Белемле булу – заман таләбе

 Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы

Гөлнара ХАДИЕВА,

Саба районы Эзмә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик стажы — 15 ел.

Мин – укытучы. Ана теле һәм әдәбияты укытучысы. Минем һәр дәресем, һәр сүзем,  һәр үткәргән чарам милләтемә, туган халкыма хезмәт итә.  Мин укучыларымда халкыбызның данлы үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт, бүгенге һәм киләчәк көннәренә ышаныч, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялим. Бүген үзгәреш җилләре искәндә, татар телебезгә каршы астыртын көрәш алып барылганда укучыларымда туган телебезгә карата горурлык хисләре уятырга тырышам.

Мәктәптә укучы  күп фәннәр укый. Шулар арасында  татар теле дә бар.Үз фәнеңне яратырга өйрәтү — иң авыры. Фәнем белән кызысындыру өчен, миңа һәрвакыт  үсештә булырга кирәк.

Без XXI  гасырда яшибез. Яңача фикерләүләр,  яңа ачышлар, яңа стандартлар, яңа таләпләр заманында.  Бу исә уку-укытуга куелган таләпләрне дә катлауландыра. Көн саен туып торган яңалыклардан артта калырга ярамый. Укытучы заман белән  бергә атларга тиеш. Чөнки җәмгыятьтә  бара торган үзгәрешләр хәзерге заман укытучысына да яңа таләпләр куя.

Танылган  педагог К.Д.Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, –дигән сүзләре – минем тормыш фәлсәфәм. Әйе, хезмәт куймый гына укучыларда фәнеңә мәхәббәт уятып булмый.Үз алдыңа максат куеп, шуны тормышка ашыру өстендә эзлекле эш алып барганда гына моңа ирешеп була.

Шуңа күрә, бертуктаусыз эзләнәм, укыйм, яңалыклар белән танышам. Заманадан артта калмас өчен бөтен көчемне бирәм. Үземә һәм укучыларыма туры килгәннәрен, файдалы булганнарын сайлап алып кулланам.

Бүгенге авыл мәктәбе укучыларының да танып-белү дәрәҗәләре югары. Чөнки алар мәгълүмати технологияләр белән кечкенәдән таныш. Аларның кулларында кыйммәтле телефон яки башка төрле гаджет бар. Шулар ярдәмендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба беләләр. Мин дә дәресләрдә укучыларымның  белем алуга кызыксынуларын, активлыкларын арттыру өчен инновацион технологияләрне, алдынгы методикаларны   киң файдаланам. Укучы дәрестә алган белемне тормышның төрле очракларында файдалана белерлек булсын дим.

Безнең мәтәптә татар теле һәм әдәбияты кабинеты заманча җиһазландырылган. Һәр дәрестә татар телен өйрәтүнең алдынгы методикаларын куллану, дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бар.

Вотум  (VOTUM) системасын дәрестә куллану өчен компьютер булу җитә. Һәр укучы пульт ярдәмендә  тест сорауларына  җавап бирә. Аңлашылмаган сорауларын пульты аша укытучыга белдерә ала. Тест сорауларына җавап биреп бетерү белән, һәр укучы үз билгесен белә. Бу системаны ныгыту, кабатлау дәресләрендә куллану өчен отышлы. Чөнки укытучының эшләрне  тикшерүгә вакыты сарыф ителмәячәк. Теманы үтүгә, яңа тема өстендә эшкә, үткәнне  системалаштырырга вакыт күбрәк калачак.  Бу, әлбәттә, укучыларның белем дәрәҗәсен  үстерүгә уңай йогынты  ясаячак.

Балаларның белемнәрен бәяләүдә  Plickers кушымтасының дә ярдәме бик зур. Ул берничә минут эчендә бөтен сыйныфның белемен тикшереп бәяләргә  ярдәм итә,  укучыларда да өстәмә кызыксыну уята. Ул рекламаларда, кибетләрдә еш очрый торган  QR –кодын куллану  ярдәмендә эшли. Plickers  ноутбук  белән бәйләнештә укытучы тарафыннан телефон  яисә планшетта кулланыла. Телефон (планшет) камерасы ярдәмендә укытучы укучылар күтәргән QR –кодлы карточкаларны сканер аша үткәрә.

Әлеге карточкада номер һәм 4 инглиз хәрефе язылган. Номер укучының сыйныф журналындагы номерына туры килә. Ә инде җавап биргәндә, укучы бирелгән җавап вариантларының кайсын дөрес дип саный, шуңа туры килгән хәрефне күтәрә. Эшне төгәлләгәч, шунда ук тактада кемнең дөрес, кемнең ялгыш җавап биргәнен күрергә мөмкин.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен мавыктыргыч, җанлы, кызыклы итеп оештырырга Сингапур методикасын куллану да ярдәм итә.  Дәресләрдә укытучы һәм укучы үзара хезмәттәшлек итә, бер генә укучы да читтә калмый. Дәресләрнең уңай ягы шунда: укучылар күп очракта  төркемнәрдә эшлиләр, бөтенесе дә сөйләшә, үз фикерен җиткерә, бер-берсен тыңлыйлар, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр.

5-7 нче сыйныфларда  дәреснең төрле этапларында уен технологиясен дә яратып кулланам. Уеннар дәресләрне  кызыклырак итә, укучыларны активлаштыра, танып-белү эшчәнлекләрен үстерә. Балаларны ял иттерү өчен дә,  уеннар куллану бик отышлы.

Барлык технологияләрнең нигезен коммуникатив технология тәшкил итә дип саныйм мин. Чөнки кайсы гына технологияне куллансак та, аралашу  аша гына без аларны гамәлгә ашыра алабыз.

Әлеге технологияләрне куллану, миңа дәресләремне кызыклы, балалар теләп белем алырлык итеп үткәрергә, югары  нәтиҗәләргә  ирешергә мөмкинлек бирә. Укучыларымның район, респубика күләмендә үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә  еш катнашуы һәм җиңүе, газета-журналларда язмалары басылуы – шуны раслый.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: татар телен өйрәтүнең чиге юк, бары тик эзләнергә, яңалыкка омтылырга, заман сулышын тоеп, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *