Батырларның даны мәңге сүрелмәс

(Әдәби-музыкаль кичә. XXI сыйныфлар)

Зөмәрә ШӘРӘПОВА,

Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең I квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы, Ш.Бикчурин исемендәге әдәби премия лауреаты

Максат: балаларны Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәт итәргә, туган илнең тарихи хатирәләрен сакларга өйрәтү.

Бурычлар: балаларда һәм әти-әниләрдә әби-бабаларының үткәнен тарихтан эзләргә күнектерү; классик җырларны өйрәнеп, буыннан-буынга күчерү; татар халкының элек-электән килгән йолаларын өйрәнү.

Кичә барышы

I күренеш

(Пәрдә ачылганда, сәхнәдә печән өсте күренеше пәйда була. Читтәрәк шалаш ясалган. Шалаш кырыенда бер әби казанда аш пешерә. Уң яктан кызлар һәм егетләр, тырма-сәнәкләр тотып, «Җәй айлары» дигән татар халык җырын җырлап керәләр.)

Әби. Ай-яй, бигрәк эссе. Яшьләр килә түгелме? (Кулын маңгаена куеп карый.) Ашым да бик вакытлы пешеп чыкты. Хәзер чәем дә кайнар.

(Яшьләр сәнәк-тырмаларын печән өеме өстенә тәртипләп урнаштырып куялар.)

1 нче егет. Нихәл, әби? Ашың-чәең әзерме?

2 нче егет. Әйрән булса, бигрәк әйбәт.

Әби. Менә, балам, әйрән. Салкын тимәсен.

(Егеләр, рәхәтләнеп, әйрән эчәләр.)

3 нче егет. Егетләр! Әйдәгез, кызларга бер җырлап күрсәтик әле.

Кызлар. Әллә каршы җырламаслар дисезме? Ягез, җырны башладык! (Кызлар җыр башлый.)

Мичләр тутырып утын яктым,

Чатный-чатный тик янсын.

Уңмаганга без бармыйбыз,

Мыегын сыпырып тик ятсын.

Әйе шул, шулай шул,

Мыегын сыпырып тик ятсын.

Егетләр.

Сез дә – ата баласы,

Без дә – ата баласы.

Сөймәгәнгә ялынмыйбыз,

Сөйсәң, ярлар табыласы.

Әйе шул, шулай шул,

Сөйсәң, ярлар табыласы.

(Кызлар җавап таба алмый, егетләр көләләр.)

4 нче егет (үртәп). Көймә комга терәлде, һуп, һуп, ай-һай, көлкегә калдыгыз!

Хәлил. Ну, ярый монысы булды шул. Ягез әле, биеп алыйк. (Уртага чыгып, бер гармунын кулына алып, берсенең өстенә утыра.)

Гали (Сибгатне сөйрәп чыгара). Әйдә, тузанарыңны кагып ал! (Хәлил бию көе уйный, Сибгат биеп китә. Сибгат бер кызны биергә чакыра, бииләр. Егетләр, кызлар, чиратлап,  такмак әйтәләр.)

1 нче егет.

Сип, сип суганга,

Тимә безнең туганга.

Безнең туган матур булган,

Зифа буйлы булганга.

1 нче кыз.

Бас, бас эзенә,

Күз тимәсен үзеңә.

Яшел чирәм үсеп тора,

Аяк баскан эзенә.

(Бию туктый, уенга чыгалар. Егетләр кызлар каршына түгәрәккә баса, җырлап әйләнәләр.)

Аклы ситса күлмәгемнең,

Итәге бил турында.

Рапорт бирергә килмәдем,

Яр сөюем турында.

Урам буе тәрәзәгез,

Яшелләргә буягыз.

Пожалуйста, үзегезне,

Әлләкемгә куймагыз.

(Яшьләр кара-каршы тезелеп басалар, егетләр – бер, кызлар – икенче якта. Җыр җырлап бииләр.

Әби алга чыга, кулын маңгаена куеп, еракка карый. Ат тоягы тавышы ишетелә.)

Әби. Туктагыз әле, оланнар, туктагыз! Ә-ә-нә теге яктан авыл Советы рәисе килә. Юньле хәбәр түгел бу!..

Яшьләр (төрлечә юрый).

– Авылда янгын чыкканмы әллә?

– Юк ла, болай гынадыр әле.

(Ат тоягы тавышы якыная, һәм акрынлап тына. Рәис тавышы: «Т-п-р-у!..)

Рәис (керә, әрле-бирле йөренә, ни әйтергә белми туктап кала). Иптәшләр! Сугыш башланган, сугыш!.. (Башын аска ия, кепкасын сала.)

Бар да. Сугыш? Су-гы-ш… Су-гыш?!

Әби. Сугыш башланган!.. (Аптырау, елашу…)

(«Кузгал, илем!» җыры яңгырый.)

Рәис. Туктагыз әле, күз яше белән генә берни эшли алмыйбыз. Бер без генә түгел, бөтен ил белән бит, иптәшләр! Ир-егетләр! Хәзер үк авыл Советына җыелыгыз. (Чыгып китә.)

II күренеш

(«Солдатлар» җыры яңгырый. Сугышка озату күренеше.)

Хәлил (уртага чыга, тальянын сөйгән кызы Гөлзифага суза). Менә, Гөлзифа, бу тальянны мин кайтканчы сакла. Исән булсак, бер кайтырбыз…

Гөлзифа. Ярар, Хәлил, саклармын. Исән-имин кайтыгыз.

(Егетләр «Герман көе»нә җырлап чыгып китәләр.)

(Акрын гына пәрдә төшә, алгы сәхнәгә Җир-ана чыга. Ч. Айтматовның «Анам кыры» әсәреннән өзек укый.)

Мин – Җир-ана!

Мин – Җир-ана… Эндәшәмен…

Сезнең йөзгә, сезнең күзгә туры карап сөйләшәмен!

Иң беренче бу дөньяга, бу дөньяга мин туганмын,

Иң беренче рәхәтне дә, михнәтне дә мин тойганмын!

Ничә кабат таңнарны мин, япа-ялгыз каршы алдым,

Кеше эзен күрер өчен, ничә буын хыялландым.

Үлем белән яшәүнең мин очрашканын бик күп күрдем.

Иллә-мәгәр дошманнарның һәрчак үзен дөмектердем.

Заманнарның һәр төрлесен яза бара тарих бабай,

Кайбер заман искә төшсә… Йөрәккәем уелып каный.

Бер карасаң, дөнья матур, гөлләр, күкләр чәчәк ата.

Бер карасаң, бер гөнаһсыз, балаларым үлеп ята.

Аз булдымы, шул каһәрле сугышларда ауганнарым,

Крематорий мичләрендә тереләтә янганнарым?

Бар нәрсәдән өстен миңа, сезнең тырыш хезмәтегез,

Тормыш өчен януыгыз,

Җир-анага хөрмәтегез.

(Җир-ана кереп китә.)

III күренеш

(Cәхнәгә арыган, талчыккан аналар, әбиләр чыга. Кайсы киез итек кигән. Арада бер-ике ир-ат та бар. Алар сугыштан яраланып кайтканнар. Берсенең аягы – протез, берсенең кулы юк. Поезд тавышы ишетелә. Бер бабай чыга.)

Бабай. Хәзер кайтып җитәләр…

Хатын-кызлар. Кайталар! Кайталар! Сугыш беткән! (Бар да шатлана. Ерактан бер кечкенә малай йөгереп килә.)

Малай. Әбием! Сугыш беткән! (Әбисен кочаклый. Әби солдатка таба калтыранган кулларын сузып килә, күзенә карап.)

Әби. Улым! Минем улымны күрмәдеңме? Ул исәнме?

Солдат. Кайтырлар, исәннәр бар да кайтыр. Сугыш беткән.

(С.Сәйдәшевның «Совет Армиясе маршы» яңгырый. Сәхнәгә солдатлар керә. Куанычлы күрешүләр. Арадан Хәлил Гөлзифаны күреп ала.)

Хәлил. Исәнме, Гөлзифа!

Гөлзифа. Саумы, Хәлил! Исән кайттыңмы? Менә тальяныңны сакладым. Мә ал, уйна әле бер!

(Уйный, җыр җырлап кереп китәләр.)

Ал кадыйм тушләреңә лә,

Гөл кадыйм түшләреңә.

Былбыл булып, гөлгә кунып,

Керәсең төшләремә.

(Сәхнә артыннан Т.Шәмсуаровның «Солдат балалары» дигән шигыре яңгырый.)

IV күренеш

(Авылда – Сабан туе. Сәхнәгә, «Сабан туе» җырын җырлап, яулык, сөлгеләр күтәреп, егетләр һәм кызлар керә. Кызлар сөлге-яулыкларны карый.)

1 нче кыз. Гөлзифаның сөлгесе нинди матур!

2 нче кыз. Әйе шул, аларның тиздән туйлары.

1 нче егет. Я, кызлар, Сабан туе күңелле узсын! Җырлагыз, биегез, уйнагыз!

2 нче егет. Кашыкка йомырка салып йөгерергә теләүчеләр, ярышка рәхим итегез! (Ике кыз һәм ике егет уйный.)

3 нче егет. Ә хәзер капчык киеп йөгерү ярышына рәхим итегез! (Яшьләр әлеге уенда катнаша. Гармунда бию көенә кызлар татарча бии.

Аркан тартышта бер якта – кызлар, икенче якта егетләр тарта. Егетләр юри җиңелә.)

(«Сабан туе» җырын җырлап, яшьләр мәйданнан таралыша. Пәрдә төшә.)

Җир-ана (алга чыга). Сугышларда бер эзсез югалган халыклар булды. Утта янган, ком, балчыкка күмелеп калган калалар булды. Сугыш кузгалган саен, мин кешеләргә әйтә килдем: «Әй, сез, бөтен дөньяда яшәүче адәмнәр! Сезгә ни кирәк? Җир кирәкме? Менә мин – Җир үзем. Минем өчен сез барыгыз да бертигез. Миңа сезнең ызгыш-талашларыгыз кирәкми. Миңа сезнең дустанә тату яшәвегез, тырыш хезмәтегез кирәк!

Буразнага бер бөртек орлык салсагыз, йөз бөртек итеп кайтарырмын. Чыбык кадап куйсагыз да, агач итеп үстерермен.

Ишәегез, үрчегез сез, мин – иксез-чиксез, мин барыгыз өчен дә җитәрлек…

(Кичә балаларның тынычлык турында күмәк җыр башкаруы белән тәмамлана.)

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *