Әдәби әкият жанрына анализ

(Ә.Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әдәби әкиятен өйрәнүнең йомгаклау дәресе, V сыйныф)

Әнисә САТТАРОВА,

Балтач районы, Куныр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

укучыларның әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, анда катнашкан образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерә алуларына ирешү;

— әдәби әкият жанрын анализлый белү осталыкларына, сәнгатьле сөйләүләренә ирешү;

— батырлык, туган илгә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә бәйле нәтиҗә: әкияттәге образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерә белү, әхлакый нормаларны аңлап кабул итү; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: әсәрнең эчтәлеген ачканда белем һәм күнекмәләрне файдалана белү; проблеманы чишү; тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

Коммуникатив УУГ: иптәшләреңне тыңлый, аңлый, үз фикереңне әйтә, дәлилли белү, үзара хезмәттәшлекне оештыра белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра; тикшерә, бәяли белү.

Предмет нәтиҗәләр. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләренә ия булу.

Ресурслар:

  1. Ганиева Ф.Ә. Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014.
  2. Энциклопедия для детей. Биология. Под редакцией М.Аксеновой. – М.: Аванта+, Астрель, 2008.
  3. Презентация.

Предметара бәйләнеш: әдәбият , биология, музыка

Метод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.

Эшне оештыру төрләре: индивидуаль, парлап, төркемләп.

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру, мотивлаштыру

1.Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар.

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән.

Башлыйк, дуслар, дәресне

Шундый изге нияттән.

Тагын бер кат хәерле көн, балалар!

— Бер-берегезгә карап елмаеп исәнләшик.“Бай булмасаң – бай булма, тик белемгә сай булма”, — ди халык мәкале. Күреп торам: сез бик ягымлылар, матурлар. Шуның өстенә бүгенге дәрестә белемегезне дә күрсәтерсез дип ышанып калам. Сез менә шушы ( матур итеп бизәлгән кечкенә тартма күрсәтелә) тартма кебек күңел сандыгыгызны матур гамәлләр, сыйфатлар белән баетырсыз дип, әдәби юлга чакырам.

  1. II. Актуальләштерү

Укытучы. Сезнең һәркайсыгызның алдында юл карталары. Аларны алыйк һәм исем, фамилияләрне язып куйыйк.

— Парта өстендәге рәсемнәргә игътибар итик. Һәр төркемгә икешәр фотосурәт. Аларны нәрсә берләштерә? (Төркемнәрдә уйлыйлар, бер кеше җавап бирә.)

1 төркем. Ә Фәйзи – Уфа шәһәре.

Көтелгән җавап. Минем кулда Ә.Фәйзи портреты һәм Уфа шәһәре, язучы бу шәһәрдә туа.

2 төркем. Ә.Фәйзи – Г.Тукай.

Көтелгән җавап. Минем кулда Ә.Фәйзи һәм Г.Тукай портретлары, әдип “Тукай” романын язган һәм аңа шул романы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе бирелә.

3 төркем. Ә.Фәйзи – Мәргән һәм Болан рәсемнәре.

Көтелгән җавап. Минем кулда Ә.Фәйзи, Мәргән һәм Болан рәсемнәре, ул “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкиятенең авторы.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Шулай итеп, кем бүгенге дәреснең темасын әйтә алыр?

— Димәк, бүген Ә.Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте турында сөйләшербез. Дәрестә әкият буенча фикер алышырбыз һәм анализ ясарбыз. (Дәфтәрләргә число, сыйныф эше, теманы яздыру.)

III. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Укытучы. Әсәрнең жанрын билгелик. (Төркемнәрдә эш: әкият – әдәби әкият).

— Әкият жанры кайсы төр иҗатка карый? (Халык авыз иҗаты.)

1 төркем. Сезгә халык авыз иҗатының нинди жанрлары таныш?

2 төркем. Нәрсә ул легенда? (Юл карталарыннан файдалану. Өстәмә мәгълүмат: Ә.Фәйзи бу әкиятне төрки легендаларга нигезләнеп иҗат иткән.)

3 төркем. Әдәби әкияткә хас сыйфатлар. (Юл карталарыннан файдалану.)

Укучылар җавабы:

  1. Авторы билгеле, язма әдәбият, әдәби әсәр булып яши.
  2. Автор геройларны, аларның холкын, тышкы кыяфәтләрен, әйләнә-тирәне, вакыйгаларны күз алдына килерлек итеп, конкрет сурәтли.
  3. Автор позициясе сизелеп тора. (Кайсы геройны яратып, яки киресенчә тасвирлавы ачык күренә.)

Укытучы. Әдәби әкияткә хас сыйфатларны дәрес барышында тикшерербез, соңыннан нәтиҗә ясарбыз. Юлыбыз күңеллерәк, кыскарак та булсын дип, дәресебезне уен формасында үткәрербез. (Юл картасындагы һәр уен этабында белемнәрне бәяләү таблицасы һәм кагыйдәләре белән таныштыру.)

1 нче этап. Геройларны таны.

  1. Йөрәге юлбарысныкыдай кыю, күзләре лачынныкыдай үткен, аяклары боланныкыдай йөгерек. Бу кайсы герой? (Азат Мәргән)
  2. Серле матур күзле, зифа буйлы, алтындай сары чәчле. Кем турында сүз бара? (Алмас Иркә)

Укытучы. Автор аларны кайсы яктан тасвирлый? (Тышкы кыяфәтен, ягъни портретын.)

Портрет билгеләмәсен искә төшерү (юл карталарыннан файдалану.)

Үзбәя.

2 нче этап. Геройларга хас сыйфатлар.

Индивидуаль эш. (Юл карталарында бирелгән сыйфатлардан, геройларга хас билгеләрне аерып алу һәм нәтиҗә ясау.)

Азат Мәргән Данир

Батыр

Зирәк

Куркусыз

Тапкыр

Эчкерсез

Көчле

Башта куркак, соңыннан батыр

яхшы әти

Өлкәннәрне хөрмәт итә

Үзбәя.

3 нче этап. Автор позициясен билгеләү. Төркемнәрдә эш.

Укытучы. Автор кайсы геройларны яратып сурәтли. Ничек? (Слайдтагы язмаларны уку.)

Аучылар ыруы башка ырулар алдында үзенең Азат Мәргәне белән горурланды, егетләр аның кебек булырга тырыштылар, кызлар, аңа атап, җырлар чыгардылар. Менә нинди иде Азат Мәргән. Автор Азат Мәргәнгә карата нинди мөнәсәбәттә?

Сынаулар үтәргә риза булып, кешеләрне курыкмаска өйрәтергә вәгъдә биреп, Данир юлга кузгала. Бөркет батыр Данир җитәкчелегендә кешеләр ук атарга, сөңге чөяргә, кылыч уйнатырга өйрәнәләр, ауга йөриләр. Ясак җыярга килгән Хан-баскак алдында халык үз иленең исемен “Йөрәклеләр иле” дип үзгәртә. Автор Данирга карата нинди мөнәсәбәттә?

Укучылар җавабы. Автор геройларны ярата, алар белән горурлана, соклана.

Үзбәя.

4 нче этап. Ял минуты.

Укытучы. Укучылар, Азат Мәргән улын куркусыз, кыю итеп үстерү тәҗрибәсен каян ала? (Аюдан.)

Укытучы. Аю бүген безне дә ял иттерергә килгән. (Видеофизкульминутканы эшләү.)

5 нче этап. Сурәтләү чараларын тап. (Текст өстендә эш)

Укытучы. Нәрсә ул чагыштыру? (Укучылар җавап бирергә авырсынсалар, юл карталарыннан файдалана алалар.)

Юлбарысныкыдай кыю … (Йөрәк)

Лачынныкыдай үткен … (Күзләр)

Боланныкыдай йөгерек … (Аяклар)

Алтындай сары … (Чәч)

  1. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

6 нчы этап. Әдәби әкияткә хас сыйфатларны ачыклау. (Алдагы эш этапларыннан файдаланып, эш дәфтәренә язып кую, дөреслеген тикшерү.)

Укучылар җавабы.

  1. Авторы: Ә.Фәйзи
  2. Азат Мәргән, Алмас Иркә, Данир һ.б. геройлар, аларның холкы, портретлары, катнашкан вакыйгалары сурәтләнгән. Сурәтләү чаралары белән баетылган.
  3. Автор геройлар белән горурлана.

Үзбәя.

7 нче этап. Сәнгатьле уку өстендә эш.

Укытучы. Әкияттә сезне иң куркыткан, сез иң борчылган урын? (Әти белән улның көрәше.) Дәреслектән шул урынны табып сәнгатьле уку. (106 нчы бит – диалог)

8 нче этап. Серле сандык.

  1. Азат Мәргән һәм Данир исемнәренә игътибар иттерү (“Татар исемнәре” сүзлеге белән эш.)

Азат – ирекле, Мәргән – аучы

Данир – белемле, акыллы.

  1. Мәргәннәр турында мәкальләр белән таныштыру.

Мәргән, кәкре атса да, туры тидерер.

Мәргәннең угыннан беленми, тидерүеннән беленә.

Батыр – яуда, мәргән – ауда.

  1. Укытучы. Кыргыз кардәшләребез шушы әкияткә нигезләнеп, җырлы-биюле “Биймерген” клибын иҗат иткәннәр. (Клиптан өзек карау.)
  2. Рефлексия һәм белемнәрне бәяләү, өй эше.
  3. Өй эше

Слайдка игътибар иттерү.

  1. Юлбарыс, болан, курай рәсемнәре, аңлатмалары белән таныштыру. 1 төркемгә – юлбарыс һәм Азат Мәргән , 2 төркемгә – болан һәм Алмас Иркә, 3 төркемгә – Данир һәм курай образларын бәйләп, сурәтләү чараларын файдаланып, хикәя төзеп килергә.
  2. Мәкальләр рәтен дәвам итеп бетерергә.
  3. Әкият буенча рәсем ясарга.

2.Үзбәя таблицасын исәпләү һәм уку эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау.

“5”ле – дәрестә үтелгәннәрне бик яхшы аңладым, иптәшләремә дә ярдәм итә алам.

“4”ле – дәрес материалын яхшы аңладым.

“3”ле – дәрес материалын аңлап бетермәдем, карыйсы сорауларым бар.

  1. Рефлексия.

“ Мин әсәрдән … алыр идем, … алмас идем”

Дәрес сезгә ошадымы?

Аеруча нәрсә кызыклы булды?

Нинди яңалык белдегез?

Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *