Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Татарстанда эссе һава торышы булу сәбәпле, яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең һава торышына кыска фаразлар һәм куркыныч күренешләр бүлеге...

Татарстанда эссе һава торышы булу сәбәпле, яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең һава торышына кыска фаразлар һәм куркыныч күренешләр бүлеге җитәкчесе Александр Голубев “Российская газета”га интервьюда сөйләгән, дип яза «ТИ» агентлыгы.


Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, югары температуралы эссе һава торышы урнашу сәбәпле, яшенле болытлар барлыкка килә. Нәтиҗәдә көчле һәм яшенле яңгырлар көтелә.


Татарстанда 12 һәм 13 июльдә явым-төшем булуы ихтимал. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җил секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Шулай ук кыска вакытлы яшенле яңгыр яву ихтимал.


Синоптиклар фаразлавынча, аерым районнарда томан төшәчәк.


Россиядә быел иң эссе чор июль ахыры – август башына туры киләчәк. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда якшәмбе, 15 июльдән, башлап 28 градуска кадәр җылыта башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ