Бәхеткә юл

Ләйсән САФИНА,

Мөслим районы Мөслим лицееның I квалификация категорияле татар теле џәм татар әдәбияты укытучысы

Без кешелекне нурлаучы,

Орлыктан гөлләр ясаучы,

Шул гөлләрне шиңдермичә,

Салкын кыраудан саклаучы –

Татар теленең тугры сакчысы.

Укытучы һөнәре элек-электән үк иң авыр, иң җаваплы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң күркәм һөнәрләрнең берсе булып кала бирә. Укытучыдан башка бер генә төрле һөнәр иясе дә булмас иде, чөнки һәрбер һөнәр башында укытучының тырыш, намус хезмәте ята. Шуңа да бу һөнәрне сайлаган кеше башкалардан белемле, гаять тәрбияле булуы белән аерылып тора, чөнки ул балага белем һәм тәрбия генә биреп калмый, ә аның үз-үзен тотышын, холкын, тышкы кыяфәтен, рухи байлыгын булдыруны да максат итеп куя.

Бу һөнәрнең зур җаваплылык, түземлелек таләп итүен, ләкин шуңа да карамастан, кызыклы, абруйлы икәнен азмы-күпме булса да туганнан туган апамның, өлкәннәрнең сөйләүләреннән ишетеп белә идем. Мәктәптә уку дәверендә үк укытучы булу хыялы бер генә мизгелгә дә күңелемнән чыкмады. Укытучыларымның акыллы киңәшләренә колак салып, үгет-нәсыйхәтләрен күңелем түренә сеңдереп, олы тормыш юлына аяк бастым. Язмыш җилләре мине Минзәлә педагогия көллиятенә алып килде. Анда белем алган 3 елым әкияти бер мизгел булып үтеп тә китте. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом һәм ак җәймәләр түшәлгән озын, бормалы-бормалы, сикәлтәсез ак юл иде.

Әлеге юлым мине нефть каласы – Әлмәт шәһәренә китерде. Мин 4 нче санлы рус-татар мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләндем һәм шул ук вакытта читтән торып югары уку йортына кердем.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүем бүгенгедәй исемдә. Менә алар – минем укучыларым, дөресрәге орлыкларым, чөнки укытучы хезмәтен бакчачы һөнәре белән чагыштырсаң, бер дә ялгыш булмас. Бары тик яхшы бакчачы гына үз бакчасының җирен яхшыртып, орлыкларын утыртуга әзерли, үсентеләренең тишелеп чыгуын зарыгып көтә, зур хезмәт куя, аннан соң да уңыш алганчыга хәтле бар көчен, тырышлыгын шуңа юнәлтә. Мин дә шушы бакчачы хезмәтен күз уңында тотып эшләргә тырыштым, ләкин яктылыкны вәгъдә иткән ак юлларым бормаланып, ургып аккан ямьле Ык буена урнашкан, гүзәл табигать почмагына, туган ягыма, җырларда җырланган, шигырьләрдә макталган, күренекле шәхесләр биргән Мөслимемә алып кайтты. Укытучылык эшен кайчандыр үзем белем, тәрбия, тормышка әзерлек алган мәктәбемдә – Мөслим лицеенда дәвам итеп җибәрдем. Авыл мәктәбе, онытылган авыл тормышы миңа бөтенләй үзгә иде, ләкин шуңа да карамастан, мин дә әлеге шартларга яраклаштым, чөнки иң мөһиме – укучылар, минем нәни орлыкларым, кайда да бер, шул ук.

Еллар узган саен башкарган эшемнең никадәр җаваплы икәнен тагы да яхшырак аңлый барам һәм таң калам, ләкин нинди генә аңлашылмаучанлык- лар, кыен хәлләр туса да, укытучы эше катлаулана барса да, бетмәс-төкәнмәс кәгазь эшенә күмелсә дә үкенмим, булган эшемнән канәгать булып, тәм табып эшли бирәм. Минемчә, үз эшеннән ямь тапкан, хезмәтенең асылын аңлаган кеше генә күңелен биреп эшли, эзләнә, яңалыкка омтыла. Танылган  педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, хезмәт куймыйча гына укучыларда фәнеңә мәхәббәт уятып булмый. Бары тик үзалдыңа максат куеп, шуларны тормышка ашыру өстендә эшләгәндә генә моңа ирешеп була. Ә минем төп бурычым – укучыларымда туган телебезгә карата мәхәббәт уяту, горурлык хисләре булдыру һәм бар яктан да камил шәхес тәрбияләү.

Бүген уку-укытуга куелган таләпләр катлаулана бара, яңа технологияләр кулланып, заманча дәрес үткәрү алгы планга куела. Кулыңа акбур һәм күрсәткеч таяк тотып, күрсәтмә әсбап кулланып кына да эчтәлекле дәрес биреп була, ләкин укытучы заман белән бергә барырга, юк, хәтта аннан ярты гына адымга булса да алдарак барырга тиеш. Моның сәбәбе бер: бала мәгълүмати технологияләр белән кечкенәдән үк таныш, аларның һәркайсында кыйммәтле телефон, я башка төрле гаджет бар. Һәм бүгенге тормыш ритмы аларны кызыксындырган әйберләрне интернет челтәрдән эзләргә мәҗбүр итә. Мин дә үз чиратымда балаларның игътибарын дәрескә юнәлтү өчен мәгълүмати технологияләр кулланырга, укыту процессын кызыклы итеп оештырырга омтылам. Дәрес укучыга белем генә түгел, ә көндәлек тормышта кулланырлык тәҗрибә һәм осталык, тәрбия дә бирергә тиеш.

Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:

Миңа сорау бирсәләр:

– Бәхет ни ул? – дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.

Әйе, мин дә һич икеләнмичә: “Мин бәхетле”,– дип әйтә алам, чөнки минем яраткан эшем, ярдәм кулы суза алырдай хезмәттәшләрем, укытучы исемен горур йөртергә ярдәм итүче акыллы, белемле, инсафлы, кешелекле, яңалыкка омтылучы һәм миңа эшләргә дәрт-көч бирүче укучыларым бар!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *