Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның берничә югары уку йорты нәтиҗәле эшләми дип табылды (исемлек)

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирүче мәгариф учреждениеләре нәтиҗәлелеге мониторингы буенча ведомствоара комиссия утырышы беркетмәсен тәкъдим итте.Әлеге мониторинг буенча, нәтиҗәле эш...

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирүче мәгариф учреждениеләре нәтиҗәлелеге мониторингы буенча ведомствоара комиссия утырышы беркетмәсен тәкъдим итте.


Әлеге мониторинг буенча, нәтиҗәле эшчәнлек алып бармаган вузлар исемлегенә 1006 югары уку йорты кергән. Алар арасында Татарстандагы 3 вуз һәм югары уку йортларының 24 филиалы бар. Ә Казан эшмәкәрлек һәм хокук институты мониторинг үткәрү өчен мәгълүматны бөтенләй тапшырмаган.


Дәүләти булмаган югары уку йортлары филиаллары "кара исемлегенә" Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясенең Яр Чаллы институты кергән.


Федераль дәүләт вузлары һәм аларның филиаллары "кара исемлегенә" Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, “ТИСБИ” идарә университеты һәм аның Әлмәт, Яр Чаллы филиаллары, Кама сәнгать һәм дизайн институты, Казан илкүләм техник тикшеренү университетының Алабуга, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Яр Чаллы филиаллары, КФУның Яр Чаллы институты (филиал), КФУның Яшел Үзән, Алабуга, Чистай филиаллары, Россия дәүләт гуманитар университетының Казан филиалы, Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика университетының Казан филиалы, Казан юридик институты - РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе филиалы, Мәскәү дәүләт юл университетының Казан филиалы, Казан кооператив институты - Россия кооперация университеты филиалы, Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының Минзәлә филиалы, Мәскәү эшкуарлык академиясенең Казан филиалы, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казан филиалы кебек уку йортлары кергән.


Әлеге дәүләти һәм муниципаль мәгариф оешмаларын гамәлгә куючылар 2014 елның 31 октябренә кадәр эшчәнлек нәтиҗәлелеген яхшырту юнәлешендәге чаралар буенча хисапны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырырга тиеш.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ