Әхлаклы кеше – бәхетле кеше

 Наилә ХӘБИБУЛЛИНА,

Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең Аш-Буҗи авылындагы филиалының башлангыч сыйныф укытучысы

Педагогик стажы 17 ел.

Балаларда әхлаклылык тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Белем бирү өлкәсендә элек-электән балаларда мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү үзәккә куелган.

Соңгы вакытта җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән бергә илебез мәгариф системасында да үзгәрешләр књзәтелә. Нинди генә яңалык кертелмәсен аның төп бурычы булып укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү мәсьәләсе кала.

Илдә барган үзгәрешләр гаилә тәрбиясенә дә, өлкәннәр белән балалар арасындагы үзара мөнәсәбәткә дә үтеп керде. Әмма күп кенә ата-аналар бу өлкәдә җаваплылыкны тулысынча тоеп бетерә алмыйлар әле. Шуңа күрә бала тәрбияләү мөгаллимнәр җилкәсендә кала бирә.

Әдәп-әхлак проблемасы авылларга да үтеп керде һәм төп проблемага әйләнде. Элегрәк авыл халкы шәһәрдә әхлаксызлык тамыр җәйгән дип саный иде. Ата-аналар үз балаларын шәһәргә укырга яисә кунакка җибәрергә дә курыктылар. Әдәпсезлек, әхлаксызлык үз балаларына да йогар дип уйлыйлар иде. Ләкин бу проблемадан хәзер инде болай гына котылып булмый. Телевизор, телефон һәм компьютер балаларны үзенә “йота” бара, үз “тәрбиясе”н бирә. Һәрбер баланың диярлек кулында яхшы, заманча, кыйммәтле телефон. Бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик мавыга. Буш вакытларын телефонда уйнап уздыра. Ә анда инде әхлаксызлык тулып ята. Әлбәттә бу баланың сәламәтлеген какшата, аның акылына һәм психикасына тискәре тәэсир итә. Алар эндәшкәнне ишетми, хәтта күрми дә үтеп китәләр. Алар миңа башка дөньяда яшидер кебек тоела. Компьютер уеннары шәхеснең үсешен туктата, баладан каты бәгырьле эгоист ясый. Компьютер, телефоннардан дөрес файдаланырга кирәклеген аңлатыр өчен дә укытучыга балалар белән бик күп төрле сыйныф сәгатьләре үткәрергә туры килә.

Кешенең әхлагы, мәдәни асылы аның дөньяга карашында, тормышка мөнәсәбәтендә. Бу сыйфатлар кечкенәдән салына башлый. Акны карадан аера белү никадәр кирәк булса, яхшыны начардан, гаделлекне хаксызлыктан, инсафлылыкны тупаслыктан, миһербанлылыкны шәфкатьсезлектән, тыйнаклыкны тотнаксызлыктан аеру да шундый зур әһәмияткә ия. Болар берсе дә каяндыр барлыкка килми, бәлки гаиләдә тәрбияләнә.

Әлбәттә әхлаклылык тәрбияләгәндә хезмәт тәрбиясен дә исәпкә алырга кирәк дип уйлыйм. Хәзер күп балалар эшләргә яратмый. Әти-әниләре дә аларны эшләтү яклы түгел. Бу күп вакыт бакчада җәйге практика вакытларында, яисә класс бүлмәсен җыештырган вакытларда күренә. Үзләре, югыйсә, укытучыга каршы әйтү, иптәшләре белән ямьсез сүзләр әйтеп талашуларны бернигә дә санамыйлар. Ә бит бөтен бәланең дә башы ялкаулыктан килә минемчә. Балачагыннан ук үзе булдыра алган хезмәтне үтәргә гадәтләнгән бала киләчәктәге хезмәт эшчәнлегенә дә яхшы әзерләнгән була. Н.К.Крупская үзенең педагогик әсәрләрендә: “Көнкүрештә һәм һәр эштә безгә оста куллар кирәк”, – дигән. Бу сүзләр бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Иң талантлы педагог А.С.Макаренко да балаларны тәрбияләүдә, аларда әхлаклылык булдыруда хезмәтнең гаять зур әһәмияткә ия булуына басым ясаган.

Әхлак тәрбиясе һәрбер дәрестә, һәр тәрбия сәгатендә чагылырга тиеш. Моның өчен бик күп әдәби әсәрләр, әкиятләр куллану отышлы булыр иде. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Халкыбызның иҗат җимеше булган шул акыл һәм тәрбия чыганагының кайбер үрнәкләре белән танышу хәзерге яшьләр өчен бер дә комачау итмәс.

Халкыбызда мәкальләр һәм әйтемнәр дә акыл-зиһен үстерү, гыйлем эстәү, әйләнә-тирәне танып белү, аеруча әдәп, акыл тәрбиясе чарасы буларак иҗат ителгән. Мәсәлән “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”, “Әдәпле кеше – солтан, әдәпсезнең бите – олтан”, “Акчаң булмаса да, вөҗданың булсын”, дигән мәкальләрне генә әйтеп китү дә максатка ярашлы булыр иде. Бала үзен тәртипле, шәфкатьле, әдәпле тотарга кирәклеген белү генә түгел, ә ул боларга гадәтләнгән, күнеккән булырга тиеш. Әлбәттә, мәктәп кенә моңа ирешә алмый. Ата-ана һәм мәктәп тыгыз элемтәдә булып, берсен берсе аңлап эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә, әхлаклы балалар тәрбияләргә була.Эш тәҗрибәмдә мин үземнең укытучыларымның эш алымнарын кулланырга тырышам. Сыйныф җитәкчебез әйткән “Балалар, берүк әхлаклы һәм тәүфыйклы булыгыз, шул вакытта гына сез бәхетле булырсыз”, – дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора сыман. Бик мәгънәле һәм үз вакытында әйтелгән сүзләр булды ул. Үзем дә укучыларга бу сүзләрне еш кабатларга тырышам. Әхлаклы балалар тәрбияләгән очракта гына безнең җәмгыятебез алга китәчәк. Әхлаклылык ул – изгелек, ә изгелек үзе бәхет дигән сүз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *