Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда сайлаучыларның 82,09 проценты В.Путин өчен тавыш бирде

Татарстан Иҗтимагый палатасы мәгълүмат-эксперт үзәге матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов журналистларга сайлау нәтиҗәләрен җиткерде. Татарстанда сайлауг...

Татарстан Иҗтимагый палатасы мәгълүмат-эксперт үзәге матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов журналистларга сайлау нәтиҗәләрен җиткерде. Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 77,45 процент тәшкил иткән. 


Казан буенча тавыш бирү - 61,47 процент, Чаллыда - 79, 54 процент, Әлмәттә - 76, 51 процент, Түбән Камада - 71, 83 процент. Авылларда 80 проценттан артык кеше тавыш бирүдә катнашкан.


Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. Икенче урында - Павел Грудинин. Ул  9,06 процент тавыш җыйган. Владимир Жириновский өченче позициядә. Тавыш бирүчеләрнең 3,01 проценты аның яклы булган. Максим Сурайкин 1,68 процент тавыш җыйган. Сайлаучыларның 1,33 проценты Ксения Собчак яклы булуын күрсәткән. Бер проценттан азрак тавыш җыючы кандидатлар түбәндәгеләр: Григорий Явлинский - 0,87 процент, Борис Титов - 0,59 процент, Сергей Бабурин - 0,58 процент.


"Сайлаулар тыныч һәм оештырылган төстә үтте, тәртип бозулар булмады", - дип белдерде Мидһәт Шаһиәхмәтов.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ