Барысы да безнең кулда, дип әйтә алабызмы?

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышы

Эльмира РӘСҮЛОВА,

Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик стажы – 24 ел

Фикеремне бер гыйбарәдән башлыйм әле.

Бер кеше акыл иясеннән: «Минем кулымдагы күбәләк тереме, әллә үлеме?» – дип сораган. Үзе эченнән генә уйлап та куйган : «Әгәр тере дисә, учыма кысып үтерермен, үле дисә, очырып җибәрермен». Акыл иясе мәгънәле генә карап куйган да: «Барысы да синең кулда», – дип җавап биргән.

Бүгенге милли мәктәпнең язмышы, дип сүз башлаганда авыл укытучысы: «Барысы да безнең кулда», – дип әйтә аламы? Мин һәрвакыт авыл мәктәбенең бер изге миссиясен ассызыклап китәргә ярата идем. Гомер-гомергә ул милләт сакчысы, тел сакчысы булды. Ә бүгенге көндә әлеге фикерне горурланып әйтә алабызмы?

2017 елның көзендә туган вәзгыять милли мәктәпләргә дә, туган телебезгә дә карашны тамырдан үзгәртте. Ата-аналарга яңа сулыш өрделәрмени. Татар телендә белем алу балага зур зыян китерә икән бит. Имеш югары уку йортларына укырга керү кыенлаша. Алай гына да түгел, татар теле укытучыларыннан кала, башка фән ияләре дә әлеге фикер белән килешә. Рус теле укытучысының «Татар теле белән кая барып була?» – дигән сүзләре җанымны телә. Ә моңа кадәр татар мәктәпләрендә укучыларга тел комачаулаганмы? Югары уку йортларына керә алмый калганнармы?

Безнең авыл Удмуртия республикасының кочагына сыенып урнашкан. Әгерҗенең үзеннән дә 110 чакрым ераклыкта. Янәшәбездә удмурт авыллары. Тугыз татар авылларыннан торган төбәкне Тугызбуй дип атыйлар. Нәкъ менә шушы төбәктә милли рух, тел, гореф-гадәтләр сакланып калган да инде. Балаларыбыз татар телендә белем алсалар да, БДИ, ТДИны гел яхшы билгеләренә һәм югары балларга бирә. 4 ел «100 яхшы мәктәп», 2016 елда «Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә иң яхшы белем бирү практикасы», 1000000 сумлык грантына ия булдык. Безнең мәктәп укучылары ел саен татар теле, әдәбияты буенча район, республика олимпиадасы җиңүчеләре. Дөрес, барлык ата-аналар да тискәре карашлы түгел. Аңлы карашлы, толерантлылар саны артып китә. Димәк, әле дә авыл мәктәбе – милли мәктәпләрнең йөзе. Тормыш ул мәшәкатьләрне тудырып кына тора, ә менә аларны җиңү, чыннан да, безнең кулларда.

Милли мәктәпләрнең тамырына балта чабасым килми минем. Ни әйтсәң дә, еллар дәвамында салынган традицияләрне бер селтәнүдә генә юкка чыгарырга ярамый. Ә моның юлы бер – көрәш. Милли җанлы укытучылар гына милли җанлы балалар тәрбияләүгә сәләтле. Ә бала белән беррәттән әти-әниләрне дә, авыл халкын да тәрбияләми булмый. Бу яктан караганда без мәктәп, авыл китапханәләре, мәдәният йортлары, район газетасы «Әгерҗе хәбәрләре», Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Татар рухы сакланган төбәгебездә бергәләшеп эшләү уңай нәтиҗәләргә китерә. Юкка гына, 2012 елдан Кадыбаш урта мәктәбе милли белем һәм тәрбия бирүдә муниципаль дәрәҗәдә ресурс үзәк түгелдер. Районыбызның милли мәктәпләре нәкъ менә безгә йөз тотып эшләве, бер яктан, җаваплылык өстәсә, икенчедән, үзебезгә дә үсү өчен стимул булып тора.

Бу уку елында алдынгы тәҗрибә тарату максатыннан, мәктәп җитәкчеләре һәм аларның укыту эшләре буенча директор урынбасарлары өчен оештырылган семинарда, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, районыбызның талантлы укучылары каләм осталары өчен уздырылган «Көмеш каләм» фестивалендә мәктәбебезнең милли йөзен күрсәтә алдык дип уйлыйм.

Заман җилләре милли мәктәпләребезнең канатларын күпме генә каерырга теләсә дә, рухыбызга сеңгән иман, туган телгә мәхәббәт, гореф-гадәтләр аңа сынарга ирек бирмәс. Барысы да безнең кулда.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *