә укучылар БДИны тапшыра алмас дип куркалар. Шунлыктан аларны кабул итәргә теләмиләр, чөнки бу аларның рейтингында чагылыш табачак. Мәктәп директорларының урыннар булмаган очракта гына баланы X сыйныфка кабул итүдән баш тартырга хакы бар», - дип ассызыклады ул.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ