Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары 50 млн сум күләмендә грант алды (исемлек)

Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары 50 млн сум күләмендә грант алды. Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында грантлар тапшырылды.Мәктәпкәчә белем бирү учрежден...

Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары 50 млн сум күләмендә грант алды. Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында грантлар тапшырылды.


Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1 млн сум күләмендә грант Татарстан Республикасының 2010-2015 елларга исәпләнгән "Киләчәк" мәгариф стратегиясе кысаларында өченче тапкыр тапшырыла. Грантлар балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы балалар бакчаларына бирелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре кергән конкурс комиссиясе әгъзалары, шәһәр һәм районнарга чыгып, урыннарда балаларның рус һәм татар телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерде. Конкурста барлыгы 120 балалар бакчасы катнашты, 50 се грант алды.
Шулай ук республиканың иң яхшы 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыручы” конкурсында җиңеп, 500 мең сум күләмендә грант алды.
Иң яхшы билингваль балалар бакчасын ачыклау буенча конкурсны киләсе елга да дәвам итү көтелә. “Әгәр ниндидер проект уңай нәтиҗә бирә икән, без аларны дәвам итәчәкбез”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов.
Тантанада шулай ук билингваль белем бирү буенча иң яхшы тәрбиячеләр билгеләп үтелде.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ