5 июнь – Бөтендөнья тирә-юнь мохитне саклау көне

Экологик ассорти

(V – VI сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара)

Чулпан СӘМИГУЛЛИНА, Рүзилә ҺАДИЕВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучылары

 

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Табигать – туган йортыбыз. Балыклар – сусыз, җәнлекләр – урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кая гына яшәмәсен, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше –табигатьнең аерылгысыз бер кисәге. Без – XXI гасыр балалары туган як, туган җиребезне сакларга, якларга тиешбез. Бүген без сезнең белән «Экологик ассорти» кичәсендә авылыбыз табигатенең экологик торышы, файдалы үсемлекләре, матур урыннары турында белемнәрне гомумиләштерербез, экологик белемнәребезне сынарбыз.

I тукталыш.

2 нче алып баручы. Укучылар, без сезне «Туган авылым экологиясе» тукталышында сәламлибез. (Тактада язылган кереш сүзләр белән таныштыра.)

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Аны сагынып, табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр иҗат ителә. Аны сагынмаган кешеләр, мөгаен, булмыйдыр…

Рәхәтләнеп аунадым бер туган як кырларында!

Кулларымны куеп тордым чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем балачак сукмакларын,

Искә төшереп, гомеремнең татлы төштәй чакларын», – дип яза шагыйрь Р.Фәйзуллин үзенең «Кайту» шигырендә.

1 нче алып баручы. Димәк, бу тукталышта сүзебез туган авылыбыз турында барачак.

Туган авылым, беренче мәртәбә ялан тәпи йомшак, чыклы чирәмеңә без синең урам-болыннарында басабыз. Сабый чактан ук синең рәхәтеңне тоеп, сизеп яшибез. Саф, чиста һаваң, уйнап туймас иркен су буйларын, җиләкле тауларын, мул сулы, йөгерек чишмәләрен, җәйрәп яткан иркен кырларың белән якын бит син безнең күңелебезгә.

2 нче алып баручы. Укучылар, сез, яшь буын, авылыбызны ярату белән беррәттән, аның турында өйрәнергә һәм кайгыртырга да тиеш.

Тукталышның үз сынаулары да бар:

  1. Сезгә авылыбыз территориясеннән төшерелгән фотолар тәкъдим итәбез. Сез, ул урыннарны танып, исемнәрен язарга тиеш буласыз. (Төсле фотоларда – Шушма, Биләңгәр, Утташ елгалары, Торна сазы, Насертдин, Йосыф, Габделхәй, Сабантуй, Мөхәмәдулла чишмәләре, Шәм басуы, Илдус куаклыгы, карьер, ком базы, авылга алып кайткан юллар.)

Укучылар, без бу урыннарны белергә, атамалары турында кызыксынып өйрәнергә һәм аларны кадерләп саклап, яшәтергә тиешбез.

1 нче алып баручы. Алдагы сынавыбыз авылыбыз урамнарын белүгә багышланган.

  1. Тукай урамы а) халык телендә Чукрак (бер генә яклы) урам
  2. Северный урамы ә) иң борынгы, озын урам
  3. Урак-чүкеч урамы б) алма бакчасы урынында төзелгән урам
  4. Сәгъдуллин урамы в) бик озын, горизонталь урнашкан урам
  5. Бакча урамы г) исеме Совет чорында кушылган урам
  6. Такташ урамы д) Элегрәк Спартак исемен йөрткән урам
  7. Җиңү урамы е) узган гасырның 90 нчы елларында төзелә башлаган урам.

Сез әлеге урамнарны, аларның үзенчәлекләреннән танып, туры китерергә тиеш буласыз.

(Һәр укучы үзе яшәгән урамның үзенә ошаган, иң матур урыннарын саный.)

2 нче алып баручы. Хәзер чираттагы «Экологик инсталляция» биремендә укучыларның өй эше итеп бирелгән биремне ничек үтәүләрен тыңлап узарбыз. (Укучыларның һәр төркеме алдан бирелгән урыннарны төрле материалдан, экология юнәлешеннән чыгып, пространстводагы композициясен ясый һәм яклый.)

  1. Кибетләр һәм аларның тирә-юне.
  2. Елга-чишмә буйлары.
  3. Юллар.

II тукталыш – «Авылым сынамышлары»

1 нче алып баручы. Сынамышның төп максаты – алдагы һава торышын фаразлау, хәбәр итү. Авылыбызда да күпъеллык күзәтүләргә нигезләнгән сынамышлар шактый. Мәсәлән, симән көнне яңгыр яуса, көз пычрак килә; кар 1 нче октябрьгәчә күренсә, чана юлы тиз булмас; сентябрь аяз – кыш салкын; июль аеның бер яңгыры патша сараена тора; август аенда аяз булса, көз пычрак килер; 15 нче февральдә көн җылы булса, яз яхшы килә; бер елгы кыш җылы булса, икенче елгы кыш салкын булыр; мартның берендә аяз – аяз булыр бөтен яз; апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер, әгәр болытлы булса, ашлык уңарга булыр. Укучылар, ә сез сынамышлар беләсезме?

Хәзер ике төркемгә бүленәбез. Без сезнең белән экологик диктант язабыз. 1 нче төркем – аяз, кояшлы көнгә, 2 нче төркем болытлы, явымлы көнгә карата булган сынамышларны язарга тиеш.

  1. Төтен җиргә төшә. 2. Иртән аяз, көндез өем болытлар, кичен болытлар юкка чыга. 3. Кичен күп булып чык төшә. 4. Кичкә таба көн җылыта. 5. Кичкә таба җил тына. 6. Тавыклар һәм чыпчыклар тузанда коена. 7. Болытлар җилгә каршы йөзә. 8. Эт эчәгесе чәчәкләре ябыла. 9. Карлыгач бик түбәнтен оча. 10. Болытлар җил уңаена йөзә. 11.Төнбоек чәчәге ачылмый һәм су өстенә чыкмый. 12 Төтен югары күтәрелә. 13. Көнбатыштан катлам болытлар килә, кичкә таба болытлар куера. 14.Энә караклары бергә җыелышалар, болганып очалар, гадәттәгедән көчлерәк шаулыйлар.

Җаваплар:

1 нче төркем: 2, 3, 5, 10, 12.

2 нче төркем: 1, 4, 6, 7, 8, 9, 11, 13, 14.

2 нче алып баручы. Алдагы тукталышыбыз «Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым» дип аталачак.

Укучылар, сезнеңчә, табигать нәрсә ул?

– Табигать – билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек, хайваннар дөньясы, кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килә торган һәммә нәрсә.

– Димәк, табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары… (Аудиоязмада кошлар сайравын, яңгыр яуганын, чишмә агышын тыңлау.)

1 нче алып баручы. Игьтибар белән тыңласак, табигатьнең сихри тавышын, тылсымлы моңын һәркайда ишетергә мөмкинбез. Табигатебез гүзәллегенә игътибар итми мөмкин түгел. Без, дусларым, һәр ел фасылы үзенчә серле, тылсымлы булган якларда яшибез. Шуның кадерен белеп, кызыксынып, яратып, туган йортыбызга сокланасы һәм аны саклыйсы гына кала.

Ә хәзер «Табигать – тиңсез хәзинә» рубрикасын тәкъдим итәбез. (VI сыйныф укучы Рамилә Һадиева үзенең «Халык медицинасы эзләре буйлап» дип исемләнгән эзләнү эше белән таныштыра. Ул табигатьне һәр ел фасылында бик яраткан, дару үләннәрен яхшы белгән, аларны дөрес итеп җыеп әзерләүче, табигать серләре турында бик күп китаплар укучы  Гыйниятулла бабасы турында презентация аша сөйли һәм аның белән булган әңгәмәнең видеосын тәкъдим итә.)

«Табигатьнең шикаять китабы»н тутыру биреме.

Мәсәлән, кошлар, төлкеләр, тычканнар, кешеләр, балыклар, кыр чәчәкләре һ.б. – һәммәсе башка тереклеккә зарлана. Гаепле зат үзен яклау фикерләре белән дә чыгарга тиеш. (Укучылар арасыннан кемдер –зарланучы, ә кемдер гаепле як була.)

          Табигатькә мәдхия. (Һәр төркем, табигатебез хакында шигырь юллары, канатлы сүзләр, экологик плакат һ.б. уйлап, үз тапкырлыгын күрсәтергә тиеш.)

2 нче алып баручы. Шагыйрь Роберт абыегыз Миңнуллин язганча, «Табигать ул – сабый бала төсле саф, кызларыбыз төсле нәфис, әниләребез төсле сөйкемле, аксакаллар төсле акыллы».

Әйдәгез, барыбыз да табигать дуслары булыйк! Әйләнә-тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләребез кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк. Гүзәл туган ягыбызны тагын да ямьләндерик!

(Кичә ахырында экологик бәйгегә нәтиҗә ясала, җиңүчеләр билгеләнә.)

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *