Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 655 мәктәбендә укучыларны тукландыруның сыйфатын тикшерделәр

Гыйнвар аенда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республиканың 655 мәктәбендә туклануның ничек оештырылуын һәм аның сыйфа...

Гыйнвар аенда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республиканың 655 мәктәбендә туклануның ничек оештырылуын һәм аның сыйфатын тикшерде. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программасын тормышка ашыруда контрольлек буенча парламент комиссиясенең уртак киңәшмәсендә идарә җитәкчесе Марина Патяшина җиткерде.


Докладчы сүзләреннән күренгәнчә, ачыкланган кимчелекләр арасында расланган менюның булмавы, туклану нормаларының үтәлмәве, туклану контроле ведомосте тутырылмавы, шулай ук суыткыч җиһазларның төзек hәм җитәрлек күләмдә булмавы, махсус җиһаз белән тәэмин ителешнең начар булуы һәм башка очраклар бар.


Патяшина  республиканың 1574 гомумбелем оешмасы, шулар арасында 11 шәхси белем йортларының идарә контролендә булуын җиткерде. 206 мәктәптә, аларның икесе шәхси, мәктәпкәчә төркемнәр бар. «Барлык мәктәпләрдә дә кайнар ризык әзерләнә. Ярымфабрикатлар мәктәпләрнең 13 процентында гына», – диде ул.


2016 елда 766 мәктәп тикшерелгән, шуларның 35е гражданнар мөрәҗәгате буенча. «Соңгы ике елда туклану сыйфаты буенча ата-аналардан 25 мөрәҗәгать керде, шуларның 20се расланды. 99 процентында санитар таләпләр бозылуын күрәбез. 766 мәктәптә 1202 закон бозу очраклары теркәлде. Штраф суммасы 1,5 млн сум булды», – дип шәрехләде ул.


Тикшерүләр нәтиҗәсендә өч мәктәп буенча материаллар судка җибәрелгән. Балтач районының Кече-Лыза , Арчаның Смак-Корсинск һәм Биектау районының Чернышевский мәктәпләре туклану блоклары туктатылган. «Без балалар сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаганда гына аларның эшен туктатабыз», – дип аңлатты Патяшина.


«Барлык муниципаль районнарда ит, яшелчә, җиләк-җимеш, балык, сокларның киметелгәнен күрәбез. Бар җирдә диярлек порция күләме ким, микроэлементлар белән баетылган ризыклар юк», – диде идарә җитәкчесе.


«Медицина персоналы булмау да ризык сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тотмауга китерә», –дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук М. Патяшина фальсификацияле сөт ризыклары һәм нитратлы яшелчәләр кулланылуына тукталып үтте.


Соңыннан идарә җитәкчесе һәрбер муниципаль районда балаларның туклану программасын булдыруны тәкъдим итте.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ