Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк

2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла дип яза "Татар-информ" агентлыгы.Быел “Соловьиная роща”, “Салават күпере” һәм “Светлая долина” торак...



2018 елда Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла дип яза "Татар-информ" агентлыгы.




Быел “Соловьиная роща”, “Салават күпере” һәм “Светлая долина” торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында да яңа мәктәпләр барлыкка киләчәк.




2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп сафка бастырылды. Бу максатларга 11,79 миллиард сум акча тотылды. Шулай итеп, 2017 елда Казан, Чаллы, Арча, Биектау һәм Ютазы районнарында яңа мәктәпләр төзелде. Бу эшләргә 4,34 миллиард сум акча китте.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ