Әхлаклы булыйк

Римма ВАСИЛЬЕВА,

Кайбыч районы М. К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш стажы 24 ел.

Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин буларак баланың бүген  нинди тәрбия алуына бәйле. Кешегә изгелек кылу, яхшылык эшләү, гомумән, кешелеклелек – яшьтән тәрбияләнә торган күркәм сыйфатларның берсе.

Яшь буынны ныклы белемле итү, югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес итеп тәрбияләүдә Әмирхан Еники әсәрләренең роле искиткеч зур. Мин моны язучының бары бер генә әсәре –“Әйтелмәгәгән васыять” хикәясе мисалында күрсәтеп китмәкче булам, чөнки анда халкыбызның бүгенге четерекле хәле, язмышы сурәтләнгән. Шушы әсәр аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирүне зур бурычым итеп саныйм.

Хәзер ─ тарихи тамырларны эзләү заманы. Әдәбиятыбызның аксакалы моны алдан ук сизгән. Чорга тулы бер йөк әдәби хәзинә белән килгән. Ул  әдәбият дөньясындагы энҗе бөртекләрен төрле вак-төяктән аралап, аларны бар матурлыгында укучыга күрсәтә белгән.

Ана – иң изге җан. Халкыбыз педагогикасында ана булу иң югары дәрәҗәдә санала. “Анаң өчен уч төбеңдә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың”, “Өйнең яме ана белән” кебек халык мәкальләре анага булган мөнәсәбәтне, хөрмәтне ачык аңлатып бирә. Әмирхан  Еникинең Акъәбие – иң кешелекле, мәрхәмәтле, ир хакын хаклаган, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, яшәүнең мәгънәсен хезмәттә тапкан кеше. Бу образ аша язучы күпме яшь буында әхлаклылык, шәфкатьлелек, Туган илгә, милләткә, рухи байлыкка изге мәхәббәт тәрбияләде.

Әти-әниләр, әби-бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр  гаиләдә иң кадерле, хөрмәтле кешеләр. Оҗмах аналар табаны астында, диелә Коръән аятендә. Ана – бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала – мәңге бурычлы бала! Аналарның сүзенә колак салырга кирәклеген аңласын иде укучылар.

Милли рухи байлыкның нигезен тәшкил  итүче нәрсә – туган тел. Тел – милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Телне сакларга, кадерләргә кирәк. Акъәби оныкларының туган телне белмәүләрен ничек  авыр кичерә: “Ах, бу тел юклыгы… Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма ник бу Суфиян, юньсез, балаларына, ичмаса, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?..” Шушы бер-ике җөмләдә никадәр әрнүле, газаплы хис! Әлеге җөмләләрнең мәгънәсен тирәнтен төшендерү – безнең изге бурыч. Бала моны аңласын, битараф булмасын, азмы-күпме уйлансын иде. Акъәби бит ата-баба җиренә, тәрбияләп үстергән халкына, туган теленә, сакланып килгән гореф-гадәтләренә, мәдәни байлыкка сакчыл караш тәрбияләү турында васыять әйтеп калдырырга тели.

Милләтебез борын-борыннан туган җиргә, туган туфрак төшенчәсенә, аның байлыкларына хөрмәт тәрбияләгән, сакчыл эш итәргә кушкан. Әмирхан Еникинең хикәясендә дә без моны ачык күрәбез. Акъәбинең балалары өчен туган туфрак, изге туфрак дигән төшенчәләр онытылган. “…Ике сүзнең берендә “туган ил” дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?…” –дип әрни ана. Ә балалары өчен борын-борыннан килгән гореф-гадәтләр, йолалар ят.

Билгеле булганча, халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте юкка чыга икән, бу аның рухи байлыкларының саега баруын чагылдыра. Тарих инде исбатлаган: әгәр бер милләт башка бер милләт эчендә үзенең үзенчлекләрен югалта башласа, бу милләт, һичшиксез, юкка чыгачак. Халык тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар халыкның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итә. Өлкән әдип шуны да ышандырырлык итеп сурәтли.

Акъәбинең балаларына үз кулы белән тапшырырга теләгән, гасырлар дәвамында матурлык билгесе буларак сакланган, ата-бабадан истәлеккә хөрмәт билгесе булып тапшырылып килгән ядкарьләре бар. Ләкин алар балаларын кызыксындырмый. Алар туган авылларын да, анда гына ишеткән әкиятләрне дә онытканнар.

Туган җирдән, ата-аналарыннан читләшүче балалар бүген юкмы? Әледән-әле матбугат битләрендә “Ананы чиратка салдылар”, “Картлар йорты” һ.б. шундый мәкаләләр җанны тетрәтә. Йөрәк әрнеткеч күренешләр турында языла боларда. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыят”ен укыган кеше әз генә булса да уйланыр иде.

Авыл халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Әмирхан Еники авыл халкының бер-бер беренә карата ярдәмчел, юмарт булуын ничек матур сурәтли. Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә, ди халык. Ә бу әсәрдә без моны күршедәге яшь хатын Гарифә образы аша күрәбез. Әдип олыгайган кешеләргә Акъәбидәй ялгыз калган карчыкларга миһербанлы булырга, игелекле эш вә гамәлләр кылырга чакыра.

Рухи байлык, әлбәттә, үлгәннәр өчен кирәкми, киләчәк өчен кирәк. Халыкның рухи  байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, халык үткәнен хөрмәт итсен. Моны әдип йөз яшәр картның “учагында ут сүнмәсен” дигән  сүзләре аша да төшендерә.

Бүгенге көндә Җир йөзен куәтле машиналар дөбердәткәндә, планетабыз әйләнәсендә кеше ясаган гаҗәеп ракеталар очып йөргәндә дә, без, укытучылар, туып үскән нигезне –туган учакның кирәклеген әнә шундый әсәрләр аша укучылар күңеленә төшендерергә тиешбез.

Әдипнең бөтен иҗаты халкыбыз йөрәген җылытып торучы бер кайнар учакка әверелгән бүген. Халык нигезен, туган төбәкне онытмаска кушучы, Ватанны яратырга һәм сакларга өндәүче, укучыларны чын патриотлар итеп тәрбияләүче учакка әверелгән аның әсәрләре.

Әмирхан Ениинең әйтеп калдырган сүзләре яшь буын өчен маяк булып тора. Хәзерге катлаулы заманда, кеше үзенең кыйбласын югалта барган вакытта, аның фикерләре гаять актуаль яңгырыйлар. Әсәрләре күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли, гүя сүзләр каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга манып язылганнар. Ә.Еники иҗатын өйрәнеп үскән балалар милләтебез киләчәгенең таянычы булуына ышанам.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *