Авыл укытучылары өчен ставканы күпкә киметер идем

Иркә ХӘБИБУЛХАКОВА,

Сарман районы Петровка заводы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 23 ел.

Без халык укытучысын моңа кадәр булмаган югарылыкка күтәрергә тиешбез.

                                                                                                                    В.И.Ленин

Җәмгыять үсеше, анда барган зур үзгәрешләр алдынгы карашлы белгечләргә, укымышлыларга ихтыяҗ тудыра. Укытучы абруен күтәрү – тирән мәгънәгә ия мәңгелек тема – бүгенге көндә дә актуаль мәсьәләләрнең берсе, һәм ул бик тә урынлы күтәрелә. Билгеле булганча, җәмгыятьтә дәрәҗәсе булган, тирән хөрмәткә ия укытучы гына яңа буынны үзе артыннан ияртә, ныклы белем һәм тиешле тәрбия бирә ала. Алай эшләргә ярамый дип, постсовет чорында олы кеше бармак та яный алмады, бар хокукны яшь буынга тапшырды. Яшьләр узынуын белде, беррәттән укытучы абруе да бөтенләй диярлек югалды. Телевизор, массакүләм мәгълүмат чаралары бертуктаусыз олы буын вәкилләренең дөрес яшәмәве, дөрес җәмгыять кормавы, укытуның һәм тәрбиянең дөрес булмавы хакында яшьләргә бертуктамый «аңлату эше» алып барды һәм алдынгы караш дип, кулларына сыра шешәсе күтәртеп урамга, төрле кичке клубларга дәште. Урам тәрбиясе, чит илләрдән агылган төрле ят культура, төп каналдагы «Без комплексов» программалары кыйммәтләрнең асылын бозды, яхшы, үрнәк сыйфатларга зыян салды. Кич бөтен гаилә бергә җыелып, балалар белән рәхәтләнеп кино карыйсы вакытта, дистә еллар буена иҗади хезмәт кешесен – укытучыны, табибны мыскыл итүче «Пусть говорят», гаилә тотрыклыгына балта чабучы «Давай поженимся» программалары зәңгәр экраннардан гайбәт-пычрак чәчте, җыеп кына әйткәндә, җәмгыятьтә интеллигенция абруен какшатуда шактый өлешен кертте. Совет чоры китапларында, киноларда, телевизор экраннарында, спектакльләрдә хезмәт кешесенә, хезмәткә дан җырланса, хәзер яшьләр аңына һәм яшәешенә һәрьяклап җиңел тормыш юллары, акчалы артистлар, үз вакытында ил байлыгын үзләштергән алыпсатарлар кумир итеп сеңдерелә. Халык байлыгын эләктерүчеләр дөнья кендегенә әйләндерелгән бу заманда, яхшы уку уңышка ирешү юлы дип укытучының тәкрарлавын кем генә  абруйлы мөгаллим сүзе итеп кабул итәр икән?

Җәмгыятькә лаеклы һәм файдалы шәхес формалаштыручының дәрәҗәсе, бу уңайдан, дәүләт югарылыгына күтәрелергә, какшамас абруйга ия булырга тиеш. Борынгы Кытайның акыл иясе, фәлсәфәче Конфуций әйтеп калдырганча, белем алуда иң авыры – укытучыны хөрмәтләргә өйрәнү. Чөнки укытучы, совет дәүләт эшлеклесе Михаил Калинин белдергәнчә, иң җаваплы мәсьәлә өстендә эшли – кешене формалаштыра. Әлеге һөнәр ияләре олы ихтирамга, олылауга лаек! Бөек акыл иясе Конфуций язып калдырганча, патша кырына чакыртылган Укытучы ил башлыгына сәламен баш иеп бирмәгән. Укытучының абруе менә нинди югарылыкка куелган  булган!

Әйе, укытучы абруен күтәрү кирәклеге көн кебек ачык. Югыйсә, инде дәүләт тә мәгарифкә йөз белән борылды кебек. Укытуның дөньякүләм алдынгы программалары, яңа методлары кулланылышка кертелә. Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән чит ил белгечләре чакыртыла, алдынгы алымнарны үзләштерү максатыннан, укытучыларның чит илләргә барулары оештырыла. Ил күләмендә оештырылучы бәйгеләр укытучы һөнәрен киң аренага чыгара, ә кызыксындыру чарасы – яуланган грантлар хезмәтне тагын да отышлырак оештыру өчен зур әһәмиткә ия матди ярдәм ул. Укытучы хезмәтен бәяләү критерие буларак, хезмәт хакы күләме дә берникадәр арттырылды. Җәмгыятьтә укытучының абруен күтәрүдә әлеге чаралар гына бик аз, минемчә.

Акча мөнәсәбәтләре алга куелган бу чорда, атнага унсигез сәгать нагрузка белән эшләүче укытучыга хезмәт хакы бүгенге көндә түләнгәннән, ким дигәндә, ике мәртәбә артыграк түләнсә, укыту сыйфатына хилафлык килмәячәк, тагын каян һәм ничек акча юнәтергә дип укытучы инде баш ватмаячак, бөтен игътибар яшь буынны укытуга, тәрбияләүгә юнәлтеләчәк. Укытучы акчалы кеше баласына хезмәт итүдән туктаячак. Атасы акчасы белән масайган укучы аның өйрәтү сүзләрен инде  хезмәтченеке итеп түгел, ә абруйлы остазныкы, укытучыныкы итеп кабул итәчәк. Иҗади хезмәт кешесенең тармак профсоюзлары тарафыннан ял йортына бушлай юллама белән ике елга бер мәртәбә тәэмин ителүе, юл чыгымнарын күтәрүе, чын мәгънәсендә, авыр да, мактаулы да хезмәтне данлау булыр иде. Совет чорында утын белэн тәэмин итү булган кебек, торак-коммуналь хезмәтләрдән дә җитмеш процентка азат итү укытучы статусын күтәрүдә бер этәргеч була ала. Бүгенге электрон мәгълүмат чаралары киң таралган чорда һәр укытучы Интернеттан бушка файдалана алса, киң мәгълүматны укучыларга кирәкле тәртипкә салып, җыйнап кына бирү мөгаллим өчен күпкә уңайлырак булачак, югыйсә.  Россия Президенты тарафыннан тәрбия өлкәсенә җитди игътибар юнәлтелү сәбәпле, сыйныф җитәкчелегенә түләүнең дә лаеклы булуы шарт. Укытучы ставкасына килгәндә, авыл укытучылары өчен мин аны атнага унсигез сәгатьтән унбишкә калдырыр идем. Сыйныфта бала саны берәү генә булганда да, авылны саклап калу йөзеннән, укытучы ставкасы бетерелмәвен, балага тулы белем бирелүен телим. Сыйныф укучыларының саны никадәр аз булса, укыту сыйфаты шулкадәр югары булуы беркемгә дә сер түгел. Киң масса өчен мәгълүмат чарасы буларак, телевизор экраннарыннан укытучы абруена кагылышлы тапшырулар иләк аша үткәрелмәве, төрле негатив чыгышлар яңгыравы хафага сала. Андый очракларда җинаять  кодексының эшкә җигелүе урынлыдыр, мөгаен. Укучылар тарафыннан укытучыга карата эшләнгән авыр җинаятьләр дә, җәмгыять бөтенләй упкынга тәгәрәмәсен өчен, киң җәмәгатьчелек карашының укытучы ягына борылуы зур әһәмияткә ия, минемчә.

Тирән  белем, төпле тәрбия ияләре генә илнең киләчәген дөрес билгели ала. Яшь буынга зарур булган гыйлем һәм тәрбияне җәмгыятьтә абруе булган, сүзе үтәрдәй, үрнәк, икътисади һәм рухи яктан азат һәм җитеш, үз эшенең остасы, укымышлы, хезмәте лаеклы бәяләнүче һәм шуннан тәм, ямь табучы Укытучы гына бирә ала! Җәмгыять абруйлы Укытучы белән урынлы горурлана! Укытучы җәмгыятьтә аерым, өстенлекле хөрмәткә — абруйга лаек!!!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *