Дәрдемәнднең «Кораб» шигырендә милләт язмышының чагылышы

(X сыйныф, татар төркеме)

Әлфия ӘСЛӘМОВА,

Башкортстан Республикасы Борайдагы 2 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максатлар: Дәрдемәнднең тормышы үәм иҗаты турында белгәннәрне системага салу; укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү; укучыларның туган телгә, Ватанга, туган халкына булган сөю, хөрмәт, горурлык хисен арттыру.

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Гаҗәеп матур көн бүген! Әйтерсең, бүгенге көн безне матур эшләр башкарырга, бер-беребезгә җылы сүзләр әйтергә, дөньяны яратырга чакыра! Бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Сез әзерме, укучылар?

Яхшы. Игътибарыгызны экранга юнәлтүегезне сорыйм.

(Дәрдемәнднең иҗатына багышланган презентация карау)

Укытучы: Укучылар, шушы презентацияне карагач, дәреснең темасы нинди булыр дип уйлыйсыз?

  1. Дәрдемәнднең тормышы һәм иҗаты турында.
  2. Закир Рәмиев турында.
  3. Дәрдемәнднең әсәрләрен өйрәнәчәкбез.

Укытучы. Дөрес, Дәрдемәнд турында сөйләшәчәкбез. Ә бүгенге дәреснең темасы «Дәрдемәнднең «Кораб» шигырендә милләт язмышының чагылышы».

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге көнне һәм теманы языгыз.

(Укытучы тактага көнне һәм теманы яза.)

Укытучы. Сезгә алдагы дәрестә өй эше итеп, Дәрдемәнд турында мәгълүматлар укып килергә кушылган иде. Дәрдемәнд турында нәрсәләр белеп килдегез?

Укучы: Дәрдемәнд 1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргәнавылында туа. Аны үзебезнең Башкортстаннан чыккан шагыйрь диеп тә әйтеп була.

Укучы. Абыйлы-энеле Рәмиеваларга аталарыннан алтын ятмалары күчә. Алар бик бай булалар. Хәйряче буларак билгеле булалар.Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, уннарча мәктәпләр тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр. Алтын ятмаларын арендага биреп торган башкортларның авылларында үз хисапларына мәчетләр төзегәннәр, мәдрәсәләр ачканнар.

Укучы. Шакир белән Закир Рәмиевләр матбугатчылар. «Вакыт» гәзитендә, «Шура» журналында эшлиләр.

Укучы. Октябрь революциясеннән соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра. З.Рәмиевның шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр.1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.

Укытучы: Бик яхшы, укучылар! Димәк, Дәрдемәнд – талантлы шагыйрь, матбугатчы, хәйрияче, 20 нче йөз башы татар мәдәни күтәрелешен матди яктан тәэмин итүчеләрнең берсе – Мөхәммәтзакир Рәмиев. Дәрдемәнд – ул шагыйрьең тәхәллүсе: «моңлы зат», «хәсрәт чигүче», «кайгылы кеше» мәгънәсен белдерә. Бүген без Закир Рәмиевның «Кораб» шигыренә тукталачакбыз.

  1. «Исә җилләр…» шигырьләр җыентыгыннан укытучы “Кораб” шигырен укый.
  2. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты – Марат Шәрипов “Кораб” шигырен укый.

(Видеоязма карау)

  1. Укучылар, кайсыгыз “Кораб” шигырен сәнгатьле итеп укып күрсәтергә тели?

(ике укучы шигырь укый)

  1. «Кораб» шигыренең кыскача эчтәлеге нидән гыйбарәт?

Укучы. Диңгездә кораб йөзә. Берзаман көчле шторм чыга һәм кораб һәлакәт алдында кала.

Укытучы. Әйе, кораб һәлакәт алдында кала. Уйлап карагыз! Авторның әйтәсе килгән сүзе гади бер корабның штормга юлыгуы микән! Шагыйрь кораб образы аша нәрсәне сурәтләргә тырышкан? Нинди кораб ул?

Укучы. Дәрдемәнд үзенең шигырендә кораб образы аша халыкны күрсәтергә тырышкан.

Укучы. Дәрдемәнд үзенең шигырендә кораб образы аша тормышны, яшәүне күрсәтергә тырышкан дип уйлыйм.

Укытучы. Яхшы, ә минем уйлавымча, бу ил корабы, укучылар. Ил корабы – символик образ. Бу образга нинди мәгънә салынган?

Укучылар. Ил, халык, милләт тормышы.

Укытучы. Шагыйрь нинди хис белән сөйли?

Укучылар.: Шагыйрь тирән борчылу хисе белән сөйли.

Укытучы. Нигә борчыла? Шигырь 1908 елда язылган. Бу чорда Русия территориясендә нинди вакыйгалар була?

Укучы. Бу зур үзгәрешләр чоры була. Революцияләр, реформалар һәм башка вакыйгалар. Шул үзгәрешләр аркасында халык югалып калмасмы? Дәрдемәнд шул турыда уйлана дип уйлыйм.

Укытучы. Минемчә, автор халыкның бүгенгесен, үткәнен, киләчәген сурәтли. Сез ничек уйлыйсыз? Үткәне, әлегесе, киләчәге ничек чагыла шигырьдә?

Укучы. Үткәне – бик күп юллар үтеп, кораб йөзеп килә.

Укучы. Бүгенгесе – шторм чыгуы, көчле дулкыннар булуы.

Укучы. Киләчәге – билгесез.

Укытучы. Әсәр тоташ символик образлардан тора. Әйдәгез һәрбер образга аерым тукталыйк.

Укучылар. Диңгез – тормыш, шаулавы – вакыт агышы, җил — илдә барган үзгәрешләр, дулкын – язмыш, тормышны үзгәртердәй көч.

Укытучы. Көчле җил вакытында кораблар исән каламы? Кайсы очракта?

Укучылар. Бердәм, нык, көчле команда булса, дулкыннарны оста кабул итсәләр.

Укытучы. Нәтиҗә ясыйк, милләт корабы исән калырмы? Аның киләчәге өметлеме?

Укучы. Әгәр халык бердәм, тату булса, ил корабының киләчәге өметле.

Укытучы. Шигырь буенча фикер алышканнан соң, без аның темасын һәм идеясен билгели алабыз. Аларны билгеләгәнче, без әдәбият теориясенә тукталабыз. Моның өчен без Votum системасын кулланып, интерактив тест үткәрәбез. Кулыгызга пультларны алыгыз, дөрес җавапны билгеләгез.

  1. Нәрсә ул тема?

а) Язучы игътибар иткән тормыш күренеше; “әсәр нәрсә турында” дигән сорауга җавап бирүче; тормыш-чынбарлыкның вакыт һәм урын ягыннан төгәлләштерелгән, атап әйтелгән, тасвирлап бирелгән вакыйгаларга, күренешләргә, кеше язмышларына әйләндерелгән рәвеше;

ә) Әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар аша сурәтләнешендә бирелгән төп фикер. Тема куйган мәсьәләнең, сорауның җавабы. Әлеге темага мөнәсәбәтле вакыйгалар сайлап, сюжет сөйләп, автор нәрсә әйтергә теләвен белдерә;

б) Авторның теге яки бу күренешне иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә хасил була. Кеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган кемнеңдер, нәрсәнеңдер тышкы кыяфәте, сыйфаты, рәвеше. Кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сурәт тә күздә тотыла.

  1. Нәрсә ул идея?

а) әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар аша сурәтләнешендә бирелгән төп фикер. Тема куйган мәсьәләнең, сорауның җавабы. Әлеге темага мөнәсәбәтле вакыйгалар сайлап, сюжет сөйләп, автор нәрсә әйтергә теләвен белдерә;

ә) авторның теге яки бу күренешне иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә хасил була. Кеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган кемнеңдер, нәрсәнеңдер тышкы кыяфәте, сыйфаты, рәвеше. Кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сурәт тә күздә тотыла;

б) язучы игътибар иткән тормыш күренеше; “әсәр нәрсә турында” дигән сорауга җавап бирүче; тормыш-чынбарлыкның вакыт һәм урын ягыннан төгәлләштерелгән, атап әйтелгән, тасвирлап бирелгән вакыйгаларга, күренешләргә, кеше язмышларына әйләндерелгән рәвеше[1].

  1. Нәрсә ул образ?

а) авторның теге яки бу күренешне иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә хасил була. Кеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган кемнеңдер, нәрсәнеңдер тышкы кыяфәте, сыйфаты, рәвеше.

ә) кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сурәт тә күздә тотыла. Язучы игътибар иткән тормыш күренеше; “әсәр нәрсә турында” дигән сорауга җавап бирүче; тормыш-чынбарлыкның вакыт һәм урын ягыннан төгәлләштерелгән, атап әйтелгән, тасвирлап бирелгән вакыйгаларга, күренешләргә, кеше язмышларына әйләндерелгән рәвеше.

б) әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар аша сурәтләнешендә бирелгән төп фикер. Тема куйган мәсьәләнең, сорауның җавабы. Әлеге темага мөнәсәбәтле вакыйгалар сайлап, сюжет сөйләп, автор нәрсә әйтергә теләвен белдерә.

Укытучы. Тестны тәмамладык, нәтиҗәләрне карадык. Теорияне искә төшердек. Димәк, «Кораб» шигыренең темасы һәм идеясе нидән гыйбарәт?

Укучылар. Темасы – автор татарлар һәм аларны көткән сынаулар турында яза. Идеясе – нык, бердәм, көчле булса, милләтнең киләчәге өметле.

Укытучы. Әсәрнең теленә игътибар итик. Нинди тел-сурәтләү чаралары кулланылган? Һәрберегезне компьютерлар артына утырырга чакырам. Хәзер компьютерда диктант язабыз. Кулларга «Кораб» шигырен алдык, аннан тел сурәтләү чараларын (аллегория, инверсия, метафора) эзләп табабыз.

Укытучының шәхси сайтындагы әдәбият теориясе бүлегендәге мәгълүматлар белән куллана аласыз. Шулай ук, тактада «Компьютерда татар хәрефләренең урынлашуы» таблицасы бар, ярдәмгә куллана аласыз.

(Укучылар компьютерда диктант башкаралар)

(Аллегория- символик образлар: җил, дулкын, кораб, диңгез.

Инверсия: шаулый диңгез, чыкты җилләр, купты дулкын һ.б.

Метафора:

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?)

Ял минуты

Укытучы. Укучылар, мине сезгә ял минуты үткәреп алырга тәкъдим итәм. Сез ризамы?

– 8март – Халыкара хатын-кызлар көне булачак. Мин әниемне мондый рәвештә тәбрик итәчәкмен:

“Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Без сине, әнкәй, яратачакбыз, яратырбыз! Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен, Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен!”

Сезгә иҗади бирем: татар телендә, 4–5 җәенке җөмлә кулланып, я әниләрегезне, я әбиегезне, я апагызны, дус кызыгызны яки укытучыгызны 8 март бәйрәме белән котлау тексты язарга. Киттек!

(Укучылар талгын музыка астында иҗади эш башкаралар. Язып бетергәч, язган котлауларны укып күрсәтәләр.)

Афәрин! Менә сезнең якыннарыгызга бәйрәм котлавы әзер! Рәхим итеп кулланыгыз!

Җыр тыңлана. Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров башкаруында һәм заманча яңгырашта, Хәйдәр Гыйлфанов башкаруында «Кораб» җыры.

Укытучы. Укучылар, хәзерге көндә бу проблема актуаль яңгырыймы? Безнең чорда, безнең мохиттә туган халкыбызның, туган телнең нинди проблемалары (мәсьәләләре) бар? Кем ничек фикерли?

Укучылар.

– туган телен белмәү, белергә теләмәү, бигрәк тә шәһәр балалары;

– халкыбызның тарихы, традицияләре онытыла бару;

– туган тел белән кызыксынмау;

– татарча җырлар тыңламау;

– татар кинофильмнары аз булу;

– татарча чаралар аз булу һ.б.

Укытучы. Һәр милләтнең үз проблемалары, үз авырлыклары бар, шулай бит? Һәр халык үзенең милләтен саклап алып калырга, үз телен белергә, гореф-гадәтләрен онытмаска, милләтенә тугры калырга тиеш, укучылар. Мин сезне әнә шул мәсьәләләрне хәл итүгә зур көч салып барган, әлеге вакытта милләтебезнең киләчәгенә битараф булмаган, туган телне үстерергә, саклап калырга тырышучы, аның мәдәниятен пропагандалаучы милләтпәрвар егетләр һәм кызлар белән таныштырасым килә. Ул – Башкортстан татар яшьләре оешмасы әгъзалары һәм Казан шәһәрендә эшләп килгән Бөтендөнья Татар яшьләре форумы әгъзалары.

(Видеоязма карау).

Күреп торуыгызча, мин дә шул чараларда актив катнашып барам. Сезне – укучыларымны да шуңа чакырам!

– Димәк, шул мәсьәләләрне хәл итү өчен безгә нинди эшләр башкарырга кирәк? Укучылар, шәхсән үзегез милләтебезнең якты киләчәге өчен, туган телебез онытылмасын өчен җәмгыятькә нинди өлеш кертер идегез?

Укучылар.

балаларыма татар телен өйрәтер идем;

режиссерга укып чыгып, татарча кинофильмнар төшерер идем;

татарча гәзитләр күбрәк чыгарыр идем;

– балаларыма татар исемнәре кушар идем;

– мәдрәсә төзетер идем һ.б.

Укытучы. Афәрин, укучылар. Сез бу максатларыгызга һичшиксез ирешерсез дип ышанам! Туган телебезне яратып, хөрмәт итеп, милләттәшләребез белән бергә булып, бердәм булып яшәргә язсын безгә!

Дәрдемәнд дөнья агышы, кеше язмышы, татар халкының үткән, әлеге, киләчәк заманы турында фикерли. Дөньяның язмыш ирегенә буйсынып яшәвенә борчыла, үзенең дә, халыкның да диңгездәге кораб хәлендә калуын күз алдына китерә. Борчылу хисенең сәбәбе – әдипнең язмышы турында һәм милләтенең язмышы турында уйланулары.

Рефлексия.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә катнашуыгызны, үзегезнең никадәр өлешегезне кертүегезне өстәлегездә яткан татар смайчыклары белән бәяләвезене сорыйм.

Өй эше:

  1. «Кораб» шигырен ятларга.
  2. Дәрдемәнднең тормышы һәм иҗаты турында презентация эшләп килергә.

Укытучы. Бүгенге дәрестә актив катнашканыгыз өчен, барыгызга да яхшы билгеләр куям. Дәресебез тәмам. Бик зур рәхмәт, булдырдыгыз!

[1] https://nsportal.ru/shkola/inostrannye-yazyki/drugie-yazyki/library/2014/12/06/dbiyattan-terminnar

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *