Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның югары уку йортлары кабул итү кампаниясен башлады: яңалыклар һәм үзгәрешләр

Быел Казан (Идел буе) федераль университетында урыннар саны 382гә кыскартылган. Бу хакта Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов хәбәр итте.“Абитуриентлар уку йортына гариза...

Быел Казан (Идел буе) федераль университетында урыннар саны 382гә кыскартылган. Бу хакта Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов хәбәр итте.


kupit-vysshee-obrazovanie


“Абитуриентлар уку йортына гариза бирә башлады инде. Бүгенге мәгълүматлар буенча якынча 2 меңләп кеше КФУга керергә теләп, гариза тапшырган. Әмма иң күп гаризалар, барысы да аттестат алып бетергәннән соң, 3-5 июль көннәрендә бирелер дип көтелә”, - диде беренче проректор.


Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, әлеге уку йортында бюджет урыннары 2,5 процентка кимегән. Әмма бу бик зур цифрлар түгел, дип саный ректор.


“Без ординатурада 39 программа буенча белем бирәбез. Быел якынча 1300ләп кеше кабул итәргә ниятлибез. Уку йорында белем алучыларның 79 проценты максатчан программа нигезендә белем ала”, - диде Алексей Созинов.


Ректор сүзләренчә, медицина университетында 9 юнәлештә түләүле бүлектә укырга мөмкин. Шуларның 4 се буенча бәяләр үзгәрмәгән, калганнарының исә уку бәясе 5-14 процентка арткан.


КНИТУ-КХТИ ректоры вазифаларын башкаручы Сергей Юшко сүзләренчә, югары уку йортында 4034 бюджет урыны каралган. Быел күпчелек урыннар магистратурага биреләчәк.


“Магистратурада белем алучылар өчен бюджет урыннары 2068 урынга кадәр артты. Бу техник белгечлекләр буенча магистратурага ихтыяҗ зур булу белән бәйле”, - дип аңлатты Сергей Юшко.


Казан илкүләм тикшеренү технология университететының түләүле бүлекләрендә уку быел 7-8 процентка арткан.


“Без уку йортыбызга олимпиада җиңүчеләрен көтеп калабыз. Аларның балларына өстәмә тагын 10 балл өстәләчәк. Шуны да әйтергә кирәк, технология университеты халыкара рейтингларга эләгә башлады. Россия күләмендә студентлар саны буенча без 17 нче урында”, - диде ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы.


Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты ректоры Ришат Низамов хәбәр итүенчә, әлеге уку йортында кабул итү буенча быел яңалыклар юк.


“Без төрле юнәлешләргә ел саен 1,5 мең кеше ала идек. Быел 1,6 мең студентны кабул итәргә планлаштырабыз. Уку өчен түләүләр минималь —80 мең чамасы. Самарада, мисал өчен, белгечлек алу 160-180 мең сум тора”, - диде ул.


КНИТУ-КАИ проректоры Николай Маливанов билгеләп үткәнчә, әлеге уку йортында бакалавриат һәм белгечлекләргә бюджет урыннары узган елгы кадәр — 1012 урын бүленгән. Әмма быел магистратурада белем алучыларга бюджет урыннары 113 кә арткан.


Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов та үзе җитәкләгән югары уку йортында үзгәрешләр булмавын билгеләп үтте. Быел Аграр университетка 1,5 мең кеше кабул итәчәкләр. Түләүле бүлектә уку 60-110 мең сум торачак.


Казан дәүләт мәдәният институтына быел көндезге бүлеккә 162 һәм читтән торып укуга 74 студент кабул итәчәкләр. Уку йорты ректоры Рифкать Йосыпов сүзләренчә, бюджет урыннары күп түгел. Ә коммерция бүлекләрендә уку бәяләре шактый югары — 175 мең сумга кадәр.


“Бәяләрне учредительләр куя. Без алардан бәяләрне төшерү турында сорадык, әлегә читтән торып уку бүлекләре һәм аспирантура буенча гына килешеп булды. Билгеле, Мәскәү югары уку йортлары белән чагыштырганда, безнең Мәдәният институтында бәяләр түбән”, - ди ректор.


Быел мәдәният институтында тәүге тапкыр монументаль декоратив сәнгать, рәсем, анимацияле кино һәм компьютер графикасы режиссеры юнәлешләрендә белгечләр әзерли башлаячаклар.


Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазифасын башкаручы Александр Леонтьев сүзләренчә, әлеге югары уку йортында белем алырга теләүчеләрнең 40 проценты чит төбәкләрдән килә. Хәтта Сахалин, Калининград кебек ерак регионнардан килүчеләр дә бар, ди ул.


“Бюджет урыннарының 90 проценты энергетика юнәлешендәге бакалавриат, белгечлек, магистратурага бүленгән. Быел безнең югары уку йортындагы бюджет урыннары бик азга гына — 6 процентка кимеде. БДИ буенча уртача баллар,  киресенчә, елдан-ел арта. Бу исә, үз чиратында, абитуриентларның аңлы рәвештә безнең уку йортын сайлавын күрсәтә”, - дип нәтиҗә ясады Александр Леонтьев.


Сүз уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикләнгән абитуриентлар  өчен дә яңалыклар бар. Хәзер алар югары уку йортының кабул итү комиссиясенә инвалидлык турында белешмә генә тапшырырга тиеш. Элек исә медицина социаль-экспертиза нәтиҗәсен комиссиягә тапшыру мәҗбүри булган.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ