Башлангыч сыйныфларда татар телен өйрәнү бик мөһим

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы

Гөлшат ТАҖИЕВА,

Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 33 ел

Бөек рус язучысы К.Д.Ушинскийның «Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла», – дигән сүзләре белән башлап җибәрәсем килә бүгенге язмамны.

Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән, техника уйлап табу, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла бара. Туган тел – үз телендә сөйләшүче халыкларның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдыручы тылсымлы сихри көзгесе дә.

Мәктәптә татар теле аерым фән буларак укытыла. Башлангыч мәктәптә күп еллар эшләү дәверендә, шуны күзәтергә туры килде: татар теле, нигездә, әдәби телнең практик курсы булып тора. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп, язып бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәрьяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп яки язып бирә һәм телне оста куллана алганда гына, белем үзләштерелгән булып санала. Телне яхшы белүдә төп метод – сөйләшү һәм язу. Укучылар, татар теле дәресләрендә аңлап укырга, дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәнәләр; әйтмә, язма сөйләм кагыйдәләрен үзләштерәләр. Укырга һәм язарга өйрәтү барышында балалар үзләрен чолгап алган табигатьне укытучы  җитәкчелегендә актив күзәтәләр; үз кичерешләрен сөйлиләр; укытучы ярдәмендә уй-фикерләрен телдән һәм язмача эчтәлекле һәм грамоталы итеп әйтеп бирә белү күнекмәләре алалар. Татар телен өйрәнү балаларны мәктәптә уку хезмәтенә әзерләү грамотага өйрәтү чоры белән башланып китә.

Татар телен укытканда яңа, заманча технологияләргә мөрәҗәгать итү сорала, чөнки аларны куллану укыту сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерә, үз-үзенә ышанычын арттыра, аларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм укучыларны туган илен яратучы, аның киләчеген кайгыртучы шәхес буларак тәрбияли.

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф  өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:

-татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;

-укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

-телне өйрәнү буенча уңай шартлар  булдыру;

-укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Заман мәктәбенең тормышын мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Инновацион технологияләрне укыту процессында файдалануны белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара дип уйлыйм мин. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә. Заманча технологияләр белән эшләү безгә үз эшебезгә  иҗади якын килүне таләп итә. Шушы урында укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләрнең кайберләренә тукталып китәсем килә.

Башлангыч сыйныфларда укытыла торган дәресләрдә иң күп кулланганы – уен технологиясе. Уен – гаҗәеп киң төшенчә. Уен бөтен кешелек мәдәниятенең нигезендә ята, чөнки уен – иҗат эшенең беренче адымы. Укучыларга хас хәрәкәтчәнлек, яңалыкка омтылыш күп очракларда уенда уңай нәтиҗәсен бирә, балада үз-үзенә ышаныч уята. Ул чын-чынлап укучыга хезмәтне алыштыра. Дәресләрдә оештырган уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү кунекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтиҗәле чара-алымнарның берсе булып тора. Татар теле дәресләрендә уеннарны материалның үзенчәлеге һәм эчтәлегенә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда кулланам.

Икенче төп технология – ул компьютер технологиясе. Хәзерге заманда компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрне куллануның нәтиҗәлелеге бәхәссез. Компьютер күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, этәргеч бирә. Компьютер куллану шулай ук укучыны дөрес язарга, дөрес укырга өйрәтә, үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп әйтеп бирергә мөмкинлек бирә.

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр бик күп. Укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу – укытучының бурычы.

Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык-бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлелекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технологияне элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *