Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлылар БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәрен Рособрнадзорга юллый ала

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Рособрнадзор) Бердәм дәүләт имтиханнарын кабул итүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итүне дәвам итә, дип җиткерә...

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Рособрнадзор) Бердәм дәүләт имтиханнарын кабул итүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итүне дәвам итә, дип җиткерә ведомство.


Шунысын әйтергә кирәк, Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча кимчелекләр һәм тәкъдимнәрне һәр елны төп имтихан тапшыру кампаниясе төгәлләнгәч тә җыя башлый. Аннан алар анализлана, эксперт фикер алышуын үтә.
Быел әлеге уңайдан берничә дистә тәкъдим кергән. Нигездә алар аерым фәннәрдән биремнәрне камилләштерү буенча. Чыгарылыш сыйныф укучылары, әти-әниләр, шулай ук мәктәп һәм югары уку йорты мөгаллимнәре үз тәкъдимнәрен җиткерә.


“Бердәм дәүләт имтиханнары буенча барлык үзгәрешләр киләсе уку елында кулланылачак, алар тикшерү үтәргә һәм 1 сентябрьгә кадәр басылырга тиеш”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.
Тәкъдимнәр 11 августка кадәр ege2018@obrnadzor.gov.ru электрон почтасы аша кабул ителә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ