Әхлак тәрбиясе – көн таләбе

Миләүшә СӘЛӘХИЕВА,

Арча районы Яңа Кишет төп мәктәбенең технология һәм биология укытучысы. Педагогик хезмәт стажы 28 ел.

“Әхлак тәрбиясе” ул мәңгелек төшенчә. Элек-электән ата-ана, өлкәннәр, мөгаллимнәр бала-чаганың игелекле, итагатьле, тәртипле, кешелекле булып үсүенә нык игътибар иткән, гаиләдә ата-анага, әби-бабайга, мәктәп-мәдрәсәдә мөгаллимнәргә һәм аларга ярдәмгә куелган башка берәүләргә хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләү мәсьәләсе үзәккә куелган.

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылларына да, мәктәпләренә дә чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды.

Әхлак тәрбиясе бирү – дәвамлы, эзлекле, күп вакыт таләп итә торган эш.

Ләкин замана үзгәреп бара шул. Кешенең көнкүреше алга киткән саен “әхлак” дигән төшенчә түбәнәя бара. Нишләптер олыларга хөрмәт, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итү кими бара.

Халкыбызның акыл иясе Ризаэддин Фәхреддиннең зирәк фикеренә колак салыйк: “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип кисәтә ул. Чыннан да һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Әгәр без баланы балалар бакчаларыннан, башлангыч класслардан тәрбияли башламыйбыз икән соңа калуыбыз ихтимал.

Мәктәп укытучылары, тәрбиячеләргә балаларны гына түгел, ә әти-әниләрне дә тәрбияләргә кирәк. Чөнки бала мәктәптә алган тәрбиянең гаиләдә капма-каршысы булырга мөмкин.

Минем 28 ел укыту елларында нинди гаиләләр белән генә эшләргә туры килмәде: эчкече гаиләләр, җиңел тормыш алып баручылар, дини гаиләләр… Һәр гаиләнең тәрбиясе үзгә. Билгеле инде дини гаиләдәге балалар белән эшләү күпкә җиңелерәк. Чөнки мондый гаиләләрдә ислам әхлагы алга куелган. Алар сүзләрен үлчәп кенә сөйләшәләр, сүгенү сүзләре бөтенләй кулланмыйлар, телевизордан, интернеттан кирәкмәгән программаларны карамыйлар, артык ачык, кыска итеп тегелгән итәкләр кимиләр.

Дөньяга җиңел карашлы гаиләләрдә бүтәнчәрәк. Ә мәктәптә барлык балаларга да караш бер. Аларга берүк төрле белем һәм тәрбия бирелә.

Барлык үткәрелгән чаралар да тәрбиягә корылган. Тәрбия сәгатьләре дә план нигезендә алып барыла.

Мин тәрбия сәгатьләрендә күренекле мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин җыентыкларын файдаланам һәм балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә уңышлы дип саныйм.

Сыйныфтагы кайбер укучыларның әниләре балаларны тыңлата алмыйча безгә мөрәҗәгать итәләр. Бала класс җитәкчесенең әйткәннәрен тыңлый, ә әти-әнинекен юк. Менә монысы инде куркыныч. Бала укытучылар белән 11 ел гына, ә әти-әниләр белән гомергә бергә булалар бит. Ә мәктәпне укып бетереп чыгып киткәч нәрсә булыр?

Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: мин әти-әниләр белән еш очрашырга, алар белән һәрчак уртак тел табырга тырышам. Ата-аналар җыелышларында әхлак темаларына төрле чыгышлар ясыйм, анкета сорауларына җаваплар яздырам. Һәм һәрвакыт Р.Фәхреддин киңәшләрен үрнәк итеп куям. Чөнки безгә, укытучыларга, балалар белән бергә әти-әниләр белән дә эш алып барырга кирәк. Ә инде моның өчен иң беренче чиратта үзебезгә һәрьяклап үрнәк булырга кирәк. Аралашу ягыннан да, киенүебез, җәмәгать урыннарында үз-үзебезне әхлаклы тоту ягыннан да.

Хәзер балалар ялкау, акчаны эшләмичә, җиңел юл белән генә табарга хыялланалар. Бу да әхлакның бер өлеше. Ни кызганыч, безнең мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясеннән, аның мөһимлегеннән баш тарттылар, җитештерүчән хезмәтне бөтенләй программадан алып ук ташладылар, ә хезмәт дәресләрен кыскартып бетерделәр. Әле ярый җәйге хезмәт лагерьлары бетерелмәде. Балаларны хезмәтне яратып башкарырга өйрәтә торган бер алым. Без, авыл укытучылары, мәктәп яны тәҗрибә участогында, җәй буе диярлек укучылар белән төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Һәм мәктәп ашханәсендә үзебез үстергән бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, төрле җиләк-җимешләр белән тукланабыз. Укучылар җәй буе чүбен утап, суын сибеп, тырышып башкарган эшләренең нәтиҗәсен шунда күреп үсәләр. Үзләре үстергәч, әрәм-шәрәм булуга да юл куймыйлар. Бер яктан хезмәт тәрбиясенә өйрәнсәләр, икенче яктан эшләгән хезмәтләренә күрә акчасын алалар. Ә үзең эшләп алган акчаның никадәрле кадерле, бәрәкәтле булуын тир түгеп эшләгән укучы үзе генә белә. Һәм ул акчага сатып алынган кием дә бик кадерле булганын бала кечкенәдән белеп үсә. Әхлак тәрбиясенең башы шуннан башлана да инде минемчә.

Мин үзебез үскән вакыт белән хәзергене чагыштырам да, бик зур аерма күрәм. Безне бит, хезмәт тәрбиясе белән, карт-карчыкларга ярдәм итәргә, олыларга каршы сүз әйтмәскә өйрәтеп, үстерделәр. Өлкән укытучыларыбыз белемне безгә генә түгел, кич, мәдәният йортларына, мәктәпләргә бергә туплап, әти-әниләребезгә дә бирделәр.

Кешелек тудырган кыйммәтләрнең берсе хезмәт тәрбиясе булса, икечесенең нигезендә дин. Моның шулай икәнлеген бүген кемнәр генә инкарь итә алыр икән?

Бу хакта Ризаэддин Фәхреддин бик үтемле итеп түбәндәгеләрне яза: “Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кайдан барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – диндер… Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара – әдәп- әхлакны ныгыту”.

Ислам әхлагымы ул, христиан әхлагымы, аларның нигезендә күркәм кешелеклелек сыйфатлары алга куелган.

Милләтебезнең киләчәген бик үткен, сизгер һәм акыллы караш белән алдан күреп, балалар тәрбиясенең нигезен салып калдырган мәшһүр мәгърифәтчеләр, дин белеме бирү юнәлешендә эшләүче галимнәр, дин әһелләре хезмәтләре, әдипләребез, шагыйрьләребез әсәрләре, халкыбызның энҗе бөртегедәй тупланган җәүһәрләре яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләүдә алыштыргысыз урын тота.

Ә кулланышта, бүгенге көндә укытылган мәктәп программаларына ул кайчан керер? Бала тәрбияләүдә динне куллану бары тик телдә генә кала бара. Җитәкчеләребез нигәдер икеләнә.

Билгеле инде, гади авыл укытучылары гына үзлекләреннән программаларны үзгәртеп, ниндидер яңалыклар кертә алмыйлар. Ә менә югарыдан мәктәп программаларына әхлаклылык дәресләрен кертсәләр, хезмәт тәрбиясенә ныграк басым ясасалар, гади авыл укытучылары рәхәтләнеп эшләрләр иде.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *