Әхлак тәрбиясе – көн таләбе

Нурфия ШӘЯХМӘТОВА,

Арча районы Утар-Аты төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Педагогик хезмәт стажы 23 ел

Бүгенге чор балаларында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны дөрес итеп аралашу кагыйдәләренә өйрәтү – башлангыч класс укытучысы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Ләкин аны тормышка ашыру бик җиңел эш түгел. Минем уйлавымча, әхлаклылык сыйфатлары башлангыч классларда укыганда салына. Гомумән, тәрбия – әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, укытучыларның зур тырышлыгын, осталыгын таләп итә торган эш.

Мин, балалар белән эшләү елларында кайбер мөһим мәсьәләләрне ачыклый алдым. Гаиләдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан әдәплелек кагыйдәләре өйрәтелә. Ә шушы эшнең дәвамы булып балалар бакчасы һәм мәктәп тора. Әгәр без балалар белән мәктәптә дә дәвамлы эш алып бармасак бернинди нәтиҗә дә булмас иде.

Хәзерге компьютер, Интернет заманында авыл балалары белән дә тәрбия эшен алып бару гаять катлаулана бара. Балалар өчен һәрнәрсәдә үрнәк булырга тиешле өлкәннәребез бу эштән читләшә баралар дип әйтер идем. Күренекле педагог Ш.А.Амонашвили әйтәнчә: “Безнең һәммә нәрсәбез: елмаю да, җитдилек тә, сабырлык белән тыйнаклык та, зәвыклы кием дә, эчкерсезлек, зыялылык, аралашучанлык һәм тормышка мәхәббәт тә кешеләрне сокландырсын. Безгә кешеләргә ошый торган барлык уңай сыйфатлар хас булырга тиеш”.

Менә шушы сүзләргә таянып, авыл мәктәбе укучыларын да әдәпле, инсафлы итеп күрергә телим. Аларны мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшылыкны начардан аерырга, матурлыкны күрә һәм сайлый белергә, гомумән, әдәпле булырга өйрәтәм.

Иң беренче мин баланың сәләтенә ышанам, аның күңелен аңларга тырышам һәм аның якын дусты булам. Дәресләремдә әхлак сыйфатлары тәрбияләү темаларын баланың яшь үзечәлекләрен исәпкә алып сайлыйм. Әхлак кагыйдәләренә өйрәтүне аерым кысада гына калдырмыйм. Ул көндәлек эшчәнлектә тәрбияләнергә тиеш дип саныйм. Тәнәфестә, экскурсияләрдә, урамда, мәктәптән тыш эшләрдә дә әхлак кагыйдәләре кулланып эшләүне гадәткә кертәм.

Әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә, укучыларда намус, игелек төшенчәләрен аңлатуда мин күбрәк халык авыз иҗаты, әби-бабаларыбыз кулланган әйтемнәрне файдаланып эшләргә тырышам. Кешенең әхлаклылык сыйфатлары турында бик матур мәкальләр бар. Һәр дәрестә мондый мәкальләрне кулланып эшлим. Укучыларда күзәтелгән әдәпсезлек сыйфатлары турында фикер алышабыз һәм аны төзәтү өстендә бергәләп эшлибез.

“Алтыдагы – алтмышта”, – дигән халкыбыз. Кече яшьтән өйрәнгән, акыллы, әхлаклы балалар олы яшьтә дә киләчәк буынга үрнәк булып яшәр дип ышанам.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *