Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстаннан читтә татар теле укытуның үткәне һәм киләчәге

Мин 34 ел авыл мәктәбендә эшлим. Шуның 32 елында татар теле һәм әдәбият укыттым. Туган телгә мәнәсәбәтнең төрле чорларын кичерергә туры килде. Мин эшли башлаган елларда туган телне кысрыклый башлаган...

Мин 34 ел авыл мәктәбендә эшлим. Шуның 32 елында татар теле һәм әдәбият укыттым. Туган телгә мәнәсәбәтнең төрле чорларын кичерергә туры килде. Мин эшли башлаган елларда туган телне кысрыклый башлаган иделәр инде. Исемдә: 80 нче елларда хәтта Казанда да татар мәктәбе таба алмыйча гаҗәпләнгән идем. Әйе, ул чорларда туган телне бары тик авыллар гына саклап кала алды.


Безгә, Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә, авырга туры килде. Рус даирәсендә үзеңне сибелгән, чәчелгән татарның бер тузан бөртегедәй генә хис итеп яшәгәндә, ничек туган телне саклап кала алырга? Кайчак сиңа олысы-кечесе: “Нәрсәгә безгә татар телен өйрәнергә?” - дип, үзләре утырган агачның ботагына балта сугарга җыенуларын аңламыйча шапырындылар. РОНОдан килгән тикшерүчеләр: “Сезнең балаларыгыз бәдрәфтә дә русча гына сөйләшергә тиеш!” - дип кисәтү ясап китәләр. Менә шул чактагы әрнүләр, башны ташка орулар, хәтта күз яшьләре... Аларны хәзер искә төшерәсе дә килми.


Эзләнә-эзләнә, ялгышлар, ачышлар аша мин бер нәрсәне аңладым: туган телне саклауны, аны өйрәнүне йөрәккә якын әйберләрдән башларга кирәк икән. Кадерле әти-әнидән, әби-бабадан, беренче тәпи баскан ишек алдыннан, чебиләрдән, казлардан, якын кырлар, елгалар, урман, урам, бакча, болыннардан... Укучыларны, иң элек, әнә шул төшенчәләр белән бәйле күренешләргә күңел күзе белән карарга өйрәтә башладым. Өй эшләре биргәндә, “мәктәпкә килгәндә, тирә-якка, күк йөзенә күтәрелеп карагыз, мәктәп каршыдагы каеннарга күз салыгыз, тау башыннан авылны күзәтегез, дәрестә хисләрегез белән уртаклашырсыз”, дия идем. Чөнки аңлыйм: авыл табигате генә кешегә илһам чыганагы була ала, хисләргә баета. Ә ул хисләрне җиткерү өчен матур-матур сүзләр кирәк. Телне өйрәнүгә ихтыяҗ шулай туа.


Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең авылда иң тирән тамырлы тагын бер юлы бар: халыкның матур гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, аларны берәмтекләп җыю, саклау... Бары шул вакытта гына укучының күңеле йомшара, нечкәрә. Гомәр Бәшировның сүзләре минем фикеремне яклый: “Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә”. Менә шулай акрынлап туган телне өйрәнүгә якын килдек. Бүген инде укучылар үзләрен татарның онытылып калган тузан бөртеге итеп хис итмиләр, ә җир шарындагы татарларның бербөтен өлеше булуына ышаналар.


Ә авыл яшәсә, мәктәп яши ул. Мәктәп булса, авылның да киләчәге өметле. Димәк, татарның да киләчәге бар, дигән сүз...


Равилә БАТКАЕВА, Пенза өлкәсе Каменка районының Кикин авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


(3 нче сандагы мөхәррир сүзеннән соң туган кайбер уйлар).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ