Алеша Пешковның Казандагы ачы тормышы

Гөлфия ВӘЛИЕВА,

Казандагы 14 нче гимназиянең I квалификаця категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гөлсинә АБАЙДУЛЛОВА,

Казандагы 14 нче гимназиянең I квалификаця категорияле өстәмә белем бирү педагогы

Тематик экскурсия туган якны өйрәнүче укучылар берләшмәсе, казанлылар һәм башкала кунаклары өчен төзелгән. Экскурсия дөньякүләм танылу алган язучы А.М.Горькийның тууына 150 ел уңаеннан оештырыла.

Максаты һәм бурычлары:

-Яшь Алеша Пешковның иҗатын популярлаштыру.

-Бөек әдәбиятчыга хөрмәт уяту.

-Туган шәһәребезнең тарихына сакчыл караш тәрбияләү.

Экскурсиянең маршруты: Казанның Бауман, Кремль, Пушкин, Горький урамнары буйлап җәяүле экскурсия.

Экскурсия барышы

Экскурсовод. Бүген сезгә “Алеша Пешковның Казандагы ачы тормышы” дигән темага экскурсия тәкъдим итәм.

Максим Горький – Алексей Максимович Пешков үзе уйлап тапкан тәхәллүс. Бу исем аңа дөньякүләм дәрәҗә китерә. Кимсетелгән кешеләрнең ачы язмышлары турында язуы, балачагында џәм яшьлек елларында бик күп авырлыклар кичерүе белән бәйле.

Әдип 1928 елда биш атна СССР шәһәрләре буйлап сәяхәт итә. Шул исәптән Казанда да була.

Экскурсиябезне Бауман урамыннан башлыйбыз. Әлеге урамдагы тарихи биналар – танылган язучының биредә булуы турындагы телсез шаһитлар. Тормышының бу чорында М.Горький инде дөньякүләм дан казанган әдип була. Ул шәџәр җитәкчеләре тәкъдиме буенча “Казан” кунакханәсендә туктала. Әлеге тарихи корылма 2017 елда яңадан торгызыла. Бу мәһабәт бина өч катлы, ә аның төньяк-көнбатыш өлеше исә дүрт катлы. Игътибар итегез: корылманың өске өлешендә – искиткеч вазоннар, төп өлешендәге Грек Аллалары, чәчәкләр рәвешендәге бай сыннар, тимердән коеп ясалган бизәкле балконнар бинага кергән җирдә бәйрәм хисе тудыра. XIX гасырның беренче яртысында бу йорт сәүдәгәр Мельниковныкы була. XIX гасыр азагында аны сәүдәгәр П.Щетинкин сатып ала һәм үзгәртеп кора. Әлеге матурлыкны тудыру өстендә дистәләгән архитекторлар эшли.

Биредә Максим Горький 1928 елда үзенең авыр балачагын искә ала. Ул 1868 елда Түбән Новгородта дөньяга килә. Унбер яшеннән ул кибеттә, пароход буфетында савыт-саба юучы булып акча эшли. Алеша икона язарга өйрәтә торган остаханәдәдә белем ала, башлангыч мәктәпнең ике классын тәмамлый. Урта белем алмый, шуңа күрә университетка керү өчен документлары булмый, ләкин аның университетка керү теләге искиткеч зур була. Түбән Новгородта университет булмау сәбәпле, ул 16 яшендә Казанга килә. Казан – әдипнең тормышында зур эз калдырган урын.

Хөрмәтле кунаклар, университет күрше Кремль урамында урнашкан. Хәзер сезне аның янына барырга чакырам.

Безнең алда – уртада унике һәм ян-ягыннан алтышар колонналы ике катлы симметрик бина. Казан университетының төп бинасы 1825 елда төзелгән, аның фасады беркайчан да үзгәртелмәгән. Яшүсмер Казанга килгәндә, әлеге университет Россиядә иң яхшы югары уку йортларыннан берсе булып санала.

Ул елларда язучы үзенең башлангыч белеме белән университетка укырга керү турында хыяллана. Әмма 1884 елда университетның уставы буенча ярлы катламнардан чыгучылар өчен урыннар саны кискен кыскартыла, шуның өстенә Пешковның урта белем турындагы аттестаты да булмый. Шулай итеп ул университетка укырга керә алмый, анда уку аның чынга ашмас хыялы булып кына кала. Ләкин яшүсмер өенә әйләнеп кайтмаска, Казанда калырга дигән карарга килә. Казанда ул кырыс, ачы тормыш мәктәбе уза. Кулына ипи белән кәрзин тотып, ак колонналы университет янында торган студентлар яныннан үткәндә, ул һәрвакыт үзенең чынга ашмаган теләге турында хыяллана торган була.

Без җәяүле экскурсиябезне дәвам итәбез.

Юлыбыз безне шәһәр халкының ял итәргә яраткан урынына, Пушкин урамына алып килде. Каршыбызда Ленин бакчасы, ә 1842–1924 елларда ул Николай мәйданы дип аталган. Аңа бу исемне Казанга император Николай I килү хөрмәтенә бирәләр. Бу мәйданны М.Горький үзенең мемуарларында да мәңгеләштерә: “Әгәр дә миңа, бар, укы, тик моның өчен без сине якшәмбе саен Николай мәйданында таяклар белән кыйнаячакбыз, дип тәкъдим итсәләр, мин, мөгаен, бу шартка риза булыр идем”.

Казанда бәхетсез егет берничә йортта яшәгән. Башта Түбән Новгородта танышкан Николай Евреинов йортында яши. Нәкъ менә ул, Алешада белемгә зур кызыксыну күреп, аңа Казанга килергә һәм Университетка укырга керергә тәкъдим итә. Соңрак әдип Балык базары (хәзерге Пушкин) урамындагы йортта, танышы Гурий Плетневта урнаша. Биредә ул 1884–1885 елларда яши. 1885 елның май аенда Пешков, эш эзләп, немец хатыны Зигенкорн йортына эләгә. Ул аңарда бакчачы булып эшли. Аңа башта генерал хатынының Иске Комиссариат (хәзерге Моштари урамы) урамындагы ташландык бакчасын тәртипкә китерү ошый. Соңрак бу эштән күңеле кайтып, Мокрая (хәзерге вакытта Рөстәм Яхин урамы) урамындагы йортка күченә. Кечкенә генә тәрәзәле “номер”да яши. Тормышының бу чоры турында язучы үзенең “Элекке кешеләр” хикәясендә яза.

Тиздән Василий Семеновның Балык базары урамындагы икмәк пешерү йортына эшкә урнаша. Ул бинаның подвалында урнашкан була. “Подвалның тәрәзәләре юештән яшелләнгән чокырга терәлә. Тәрәзә рәшәткәләре, хезмәткәрләр якын-тирәдә йөрүче хәерчеләргә, балаларга ипи бирмәсеннәр өчен, бик тыгыз итеп эшләнгән иде”, – дип яза язучы. Биредә Алеша беренче тапкыр кол хезмәтенең авырлыгын тоя. Аның инициативасы буенча монда бунт оештырыла. Семенов зур югалтулар кичерә. Бунттан соң әдип Зур Лецкой (хәзерге Горький) урамындагы йортның подвалында урнашкан Андрей Деренковның ипи пешерү йортына эшкә урнаша Андрей Деренковта да эш шартлары Семеновтагы шикелле үк була. Монда эшләгәндә иртәләрен Алеша зур кәрзин белән ипи ала һәм кешеләр күп йөри торган урыннарга барып сата торган була. Биредә аның “революцион” эшчәнлеге башлана: хатлар, листовкалар, “тыелган” әдәбият тарата. Ләкин 1887 елның 12 декабре көнне эшләгән эшенең файдасыз булуы, дустының төрмәгә эләгүе, әбисен югалтудан кичергән хисләр аркасында, Казансу яры буенда ул йөрәгенә револьвердан ата, тик пуля йөрәк яныннан уза һәм үпкәсен тишә. Алексей Покровская урамындагы (хәзерге К.Маркс урамы) хастаханәдә дәвалана. Дөваланып беткәч, шәһәрдән Иделнең аргы ягындагы Красновидово авылына китә, ә соңрак балыкчылар белән Каспий диңгезенә китеп бара.

Алеша 40 елдан соң Казанга дөньякүләм танылган язучы булып кайтачагын күз алдына да китерә алмагандыр. Ул монда очраткан кешеләр турында үзенең егермедән артык әсәрендә язачак. Андыйлар турында “үзен үзе ясаган кеше”, дип әйтәләр. Бары тик ике класслы белеме була торып, ул СССР язучылар берлеге идарәсенең беренче рәисе (1934–1936) була.

Казанлылар “бәхет эзләүче” кешенең кайчандыр бу шәһәрдә яшәве белән чиксез горурланалар. Аның исеме Казанда мәңгеләштерелгән: аңа ике бюст куелган (өч булган, Горький паркындагысы сакланмаган). Ул яратып йөри торган элеккеге “Рус Швейцариясе” паркы М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы итеп үзгәртелгән. Воронеж заводы белән берлектә Казан авиатөзүчеләре, язучы иҗатының 40 еллыгына багышлап, самолет төзиләр һәм аны “Максим Горький” дип атыйлар. 1934 елда әлеге гигант самолет, аның әсәрендәге персонаж шикелле, һавага күтәрелә (“между тучами и морем гордо реет Буревестник, черной молнии подобный”). 1974 елдан Идел елгасы киңлекләрендә “Максим Горький” дип аталган дүрт палубалы теплоход йөри башлый.

Горький исемендәге урамда язучының әдәби-мемориаль музее урнашкан. Хәзер мин сезне шушы музейга чакырам. Анда сезне, экскурсоводлар, Бөек язучының бик эчтәлекле, давыллы, кызыклы тормышы белән таныштырырлар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *