Авыл укытучысы булуым белән горурланам!

Бәшәрова Рәмзия.jpg кечк

Рәмзия БӘШӘРОВА, Кукмара районы Ядегәр авылындагы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 22 ел.

Беркемгә дә сер түгел: бүген авыл мәктәп­лә­ре гаять зур авырлыклар ки­черә. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә, соң­гы 15 елда авыл мәктәпләренең саны 6,6 меңгә кимегән. Авыл мәктәпләренең ябылу сәбәбе — укучылар саны кимү. Әйе, бүгенге авыл кризис чоры кичерә. Күмәк хуҗалыклар таркалу, җирнең хуҗасы юкка чыгу нәтиҗәсендә, элекке шаулап-гөрләп торган авыл бүген мескен хәлдә. Яшьләрнең күбесе, авылны яратсалар да, шәһәрдә төпләнеп калу ягында…

Бала тәрбияләү – бик дәвамлы һәм авыр процесс ул. Аның нәтиҗәсе тиз генә күренми. Шуның белән ул катлаулы да. Авыл һәм авыл мәктәбе тәрбия мәсьәләсен шәһәр мәктәбенә караганда уңайрак чишәдәр дип уйлыйм мин. Авылда һәркемнең тормышы күз алдында. Күрше күршесенә ярдәм итеп, хәл белешеп яши. Бер-берсе белән исәнләшмәгән, дорфа сүз әйткән, тәртип бозган кеше авыл халкы тарафыннан тәнкыйтьләнә. Бу җәһәттән танылган халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең сүзләре искә төшә: «Шәһәрне авыл гына яшәтә. Авылдан әхлаклы, ояла белгән халык килеп тормаса, шәһәр үләчәк», — дип язган иде ул. Уйландыра торган сүзләр…

Укучыларга тәрбия бирү турында сөйләгәндә, төбәк компонентларын урап үтү мөмкин түгел. Соңгы елларда укыту прог­раммаларында аларны өйрәнүгә сәгатьләр саны кыскартыла. Ә бит укучыларга әхлак, патриотик, рухи тәрбия бирүдә халык традицияләренең әһәмияте бик мөһим. Мин, тарих укытучысы буларак, укыту программаларында «Татарстан һәм татар халкы» курсының юкка чыгуына да борчылам. Бу курс бүген һәр сыйныфта Россия һәм гомуми тарих предметы хисабына 10 ар сәгать белән чикләнә. Бу вакыт эчендә бай мирасы булган татар халкы тарихын өйрәнеп бетереп булмый. Ә укучы манкорт булмасын дисәк, үз тарихын белергә һәм аның белән горурланырга тиеш.

Бүген авыл мәктәбенең бәяләп бетереп булмый торган тагын бер изге миссиясе бар. Ул – тел сакчысы. БДИны рус телендә генә бирү укучыларны зур сынау алдына куйды. Күп кенә әти-әниләр балаларын рус телендә белем бирә торган мәктәпләргә бирде. Ә авыл мәктәбе әдәби телне саклаучы бердәнбер үзәк булып калды. Әйе, халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, милләтебезнең бар чишмәләре – авылда.

Бүген мәктәпнең төп күрсәт­кече — БДИ баллары. Авыл баласы ничек тапшыра соң бу сынауны? Ту­ган телдә укып, рус телендә тапшырган имтихан нәтиҗәләре нинди? Шушы көнгә кадәр мәктәбебездә, канәгатьләнмәслек билге алып, аттестатсыз калган бер генә укучы да юк. Укытучы да, репетитор да – билгесе үз фәнен белгән һәм яраткан, укучыларының язмышы өчен йокысыз төннәрен үткәргән авыл укытучысы! Авылда шәһәргә китмичә калган, язмышын җир һәм авыл белән бәйләгән механизатор, терлекче, сыер савучы балалары белем ала. Фән олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, сәнгать һәм спорт ярышларында бу укучылар уңышларга ирешәләр. Зур шәһәр мәктәпләрендә мондый сәләтле укучылар 1000 укучы арасыннан сайлап алынса, авыл мәктәбендә 100-120 укучы арасыннан шундый җәүһәрләр табыла.

Авыл мәктәбе элек-электән яшь буынны хезмәткә өйрәтүе белән дан тотты. Мәктәп участогы 2,2 гектар мәйданны били. Бу участокта мәктәп коллективы яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Шуның нәтиҗәсендә укучылар ашханәдә бушлай туклана. Киләчәк буыннар сау-сәламәт булсын, мул тормышта яшәсен дисәк, мәктәпләрдә хезмәт тәр­биясенә игътибар бирергә кирәк. Шул чакта гы­на авыл хуҗалыгы, завод-фаб­рикалар кирәкле һөнәр ияләре, эшче куллар белән тәэмин ителер. Илебез слесарьларга, эретеп ябыштыручыларга, тегүче­ләргә, авыл хуҗалы­гы хезмәт­кәрләренә мохтаҗлык кичермәс иде.

Кыскасы, авыл мәктәбе яши, авырлык­ларны җиңәргә өйрәнә. Авыл гөрләсә, мәктәп яшәр. Мәктәбе булган авыл юкка чыкмас.

Категория:

Добавить комментарий