Чәчәк. Чәчәк төзелеше

(VI сыйныфта биология дәресе)

Илһамия ШӘРИПОВА,

Теләче районының Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы

Максат. Ябык орлыклы үсемлекләрдә чәчәкнең генератив орган булуы турындагы белемнәрне формалаштыру; чәчәк төзелеше белән таныштыру; чәчәкнең биологик әһәмиятен ачу; ике җенесле һәм аерым җенесле, бер һәм ике өйле чәчәкләр турында мәгълүмат бирү; карточкалар, гербарийлар, технологик карталар белән эшләү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар: чәчәкнең  төп өлешләрен аерып күрсәтү;  чәчәкнең үсемлектә үрчү органы икәнен ачыклау, чәчәкләрнең төзелешендәге аермалыкларга карап, аларның төрле семьялыкларга бүленүен төшендерү; чәчәкләрнең табигатьтә һәм эстетик әһәмиятен билгеләү; укучыларда сакчыл караш тәрбияләү.

УУГ.   Шәхси УУГ:  белем күнекмәләре формалаша, программа  материалын үзләштерүдә кызыксынучанлык, танып – белүчәнлек арта, иптәшләре һәм укытучы белән аралашканда коммуникатив компетентлык  үсә.

Регулятив УУГ: эш  максатын билгеләү, аны планлаштыру һәм чишүгә омтылу; үз гамәлләрен контрольдә тоту.

Коммуникатив УУГ: информацияләрне эзләү, барлау вакытында

группада һәм парлар белән эшләгәндә укытучы һәм иптәшләре белән   әңгәмә диалогта катнашу.

Танып- белү  УУГ:  текст, рәсемнәр, табигый объектлар белән эшләү;  нәтиҗә ясау, йомгаклау, күзәтү, барлыкка килгән нәтиҗәләрне аңлата белү.

 Көтелгән нәтиҗәләр:

Укучы белергә тиеш:

– чәчәк – үзгәргән, кыскарган бәбәк;

– гади һәм икеле чәчәк тирәлегенең аермасын;

– дөрес һәм дөрес түгел чәчәкләрнең билгеләрен;

– серкәлек һәм җимешлекнең төзелешен;

– ике һәм аерым җенесле чәчәкләрнең үзенчәлеген;

Бер өйле һәм ике өйле үсемлекләрнең билгеләрен;

Укучы  чәчәкнең өлешләрен таный һәм әйтә белергә тиеш; дөрес һәм дөрес түгел чәчәкләрне, ике һәм аерым җенесле чәчәкләрне аера белергә тиеш, бер өйле, ике өйле үсемлекләрне таный алырга тиеш, серкәлек һәм җимешлекнең өлешләрен аерып күрсәтә белергә тиеш.

Төп төшенчәләр: җимешлек, серкәлек, таҗ, кәсә, чәчәк түшәге, җимшән, серкәчләр, җимешлек авызы, баганасы, серкә җебе.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү.   

Җиһазлау: проектор, презентация, табигый чәчәкле үсемлекләр (гөлләр), лупа, инструктив карточка.

Дәрес барышы

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы

– Хәерле көн, укучылар! Урыннарыгызга утырыгыз да, бер-берегезне елмаеп сәламләгез. Урамда көз, тышта суык, күңелсез. Ләкин без елмаюларыбыз белән бер-беребезгә җылылык өстәрбез, көч бирербез. Безнең үгенге дәресебез без өйрәнгән барлык дәресләр арасында иң-иң матуры булсын әле. Һәм дәрестә активрак, бердәмрәк, эшләү өчен, безгә тагы да рәхәтрәк булсын өчен, мин сезгә   шигырь укып китәм.

Шау чәчәккә дөнья күмелә,

Җиһан тула кошлар моңына.

Мәхәбәттән ярлар тулып ташый,

Матурлыктан җаннар җылына.                           (2 нче слайд)      

  1. Белемнәрне актуальләштерү   

Укытучы. Яңа темага керешкәнче, без үткән дәрес материалын кабатлап китәрбез. Мин сезгә әкият сөйләрмен, гади генә әкият түгел. Ә серле әкият. Әкияттән менә шул сер – табышмакны табарга тиеш инде сез.

«Яшәгән, ди, бер тузганак. Кояш нурларына үзенең матур таҗларын ачып җибәрүе булган – ял итәргә дип, аңа бер күбәләк очып кунган,. Якыннан гына сыер үтеп баруын күргән тузганак куркудан калтырый башлаган.

– Ник куркасың? – дигән күбәләк.

– Ничек курыкмыйм, сыер минем яфракларымны ашап бетерә бит. Ә мин яфракларсыз … (сулый алмыйм, суны парга әйләндерә алмыйм, органик матдәләр ясый алмыйм). Сыер гына үтеп киткән, бер малай йөгерә икән.

– Ә хәзер нәрсәгә куркасын, малай синең яфракларыңны ашамый ич инде? – дигән күбәләк.

– Ул минем сабагымны өзеп алыр, ә аннан башка мин ничек … (туклыклы матдәләремне яфрактан – тамырга, тамырдан суны яфракларга йөртермен икән соң?). Малайның йөгереп китүе генә булган, балыкчылар килеп суалчан казый башлаганнар. Тагын да күберәк курыккан тузганак.

– Нәрсә булды инде тагын? – дигән күбәләк.

– Соң алар суалчан эзләгәндә, минем тамырыма зыян китерерләр, ә ул миңа … (туфрактан су һәм минераль матдәләр алырга ярдәм итә, аннан башка мин сулам, үләм).

– Тормышың бик авыр икән инде синең, – дип, күбәләк очып киткән» (3 нче слайд)

Укытучы. Шулай итеп, без үткән дәрес темасын әкият-табышмак белән кабатладык, хәзер сез белемнәрегезне тестлар аша тикшереп карарсыз. (Укучылар тест эшли.)

III. Яңа теманы өйрәнүгә мотивация

Тема һәм дәреснең бурычларын формалаштыру. Кереш әңгәмә.

Укытучы. Без сезнең белән үсемлекнең төп органнарын карап киттек. Үсемлекнең яфраклары, сабагы, бөреләре бәбәкне берләштерә. Болардан тыш, үсемлекнең тагын нәрсәләре бар икән? Игътибар белән мине тыңлагыз әле. (4 нче слайд)

«Бакчада бик күп төрле чәчәкләр үскән. Араларында югарыдан гына күзәтеп утыручы тыйнак көнбагыш чәчәге дә булган. Аның башка чәчәкләргә мөрәҗәгать итәсе килгән һәм сүз башлаган:

– Без бу бакчада сезнең белән бик күптәннән яшибез, ләкин бер- беребез турында бик аз беләбез. Карагыз әле, кайберләрегез шундый охшаш, бәлкем сез абыйлар һәм сеңелләрдер?

Чәчәкләр моны ишетеп, аптырап калганнар, күбесенен үзләренең туганнарын, кардәшләрен табасы килгән. Ләкин моны ничек эшләргә? Нинди билгеләр буенча эзләргә?».

Укучылар, бәлкем бу билгеләрне сез табып бирерсез һәм чәчәкләргә булышырсыз? Әкияттә сүз нәрсәләр турында барды?

– Чәчәкләр турында.

– Безнең бүгенге темабыз да – «Чәчәкләр». (Укучылар дәфтәрләргә теманы язып куялар.) (5 нче слайд)

Проблемалы сорау кую.                               

Укытучы. Әйе, чәчәкләр элек-электән кешеләрне хуш исләре һәм матурлыклары белән үзләренә тартып торган. Моннан 6 мең еллар элек үк кеше үзенең яши торган урынын (торагын, өен) чәчәкләр белән бизи торган булган. Роза һәм лотос чәчәге беренче декоратив чәчәкләр булып саналган. Алар белән биналарны, аксөякләрнең сарайларын бизәгәннәр. (6, 7 нчы слайдлар) Мисыр акчаларында да лотос чәчәге сурәте булган. Бүгенге көндә ул кыйммәтле азык үсемлеге булып санала. Озак еллар Һиндстан, Кытай, Япония халкы аны үрчетү белән шөгыльләнгән. Дөрес, матур чәчәкләрне һәркем ярата, һәркемнең үзенә ошаган чәчәге бар. Ләкин уйлап карыйк әле:  табигать чәчәкләрне ник барлыкка китерде икән? Һәрхәлдә, безнең кузләрне назлап сөендерер өчен генә түгел инде. Без аларны җыеп вазага куяр өчен генә дә түгел. Димәк, аларның башка  роле, функциясе бар инде.

– Миләш агачының чәчәкләре коелгач, нәрсәләр барлыкка килә?  (Көзен кызыл тәлгәшләр.)

– Тузганак сары чәчәген нәрсәгә алыштыра? (Очып китүче «парашют»ларга.)

– Ә янып торучы мәк таҗлары коелганнан соң, тартмада нәрсәләр барлыкка килә? (Вак орлыклар) (8 нче слайд)

– Шулай булгач, чәчәкләр үсемлеккә нәрсә өчен кирәк? (Җимеш һәм орлыклар барлыкка китерү өчен.)  

Укытучы. Әйе, чәчәк – үсемлекнең үрчү органы яки үзгәргән кыска  бәбәк. (9 нчы слайд) Ә хәзер слайдка игътибар белән карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  1. Барлык усемлекләрнең дә чәчәкләре бармы? (Бары тик ябык орлыклы үсемлекләрнең генә чәчәге була.). (10 нчы слайд)
  2. Барлык чәчәкләр дә бертөрлеме? (Чәчәкләр формалары, төсләре, таҗларының саннары, катламнары белән аерылып тора.) (11 нче слайд)

Укытучы. Дөньяда иң авыр үсемлек – Раффлезия, аның аврлыгы 10 кг га кадәр җитәргә мөмкин.

Амазонкадагы су лилиясенең таҗлары 2 м га кадәр була ала.

Титаник аморфофаллус – иң биек чәчәк, озынлыгы 2.5 м га җитә һәм бик сасы, үзеннән бозылган йомырка һәм балык исе килә.

Ә менә вольфия үсемлегенең чәчәге иң кечкенәсе 0,5 мм гына.

           Стрелиция дигән чәчәкне икенче төрле оҗмах кошы дип атыйлар, аны Африканың тропик урманнарында гына очратырга момкин. (12 нче слайд)

Күргәнебезчә, чәчәкләр бик тә төрле. Димәк, без чәчәкләрнең һәрберсенә хас уртак билгеләрен өйрәнергә тиеш булабыз.

(Укучылар максатны формалаштыралар.)

– Чәчәкләрнең төзелешен өйрәнү.

– Чәчәкләрнең табигатьтә ни өчен кирәклеген ачыклау. (13 нче слайд)

  1. Яңа теманы өйрәнү

Дәреслек белән эш. (59 нчы бит.) Укучылар «Алмагач чәчәге төзелеше» текстын мөстәкыйль укыйлар, түбәндәге сорауларга җавап бирәләр һәм тиешле чәчәк өлешләрен атыйлар.

  1. Чәчәкнең төп өлешләренә нәрсәләр керә? (Җимешлек, серкәчләр)
  2. Чәчәк тирәлеген нинди яфракчыклар барлыкка китерә? (Эчке яфракчыклар – таҗ, тышкы яфракчыклар – кәсә)
  3. Чәчәк үсемлек белән ничек тоташа? (Чәчәк сабы, чәчәк түшәге белән)
  4. Серкәлек нинди өлешләрдән тора? (Серкәлек, серкәч җебе)
  5. Җимешлек нинди өлешләрдән тора? (Җимешлек авызчыгыннан, баганачыктан, җимшәннән)

(Укытучы 14 – 15 нче слайдларда терминнарны күрсәтеп, дөресләп бара.)

Физкультминутка

Укучылар торып баса. Укытучы аңлата: «Әгәр мин чәчәкле үләннәрне атасам, сез кулларыгызны баш өстендә чабасыз, әгәр чәчәк атучы агачларны  атасам, кулларыгызны артта чәбәклисез, әгәр чәчәксез үсемлекне атасам, урыннарыгызга утырасыз».

Бәрәңге, кабак, миләш, роза, ландыш, алмагач, кыяр, кычыткан, нарат.

Укытучы. Чәчәк тирәлеге кәсәдән һәм таҗдан тора. Андый тирәлек ике катлы тирәлек дип атала. Чәчәк тирәлеге бертөсле булса, ул гади чәчәк тирәлеге була. (16 – 18 нче слайдлар)

Әгәр чәчәктә берничә симметрия яссылыгы үткәреп була икән, мондый чәчәкләр төзек чәчәкләр дип атала. Әйтик, алмагач, чия, каен җиләге һ.б., ә инде бер генә симметрия яссылыгы үткәрергә мөмкин булса, андыйларны төзек булмаган чәчәкләр дип атыйлар. (19 нчы слайд)

Күп кенә үсемлекләрнең чәчәкләрендә серкәчләр дә, җимешлекләр дә була. Болар – ике җенесле чәчәкләр. (20 нчы слайд)

Барыгызның да кукурузны күргәне бар инде. Аның очында –  себерке чәчәкләр, ә аста, сабагында – чәкән чәчәкләр.

– Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бер үсемлектә ике төрле чәчәкләр?

– Чәчәкнең кайсы өлешендә бөртекчә – орлык өлгерә? (Җимешлектә)

– Димәк, чәкән чәчәкләр җимешлекле чәчәкләр була икән, ә себерке чәчәкләр серкәчле чәчәкләр була. Мондый чәчәкләрне аерым җенесле чәчәкләр дип атыйлар. Андый чәчәкләргә тагын кыярны кертеп була. (21 нче слайд)

Бу үсемлекләрне без бер өйле үсемлекләр дип атыйбыз. Аларда җимешлекле чәчәкләр дә, серкәчле чәчәкләр дә бер үсемлектә үсеш алган. Ә менә серкәчле чәчәкләре – бер үсемлектә, җимешле чәчәкләре икенче үсемлектә булган чәчәкләрне ике өйле үсемлекләр дип атыйлар. Аларга тупыл, тал, сырганакны мисал итеп китерергә була. (22 нче слайд)

(Укытучы чәчәк формуласы һәм чәчәк өлешләренең символикалары белән таныштыра.) (23 – 24 нче слайдлар)

  1. Белемнәрне системага салу
  2. Гамәли эш. Укучылар инструктив карта ярдәмендә чәчәк өлешләрен карап тикшерәләр һәм таблицага тутыралар.

Җиһазлау: тере чәчәкләр, лупалар.

Инструктив карточка

  1. Чәчәкне карагыз .
  2. Чәчәк сабын, чәчәк түшәген, таҗларын, кәсә яфракларын, җимешлек һәм серкәлеген табыгыз.
  3. Чәчәк өлешләрен санап, таблицага тутырыгыз.
                     Чәчәк төзелеше

 

Чәчәк өлешләре Саны Рәсеме

 

Чәчәк сабы
Чәчәк түшәге
Кәсә яфраклары
Чәчәк таҗлары
Серкәлек
Җимешлек

               

  1. Гамәли эшнең нәтиҗәләрен тикшерү.

Укучылар үз эшчәнлекләренә анализ ясыйлар, белемнәрне гомумиләштерәләр, нәтиҗә ясыйлар.

  1. Яңа үзләштергән белемнәрне ныгыту

Карта-шар өчен биремнәр. (25 – 26 нчы слайдлар)

  1. Ачык төсе белән серкәләндерү өчен бөҗәкләрне җәлеп итә.
  2. Чәчәкнең ана үрчү органы яки аннан җимеш барлыкка килә.
  3. Чәчәкнең ата үрчү органы.
  4. Яшел төстәге кечкенә яфракчыклар.
  5. Җимешлек, серкәчләр, таҗ һәм кәсә яфракчыклары урнашкан урын.
  6. Нечкә сабакчык.

(Укытучы җаваплар битен ача һәм бергәләп тикшерәләр.)

  1. Таҗ яфракчыклары. 2. Җимешлек. 3. Серкәчләр. 4. Кәсә яфракчыклары. 5. Чәчәк түшәге. 6.Чәчәк сабагы.

VII. Дәресне йомгаклау (27 нче слайд)

– Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

Бик күп төрле чәчәкләр

Сабантуйга җыелган.

Яңгыр үтте, җил тынды,

Күр салават күперен –

Бар да шуннан коелган:

Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

Һәм без тиз генә такыялар үрәбез. Әйтегез әле, бер такыяга кимендә ничә чәчәк өздегез? (20 – 25чәчәк) Безнең класста өч кыз, димәк, барлыгы ничә чәчәк кирәк була? (60 – 75 чәчәк) Ә моның нәтиҗәсе нинди? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Укытучы. Дөрес, чәчәкләр күпләп юкка чыга. Бу – үз чиратында, кайбер үсемлекләрнең бөтенләй Җир йөзеннән юкка чыгуына китерергә мөмкин. Бүгенге дәрес барышында куелган проблемалы сорауга җавап бирик инде.

Укучылар. Чәчәкләр үсемлекләргә үрчү өчен кирәк. Ләкин кешелек моның чарасын күргән һәм юкка чыгу куркынычы янаган үсемлекләрне Кызыл китапка туплаган.

Укытучы. Бик дөрес. 28 нче слайдта сез безнең районның саклауга мохтаҗ үсемлекләрен күрәсез.

VIII. Өйгә эш

11 нче параграфны укырга. Өегездә үзегез белгән чәчәкләр турында Интернет чыганаклардан мәгълүмат  аласыз, кемгә тагын да югарырак билге кирәк, алар чәчәкләр турында әкият уйлый.

  1. Рефлексия (29 нчы слайд)

Укытучы. Ян-яктагы партнерыгызга бәя бирегез.

– Син молодец, булдырдың!

– Мин синең дәрестәге эшчәнлегеңнән кәнәгать.

– Син тагын да тырышыбрак эшли ала идең.

Үз-үзегезгә бәя бирегез.

– Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем. Сыйныфташларыма да булыша алам. («5» билгесе)

– Яхшы эшләдем. Дәрес материалын аңладым. («4» билгесе)

– Яхшы эшләдем, ләкин иптәшем ярдәменнән баш тартмыйм. («3» билгесе)

  1. Укытучының йомгаклау сүзе (30 – 31 нче слайдлар)

– Бер патшаның өч улы булган. Бары тик берсе генә аның дәвамчысы була алган. Ләкин улларының өчесе дә бик акыллылар, батырлар икән. Берничек тә уртак фикергә килә алмагач, патша, үз янына аксакалны чакыртып, аңардан яхшы киңәш сорый. Аннары улларын чакыра да әйтә:

– Минем илчелек эшләре белән китәсем бар, менә сезгә чәчәк орлыклары, мин кайткач кире үземә бирерсез, кайсыгызныкы яхшырак саклана, шул – минем дәвамчым була, – дигән дә китеп барган.

– Бу орлыклар белән нишлим инде мин? – дигән беренче малай һәм аларны сейфка салып куйган.

– Әгәр абыем кебек сакларга салып куйсам, алар бозылырлар, – дип уйлаган икенче малай. – Мин аларны базарга барып сатыйм да, әтием кайткач, яңаларын, тагын да яхшыларын сатып алырмын, — дигән.

Ә өченче малай бакчага чыккан да кайда буш урын бар, шунда орлыкларны сипкән.

Берничә елдан әтиләре кайткач, беренче улы сейфны ачып җибәргән, ә анда – шиңгән, күгәргән орлыклар. Икенче улы кибеткә чыгып йөгергән һәм орлыклар сатып алып әтисенә күрсәткән.

– Болар минем орлыклар түгел, минекеләр  яхшырак иде, – дигән әтисе.

Өченче улы әтисен миллионлаган чәчәк үсүче бакчага алып чыккан. Болар – синең орлыкларың, алар өлгергәч,  мин аларны сиңа бирермен дигән улы.

– Син минем дәвамчым булырсың. Орлыкларны бары тик шулай итеп кенә саклап була! – дигән патша.

           Укытучы. Минем дә сезгә символик рәвештә орлыклар бирәсем килә. Беренчедән, бу орлыклар сезнең алдагы белемнәрегезнең чәчәкләренә, җимешләренә әйләнсен иде. Икенчедән, бу орлыклардан үскән чәчәкләрне сез яраткан кешеләрегезгә, әниегезгә, яраткан укытучыларыгызга,  дусларыгызга бүләк итәрсез, дип уйлыйм. Күнелегез һәрвакыт чәчәкләр кебек матур, якты булсын. Уңышлар сезгә!

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *