Тау шуу күңелле… иминлек кагыйдәләре үтәлсә

Соңгы елларда чын кышны сирәк күрергә туры килә. Быелгысы менә ичмасам кыш! Җылытып та ала, зәмһәрир суыклары белән дә өшетеп китә. Кышкы күңел ачулар өчен һава торышы менә дигән! Соңгы елларда, гомумән, актив ял төрләре популярлашты. Халык диван-телевизордан аерылып, дәррәү кубып чаңгы-тимераякта шуарга чыга.  Шугалак, чаңгы трассаларын үз итмәгәннәр һичьюгы тау шуарга чыга. Балалар гына түгел, олылар да хәзер рәхәтләнеп ледянка-чаналарда, «ватрушка»ларда җилдерә. Әмма күңел ачам дип, куркынычсызлык чараларын да онытмаска кирәк.

ledyanki
Беренче карашка бер куркынычсыз тау шуу кебек күңел ачуның да күңелсез нәтиҗәсе булырга мөмкин бит.  Ел саен тау шуганда җәрәхәтләнүчеләр булып тора. Быелгы кышта да шундый хәлләр булырга өлгерде. Илнең төрле төбәкләреннән тау шуганда йә бер-берсенә, йә тау юлында очраган чикләүләргә бәрелеп, йә «ватрушка»дан мәтәлеп, йә боздан ясалган тау кытыршылыкларына киселеп алынган зыяннар турында хәбәрләр тарала.

Болай гына тәмамланса ярый әле. Бигрәк тә фаҗигале хәлләр булгалый бит. Әнә, Башкортстанның Тикшерү комитеты 5 яшьлек малайның үлем факты буенча эш ачкан. Дәүләкән шәһәрендә  яшәүче бу бала таудан шуганда башы белән бәрелгән. Ул башта шәһәр хастаханәсенә озатылган, аннары Уфага республика хастаханәсенә күчерелгән. Әмма анда күрсәтелгән медицина ярдәменә карамастан, малайның гомерен саклап кала алмаганнар. Хәзерге вакытта фаҗиганың сәбәпләре тикшерелә.

Татарстанда да мондый үкенечле хәлләр булгалады. Узган кышта гына 6 яшьлек кызның «ватрушка»да шууы шулай фаҗигале тәмамланган иде. Нокса урманындагы таудан шуганда,  6 яшьлек кызның кабартылган чанасы ледянкада шуучы 5 яшьлек  кызга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, олырак кыз ябык  баш мие  җәрәхәтләре ала һәм муен сөяген сындыра. Бер гөнаһсыз кызчыкның гомере шулай көтмәгәндә өзелә.

Модый аяныч хәлләрдән үз-үзеңне һәм балаларыңны саклау өчен бер карашка гади генә кагыйдәләрне үтәргә, тауны һәм тау шуу әсбапларын сайлый белергә кирәк.

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ!

* Өч яшьтән кечерәк нәни белән 7-10 яшьлек балалар күпләп шуган тауга бармавың хәерлерәк.

* Әгәр дә тау сездә ниндидер шик уята икән, башта үзегез шуып карагыз. Аннары гына барысы да яхшы булса балагызны җибәрегез.

* Әгәр дә нарасыегыз төрле яшьтәге балалар булган «җанлы» тауда шуа икән, һичшиксез аны бер минутка да игътибардан югалтмагыз. Иң яхшысы – берәр өлкән кеше тау өстендә торып,  балаларга шуып китәргә ярдәм итсә, икенче берәү исә аста төшүчеләрне кабул итеп, тиз генә тау юлыннан торып китәргә ярдәм итеп торса.

* Беркайчан да шуып төшер өчен тимер юл буе, машина юлы янындагы тауларны кулланмагыз.

Җанлы тауда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

1. Карлы һәм бозлы тауга бары тик баскычлар ясалган урыннан гына менәргә рөхсәт ителә. Башкалар шуып төшкән җирдән менү кискен тыела!
2.  Алдан төшкән кеше торып читкә киткәнче таудан шуып төшәргә ярамый.
3. Шуып төшкәч, тауда тоткарланмаска,  тизрәк шуышып читкә китәргә кирәк
4. Бозлы юлны аркылы кисеп үтәргә ярамый
5. Аякта басып яки чүгәләп шуу җәрәхәтләнүгә китерергә мөмкин. Болай шуарга ярамый
6. Аркаң белән борылып яки корсагыңа ятып шумаска киңәш ителә
7. Әгәр дә ниндидер киртәгә яки кешегә бәрелүдән качып булмый икән,  янга борылып бозлы урыннан читкәрәк китәргә тырышырга кирәк.
8. Боз өслеге тигез түгел икән, бу таудан шумаска киңәш ителә
9. Кем дә булса җәрәхәтләнгән очракта, аңа тиз арада беренче ярдәм күрсәтелергә, 01 телефоны буенча шалтыратып бу турыда хәбәр салырга кирәк
10. Өшү билгеләре була калса, яки үзеңне начар хис итсәң, таудан шууны шунда ук туктатырга кирәк.

Таудан шуу әсбаплары да хәзерге вакытта күптөрле. Шуңа да аларны да дөрес сайлау бик мөһим.

Поластмасс ледянка –  таудан шуу өчен иң гади һәм иң арзанлы әсбап. Алар бозлы яки инде шуып шомартылган карлы таулардан шуу өчен уңайлы. Ледянкалар өч яшьтән өлкәнрәк балаларга исәпләнгән. Кечерәк нәниләргә аның белән идарә итү авыр. Тәлинкә формасындагы ледянка  белән аяк белән кереп утырган очракта, гомумән, идарә итеп булмый.

Ледянка-тагарак бик тә тотрыксыз, әз генә тигезсезлек булдымы, янга әйләнергә генә тора – шул рәвешле трамплинда сикереп башың белән аска таба килеп төшү ихтималы бик зур.

Гомумән ледянкалар ниндидер киртәләргә һәм трамплиннар белән очрашуга яраклаштырылмаган. Кисәк сикерткәннән соң  умыртка сөягенә яки койрык сөягенә зыян килү ихтималы зур.

Гади «совет» чаналары да бик үк куркынычсыз җиһаз түгел. Бәрелешкән очракта җәрәхәтләнү бик мөмкин.

Снегокат. Бу әсбаплар 6-10 яшьләрдәге 1-2 балага исәпләнгән. Бик еш снегокатлар алгы чаңгысы белән агач тамырынамы, кар өеменә ме эләгеп әйләнеп китү очраклары була.

Снегокаттан зур тизлектә  төшү бик кыен. Ә бу транспорт бик тиз тизлек җыя. Тормозы бу җиһазда алда урнашкан. Бу исә кисәк туктарга теләгәндә баш аша очу куркынычын зурайта.

Әгәр дә снегокатка олы кеше алдына баланы утыртып төшә икән, бу җиһаз белән идарә итү, аны туктату, куркыныч янаганда эвакуацияләнү бик кыен.

Ватрушка. Соңгы елларда кабартылган чаналар безнең тауларда бик еш очрый. Ватрушкалар бик җиңел, алар  яңа яуган, шомартылмаган таудан да бик җиңел шуа. Иң яхшысы ватрушкада текә булмаган таудан шуу.

Зур тизлектә ватрушка бик куркынычка әйләнә. Ватрушкалар тиз арада тизлек җыя, чанага һәм снегокатка караганда да катырак җилдерә, димәк зур тизлектә ул-бу була калса, ватрушкадан төшеп калу бик авыр.

Ватрушкаларда трамплинлы таулардан шуарга ярамый. Җиргә килеп бәрелгәч, ватрушка яңадан кисәк өскә күтәрелә. Шуңа да очып чыкмасаң да, арка, муен умырткасы җәрәхәтләре алырга бик мөмкин.

Иң яхшы вариант кечкенә диаметрлы – 50 см тирәсе булган ватрушка. Мондыйдан янга борылып төшү бик уңайлы.

Таудан шуу вакытында әлеге киңәшләрне истә тотыгыз!

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Комментарий

  1. Шәфәкъ

    Бик кирәкле һәм файдалы язма, иң мөһиме: вакытлы тәкъдим ителә. Көннәр җылыта, кар мул яуды, таулар бихисап, халык ябырылып чана шуачак.

    PS: Язманың авторын атау яки мәгълүмат чыганагын күрсәтү урынлы булыр иде…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *