Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның югары уку йортларында 15 806 бюджет урыны бар

2017 елның 29 июлендә республиканың югары уку йортларына гомуми бәйге буенча абитуриентларны кабул итү боерыклары чыгарыла башлаячак. Беренче булып, максатчан юнәлештә укырга керүчеләрне кабул итәләр....

2017 елның 29 июлендә республиканың югары уку йортларына гомуми бәйге буенча абитуриентларны кабул итү боерыклары чыгарыла башлаячак. Беренче булып, максатчан юнәлештә укырга керүчеләрне кабул итәләр. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имтиханнарсыз яки квоталар буенча кабул ителгәннәрдән соң калган урыннарга укырга керүчеләр исемлеген раслаучы икенче боерык 3 августта чыгачак. Беренче этапта урыннарның 80 проценты туларга тиеш. Укырга керергә ризалык биргән абитуриентларны кабул итү турындагы боерык 8 августта чыгарылачак. Боерыклар вузларның мәгълүмат такталарында һәм рәсми сайтларында урнаштырылырга тиеш. Кабул итүләр төп бәйге урыннары 100 процентка тулганчы алып барыла.
Агымдагы елда югары уку йортларының бюджет урыннарына (югары белем программасы: бакалавриат, белгечлек, магистратура) 15 806 урын бирелгән, шул исәптән бакалавриат һәм белгечлек урыннары – 10 меңнән артык (10 554).
Югары белем бирү системасын оптимазацияләүгә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәте нигезендә бюджет урыннары (2016 елда 16 056 урын бирелгән, бу - 2017 ел белән чагыштырганда, 1,5 процентка артыграк) «Икътисад һәм идарә», «Юриспруденция», «Сәяси фәннәр», «Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмати-китапханә эше», «Сервис һәм туризм», «Тел белеме һәм әдәбият белеме» юнәлешләрендә берникадәр кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ