Бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә?

Татар әдәбияты классигы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел

(Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын өйрәнү.VIII сыйныф)

Чулпан РАМАЗАНОВА,

Казанның Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дәреслек авторы

(Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларында К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын өйрәнүгә 4 сәгать бирелә.)

Максат. Драма жанрындагы әсәргә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, “Сүнгән йолдызлар” драмасының мәхәббәт фәлсәфәсен чагылдырган әсәр булуын ачыклау, укучыларның рухи дөньясын баету.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәнү, аның шәхесне рухи баету мөмкинлекләренә төшенү.

Метапредмет нәтиҗәләр: танып белү максатын аңлау; докладлар әзерләргә өйрәнү; сораулар бирә белү; мөстәкыйль иҗади фикерләү һәм бәяләү осталыгына ия булу.

Предмет нәтиҗәләр: укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алу, аның кайсы төр һәм жанрга каравын аеру; автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсенә ия булу; әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белү.

1 нче дәрестә Кәрим Тинчуринның драматургия өлкәсендәге иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирелә, фоторәсемнәр карау оештырыла, андагы шәхесләр белән таныштырыла, нәтиҗәләр ясала.

2 нче дәрестә тышкы каршылыкларны һәм Надирдагы эчке каршылыкны табуга юнәлдерелгән сораулар буенча эш оештырыла.

Тышкы каршылыкларны табу

Сәрвәр белән Исмәгыйль бер-берсен яраталар, икесе дә кавышырга риза, шулай да алар арасында да каршылык бар. Исмәгыйль Надир юлына каршы төшкәне өчен уңайсызлана, үзенең өйсез, малсыз булуына кимсенә. Ул төшендә күргәннәрнең бәхетсезлеккә илтәчәгенә ышана, Сәрвәр белән кавыша алуына өметен өзә. Сәрвәр, киресенчә, үз бәхетенә ышана һәм бәхете өчен көрәшә. Шулай итеп, характерлар каршылыгы Сәрвәр белән Исмәгыйль арасындагы каршылыкны тудыра. Исмәгыйль, сугышка китәсен белгәч, минем тәкъдир шундый дип, язмышына буйсына.

Сәрвәр дә Исмәгыйль кебек үк ярлы гаиләдән. Ул ачык күңелле, берәүдән дә тарсынмый һәм үзен берәүдән дә ким яки өстен дип санамый. Исмәгыйльне ихлас күңелдән ярата. Егетенә кияүгә чыгып бәхетле булуларына ышана, Исмәгыйльне дә ышандырырга тырыша. Надирга мөнәсәбәте ягыннан Сәрвәр – киң күңелле, кеше хәлен аңлый торган, игелекле кыз. Надирның хисләрен хөрмәт итә.

Сәрвәрнең тәвәккәллеге һәм көчле мәхәббәте сөйгән егетенең үлеменә сәбәпче була, Исмәгыйльнең үлемендә кыз үзен гаепле саный. Сөйгән егетен югалту һәм бу үлемдә үзен гаепле санау Сәрвәрнең кичереш дәрәҗәсен шулкадәр арттыра ки, ул акылдан шаша.

Драмадагы Фатыйма белән Фәрхи карчык һәм Надир белән Фәрхи карчык каршылыгы – ярдәмчел каршылык.

Надирдагы эчке каршылыкны табу

Надир Сәрвәрне ярата, ләкин Сәрвәр Надирны яратмый, кызгана. Надир үзен кызганган кешеләрне дошман күрә, ләкин Надир Сәрвәрне дошман күрә алмый, чөнки ул аны ярата. Сәрвәрне ул хисләрен яшермичә, туп-туры әйтүе өчен дә хөрмәт итә. Надир Сәрвәргә өйләнергә тели. Ләкин ул бу теләкнең бервакытта да тормышка ашмаячагын белә. Бу – Надирның эчке каршылыгы. Надир Сәрвәр белән Исмәгыйльнең бер-берсен яратуларын аңлый, шуңа күрә Исмәгыйльгә ачу сакламый.

Мәхдүм белән авыл егетләре арасында да каршылык бар. Каз өмәсендәге сугыш – каршылыкның тышкы ягы гына, ул тиз хәл ителә, чөнки Надир гафу үтенә. Надир үзенең бөтен кыяфәте, ялгызлыгы белән башка егетләрдән нык аерыла. Надир алар кебек була алмаганга көнләшә. Егетләр бар да сугышка алынгач, ул шатлана.

Надир ямьсезлеге өчен үзен яратмый. Бу – аның зур бәхетсезлеге. Ул болай бәхетсез булуына әтисен, бөтен дөньяны, хәтта Алланы да гаепли. Шуның өчен Надир бөтен дөньяны үзенә дошман күрә. Ул үзенең нәфрәте белән яши. Әмма шул ук вакытта Надир – бик горур кеше. Аның ике генә куанычы бар: берсе – горурлыгы, икенчесе – мәхәббәте. Болар – аның яшәү мәгънәсе.

Мәхдүм Сәрвәрнең үзенә кияүгә чыгуына ышанмый. Мондый өмете – аның юануы гына, мәхәббәтенең көчен күрсәтү. Мәхдүм Сәрвәрне, беренчедән, матурлыгы өчен, икенчедән, үзен аңлаган өчен ярата.

Надирның характеры катлаулы. Ул бик усал да, ягымлы да, әдәпле дә, үзенә-үзе дошман да, шул ук вакытта горур да. Аның йөрәге тулы нәфрәт һәм мәхәббәт. Ул кызу канлы да, сабыр да. Ул бөтен барлыгы белән хис кешесе, хисләренә урын табарга тели.

Надирның эчке каршылыгы – яшәүнең мәгънәсе турындагы уйлануы.

3 нче дәрестә Бәхетсезсезлекнеӊ сәбәбе нәрсәдә?” дигән юнәлештәге сораулар буенча драмага анализ ясала. Надир үзен Сәрвәр янында бәхетле дип саный, ләкин Сәрвәрнең бәхетсезлегенә шатланмый, чын күңелдән кайгыра. Бик бәхетсез булуын белә торып та үзен бәхетле дип санавы – Надирның эчке конфликты.

Надир тормышта мәхәббәте белән генә яши, мәхәббәт – яшәвенең мәгънәсе.

Ә бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә?

Тормыш гаделсезлеге, язмыш кешеләрне бәхетсез итә. 1914 елгы сугыш, Надирның ямьсезлеге, гариплеге дә – тормыш гаделсезлеге, язмыш. Исмәгыйль дә, Гөлнур әби дә сугышны тәкъдир буларак кабул итәләр. Гөлнур әби Сәрвәрнең бәхетсез булуын, акылдан шашуын “тәкъдире кара булу” белән аңлата.

Әсәрнең төп темасы – кеше бәхете.

Мәхәббәт фәлсәфәсе нигезендә “Бәхетле булыр өчен ни эшләргә кирәк?” дигән сорауга җавап биргәндә, кеше бәхете тормыш гаделсезлегенә – язмышка бәйләп аңлатыла. Һәр кеше бәхет эзли, гомерен шуӊа багышлый. Яшәү мәгънәсе, бәхет – мәхәббәттә. Мәхәббәт – яшьлектә туган изге хис. Ул кеше күӊелен сафландыра, аны югарыга, идеалга алып бара. Яраткан кешеӊнеӊ үлеме мәхәббәтнеӊ сүнүенә китерми. Мәхәббәт яшәргә өмет бирә, сөйгән кешеӊнән аерылу – иӊ зур фаҗига, аерылу акылдан шаштыра, аннан үлемгә китерә. Җаннар күктә генә, биектә генә, бәхет-сәгадәткә ирешә. Мәхәббәт – үлемнән куркуны җиӊгән хис.

Дәреслектә йолдыз (бәхет), аҗдаһа (сугыш) символларының мәгънәсен ачу сорала. Караңгылык, кояш символларының үлем, аерылу һәм җаннарның күктә генә бәхет-сәгадәткә ирешүе турындагы фәлсәфи фикерне җиткерүен ачыклау мөһим. Җил, болыт табигать күренешләре генә түгел, җил-язмыш образы аша кайгы-хәсрәтнең күп булачагы ачыклана.

Көтүче карт Сираҗи, көтүче малай Шәйбәк, кабер казучы Сафый образлары аша автор халыкның ышанычы Аллада икәнен күрсәтә. Сугышта җиңү, кайгы-хәсрәтнең килүе, тормышта бәхетле яки бәхетсез булу Алла кулында дип аңлатыла. Драмада авторның дингә һәм мөрид образы аша кайбер дин әһелләренә мөнәсәбәте билгеләнә.

4 нче дәрестә драманыӊ сәнгатьчә эшләнеше тикшерелә, уку әсбабындагы, эш дәфтәрендәге иҗади биремнәр үтәлә.

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасын укыганнан соң бирелгән сочинение темалары түбәндәгечә планлаштырыла:

  1. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында төп образларның бирелеше.
  2. Драмада күтәрелгән проблемалар.
  3. «Сүнгән йолдызлар» драмасының сәнгатьчә эшләнеше.
  4. Сөю-сәгадәт.

Сочинение язганда, укучыларның темаларны сайлау мөмкинлекләре бар, шулай ук, балаларның белем дәрәҗәләренә, иҗади сәләтләренә карап, укытучының да киңәш бирүе сорала.

“Сүнгән йолдызлар” драмасы – К. Тинчуринның зур табышы, ул бу әсәре белән татар драматургиясенә зур яңалык алып килде.

Өстәмә әдәбият

  1. Кәрим Тинчурин: Истәлекләр, шигырьләр /Төз. Р.Батулла, В.Камалиева. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2003. – 159б.
  2. Кәрим Тинчурин. Драмалар, комедияләр, хикәяләр /Төз. Ф.Бәширов. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2007. – 351 б.
  3. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319б.

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *