Балаларда гаджетларны дөрес һәм файдалы итеп куллану зәвыгы тәрбияләү кирәк

Тема: Гаджетлар: яманнан яхшыга

Индира МИННИБАЕВА,

Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Педагогик стажы – 29 ел

Хәзерге заманда гаджетларны кеше үзенең тормышында ел саен активрак куллана, чөнки соңгы елларда илебездә заманча технологияләрне массакүләм куллану мөмкинлеге артты.

Нәрсә соң ул гаджетлар? Гаджетлар – кешенең көнкүрешен яхшырту һәм җиңеләйтү өчен уйлап табылган җайланмалар.

Бүгенге көндә гаджетларның бик күп төрләре бар, менә шуларның берничәсе:

  1. Виртуаль яки видеокүзлекләр, видео шлемнар. Мобиль экран ярдәмендә фильмнарны югары дәрәҗәдә сыйфатлы итеп карарга, планетабызның төрле почмакларына экскурсия оештырырга, хирургларга, шлем киеп, бик катлаулы операцияләр ясарга мөмкинлек бирә.
  2. 3d- принтерлар. Объект модельләренең прототипларын ясап, аларны камилләштерү өчен бик уңайлы. Төзелештә, медицина өлкәсендә бик актив кулланыла.
  3. Шпион-гаджетлар: диктофон, караңгыда күрүче күзлекләр, видеокамералар һ.б.
  4. «Акыллы» кул сәгатьләре. Миникомпьютер шикелле, электрон почта, смс-хәбәрләр, калькулятор, телефон, камера, акселерометр, термометр, барометр, компас, календарь, GPS-навигатор куелган.
  5. Геймер-гаджетлар. Уеннар уйнаганда төрле авазлар, күренешләр барлыкка китерә.
  6. Медицина гаджетлары. Кан басымын, кандагы шикәр күләмен, температураны һ.б. билгели, күптөрле массажерлар.
  7. Көнкүреш гаджетлары.
  8. Кәрәзле телефоннар, USB җайланмалар.
  9. Фитнес-трекерлар. Браслетлар. Кешенең хәрәкәт активлылыгын күрсәтә, шәхси тренер ролен дә үти. Анализларны билгели, организм өчен уңай вакытта йокыдан уята һ.б. Кыскасы, хуҗасының сәламәтлек торышының мониторингын үткәрә һәм файдалы киңәшләрен дә бирә.

Гаджетларны төп кулланучылар – балалар, яшьләр. Без телибезме, юкмы алар (гаджетлар) тормышыбызга үтеп керделәр инде. Алардан башка яшәүне күзалдына да китереп булмый. Балаларда аларны дөрес һәм файдалы итеп куллану зәвыгы тәрбиялисе генә кала. Бу – заман таләбе.

Гаджетлар белем бирү өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ача, белем алуны мавыктыргыч, кызыксынучан итә, белем бирүнең сыйфатын күтәрә, интенсивлылыгын арттыра.

Гаджетлар – баланы белемле итүдә ярдәм итүче уңайлы эш коралы. Электрон җайланмалар бик зур китапханәләрдәге китапларны үз эченә сыйдыра ала, кирәкле китапны табып укырга, мәгълүматны тиз эзләп алырга мөмкинлек тудыра. Заманча гаджетлар укытучыга һәм укучыга «бер дулкында булырга» ярдәм итә, баланы зур күләмле мәгълүмат белән эш итәргә, анализларга, нәтиҗә ясарга, иҗади фикер йөртергә өйрәтә. Белем алу өлкәсендә гаджетлар бала өчен «уенчык» кына. Шулай ук электрон дәреслекләр укучыларны гәүдә торышына тискәре йогынты ясаучы авыр сумкалардан азат итә, табигатьне саклауга (агачлар киселү һ.б.) да этәргеч бирә. Шул ук вакытта гаджетларның кеше организмына тискәре йогынтысы да зур. Без заманча технологияләрдән баш тарта алмыйбыз инде, бу дөньядан артта калу булыр иде. Минем уйлавымча, балаларны, кече яшьтән үк, гаджетлардан дөрес файдаланырга, әдәп-эстетик, гигиена кагыйдәләренә өйрәтергә тиешбез. Балаларны гына түгел, ата-аналарны да. Балаңа 10-15 минут кына шөгыльләнәсең дип, ә үзең сәгатьләр буе аерылмыйча утырсаң, моны өйрәтүгә кертеп булмый инде. Үзең нинди, балаң да шундый булачак. Шуңа күрә, мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре, дәрестән тыш чараларда гаджетлар этикетын балаларга сеңдерергә тырышабыз да инде. Димәк, тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәп, билгеләнгән вакыт чиген үтмичә, «алтын урталык»ны табып эш итсәң, яманыннан яхшы ягы күбрәк булачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *