Татарстанның иң яхшы татар мәктәпләре бүләкләнде

Республиканың Мәгариф һәм фән министры Мөслим районында узган «Татарстанда милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары» секциясе пленар утырышында  татар телендә иң яхшы белем бирүче мәктәпләпләрне билгеләп узды.

2016/2017 нче уку елы нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Казанның Киров районындагы 4 нче гимназия-интернат һәм Яңа Савин районындагы 155 нче гимназия җитәкчеләренә дипломнар тапшырылды.

 

Добавить комментарий