Бүгенге милли мәктәпнең язмышы

Тема: Бүгенге милли мәктәпнең язмышы

Илсөяр ШӘРӘПОВА,

Лаеш районы Атабай урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик стажы  33 ел.

Язмамны “бүгенге милли мәктәпнең язмышы һәр татар кешесен борчый” дигән фикер белән башлап китсәм, нинди шәп килеп чыгар иде… Тик, кызганыч, болай язсам, ялган булыр. Татар теле укытучысыннан һәм ул милли җанлы итеп тәрбияли алган күпмедер шәкертләреннән, туган телнең кирәклеген аңлаган аз санлы ата-аналардан, язучы-журналистлардан кала татар теленең язмышы берәүне дә борчымый, хәтта бөтен Татарстан өмет белән күз төбәп торган РФ Думасы депутатлары да (араларында татарлар да күп) телгә каршы кул күтәрделәр.

Бүгенге милли мәктәпнең язмышы, минемчә, турыдан-туры татар теленең торышы, укытылышы, нинди биеклеккә куелышы белән бәйле. Республикадагы милли мәктәпләрнең күпчелеген тәшкил иткән татар мәктәбендә туган тел иң аз күләмдә укытыла. Татар теле мескен хәлдә кала икән, милли мәктәпнең алдагы язмышы ничек буласын күз алдына китерү кыен түгел. Әйе, авыл мәктәпләре дә заманча ремонтланган, компьютер технологияләренә һәм башка барлык уңайлыкларга ия, тик шул мәктәптә татар теле һәм татар теле укытучысы мескен булса, миллилекнең эзе дә калмаячак бит. Россия Думасы “туган тел ата-ана рөхсәте белән генә укытыла” дигән законны кабул иткәч, туган телләрнең, шул исәптән милли мәктәпләрнең дә язмышы күктә эленеп калды.

Телнең яшәеше ата-аналар, бигрәк тә мәктәп җитәкчеләренә бәйле булып калды. Хәтта татар теленә каршы булган ата-ана алдында да мәктәп директоры үзе, туган телне яклап, саллы гына чыгыш ясый икән, минемчә, ата-аналарны ышандырып, милли мәктәпләрне саклап калып булыр иде. Ата-ана алдында иң абруйлы кеше – мәктәп җитәкчесе. Димәк, туган телнең яшәеше нәкъ менә мәктәп директорына – аның кайсы уку планын сайлавына, ул планда каралган өстәмә дәресләрнең татар теленә бирелү-бирелмәвенә бәйле. Кызганыч, бөтен мәктәп директоры да, рус милләтеннән булса да, татар телен һәм татар теле укытучыларын яклап, судка барып җиткән Павел Шмаков түгел шул. Иманым камил, татар дигән исемне йөртеп тә, “Күп укыттыгыз инде, нәрсәгә ул сезгә шулкадәр татар теле, нәрсәгә ирештегез соң? Нәрсәгә кирәк ул сезгә татар теле?” – диюче җитәкчеләр аз түгел.

Әйе, чыннан да, нәрсәгә ирештек соң без, татар теле укытучылары? Республика күләмендә уйлап карасак, нәкъ рус теленеке кебек үк, татар теле һәм әдәбияты укытуның бөтен методикасы һәм концепциясе эшләнгән, системага салынган. Ничә югары уку йорты менә дигән белгечләр хәзерли, КФУ һәм Мәгарифне үстерү институты курсларында 3 елга бер белемебезне тирәнәйтәбез, аттестация нәтиҗәләре буенча да, үзебезнең район укытучыларын чагыштырып, югары категориягә ия булганнарның күбесе татар телчеләре дип уйлыйм. Ә бит югары категориягә ия булыр өчен, күпме эзләнергә, күпме нәтиҗә күрсәтергә кирәк. Эш программаларыбыз, дәреслекләр менә дигән. Аннан соң, татар теле шундый югарылыкка ирешкәнче, 90 нчы елларны искә төшерик әле: Казан урамында йөрергә дә, базарда сату итәргә, Казанга балаңны укырга чыгарып җибәрергә дә куркыныч – яшьләр төркемнәргә бүленеп сугышалар, кеше үтерәләр, талыйлар иде. Бетте бит мондый хәл. Хокук саклау органнарының гына түгел, татар теле укытучыларының да өлеше зур, дип уйлыйм мин. Үзем авыл укытучысы буларак, шәһәр мәктәбендә укучы Маша, Ваняларга татар телен камил өйрәткән мөгаллимнәр алдында башымны иям. (Рус укучылары татар телен камил белгән ачык дәресләрдә күп булдым.) Тел укытучысының бурычы татар теленең нечкәлекләрен, әдәбиятны белдерү генә түгел, әдәп-әхлак тәрбияләү икәнне һәрберебез истә тотып эш итә.

Үзебезнең Лаеш муниципаль районы МБГБУ “РФ Герое Ахметшин М.Р. исемендәге Атабай урта гомуми белем мәктәбе”нә күчсәк, ике татар теле белгече укытабыз – Хәмитова Ландыш Тәлгатовна һәм мин. Икебез дә югары категорияле. Ел саен мәктәп рейтингына олимпиадалар буенча иң күп өлешне татар теле һәм әдәбияты бирә. Быел да муниципаль этапта ике җиңүчебез, 5 призерыбыз булды. Укучылар белән, фәнни эшләр язып, фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда даими катнашабыз, төрле бәйге-конкурсларда урыннар яулыйбыз. Курслардан тыш та, белемебезне күтәрү максатында, эзләнәбез, дәресләрдә яңа технологияләрне файдаланабыз, фәнни мәкаләләр язып бастырабыз. Узган җәйдә КФУ оештырган БРИга багышланган курс узсак, быел РИПның инновацион технологияләргә багышланган семинарында катнаштык.

Әйе, һәр татар теле укытучысы кебек, без дә милләтпәрвәр. Милли мәктәпнең, укучыларыбызның язмышы туган тел язмышына, ахыргы чиктә халкыбыз язмышына барып тоташканын белеп эш итәбез, татар телебез, аның яшәеше, сафлыгы өчен, кулыбыздан килгәнчә, көрәшәбез. Милли мәктәп булып яшәр өчен, матди һәм техник яктан бөтен мөмкинлекләр бар. Мәктәбебез — республикада иң матур мәктәпләрнең берсе, тик беренче капиталь ремонттан соң салкын иде. Үткән уку елында Атабай мәктәбенә Сириядә батырларча һәлак булган РФ Герое Ахметшин Марат Радикович исемен бирделәр, Татарстан президенты Миннеханов Р.Н. катнашында Геройга бюст ачылды. Батырның әтисе Радик Ахметшинның президентка мөрәҗәгате нәтиҗәсендә, мәктәбебездә икенче капиталь ремонт бара.Әйе, авылыбыз мәктәбенең милли мәктәп булып, гөрләп яшәр өчен, бөтен мөмкинлекләре бар. Сыйныф бүлмәләре заманча җиһазланган. Ике автобус йөреп тора. Конкурс-бәйгеләргә барыр өчен, техника ягыннан бернинди проблема юк. РФ Герое Ахметшин М. Р. исемен йөртүнең никадәр җаваплы икәнен аңлап, без, укытучылар, ныклы белем бирергә һәм заманча шәхесләр тәрбияләргә омтылабыз. Тик без чыгарган укучылар киләчәктә дә конкуренциягә ярашлы универсаль шәхес кенә түгел, туган телне һәм аның әдәбиятын, халкыбыз тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белгән милли җанлы кешеләр булып калсыннар иде. Ә моның өчен милли мәктәпләрне яшәтергә, гади укытучыдан алып, президентыбызга кадәр туган тел, татар халкы язмышы өчен көрәшергә кирәк. Мәктәп җитәкчесе итеп һәркайда милли җанлы җитәкчеләрне куярга иде!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *