Ел фасыллары

(I сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән дәрес конспекты)

 Гөлшат ГАРИПОВА,

Казандагы 6 нчы гимназиянең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: ел фасыллары, ай атамаларын татарча әйтә, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар: ел фасылларына кагылышлы билгеләрне ачыклаган сүзләрне тану, яңа сүзләрне төрле ситуацияләрдә куллана белү.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе.

Метод һәм алымнар: аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе: уен технологиясе, коммуникатив һәм мәгълүмати технологияләр.

Ресурслар: компьютер, проектор, интерактив такта, рәсемле карточкалар, аудиодиск, төсле карточкалар, төсле карандашлар.

– «Сәлам!» сайты (http://selam.tatar/), өстәмә татар сайтлары.

– Бәхтиев Р.Ф., Гаппасова Р.Ч., Карпухина Н.И., Кашафетдинова Г.В., Маркова Э.М., Якупов Р.Н. «Сәлам!» 1 нче сыйныф: рус телендә белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылары өчен уку әсбабы. – Казан: «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, 2017.

Дәрес барышы

  1. Оештыру этабы

Психологик уңай халәт тудыру.

  1. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

     (Ел фасылларының рәсемнәре тактада эленә.)

Укытучы, укучылар белән берлектә һәр ел фасылына хас тавышлар чыгарып, фонетик күнегү башкара (авазларны әйткәндә, кулын колагына куя.)

– Укучылар, мине тыңлагыз әле.

Кыш:

– Җил исә [w]

– Сез туңасыз, салкын кулларны җылытасыз (һ), шарф кирәк, киез итекләр кирәк! Димәк, бу кайсы вакыт? (Бу кыш)

Җәй:

– Эссе, кояш кыздыра, кошлар сайрый (чут-чут, кар-кар), башка кепка, бейсболка, панама кирәк. Димәк, бу кайсы вакыт? (Бу җәй)

Көз:

– Яңгыр ява (шыбыр — шыбыр), табигать матур, зонтик кирәк. Димәк, бу кайсы вакыт? (Бу көз)

Яз:

– Тамчы тама(тып-тып-тып); кошлар кайта, җылы, ләкин куртка кирәк.  Димәк, бу кайсы вакыт? (Бу яз)

III. Уку мәсьәләсен кую.

  1. (Рәсемнәр буенча әйтеп бару, укытучы ел фасылларын язган карточкаларны элеп бара.)

– Укучылар, димәк дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Кыш, яз, җәй, көз турында)

– Әйе, укучылар, ел фасыллары турында сөйләшербез. Дәреслекләрне ачабыз, тыңлыйбыз һәм табып барабыз.

  1. Аудиоязма тыңлана. 1 нче дәрес 1 нче күнегү

(Башта тыңлыйлар, дәреслектән һәр ел фасылын карап (табып) баралар, кабатлыйлар), аннары рәсемнәр буенча укытучы артыннан кабатлыйлар.

– Көз. Көз матур. Көз сары.

– Кыш. Кыш салкын. Кыш ак.

– Яз. Яз җылы. Яз яшел.

– Җәй. Җәй эссе. Җәй кызыл.

Укытучы сорый:

– Көз нинди? – Көз матур

– Кыш нинди? – Кыш салкын

– Яз нинди? – Яз җылы

– Җәй нинди? – Җәй эссе

– Әйдәгез, «Җылы-салкын» дигән уен уйныйбыз.

  1. «Җылы – Салкын» уены (туп яисә кәләпүш яшерү)

Укытучы җылы, салкын, эссе сүзләренең мәгънәләрен искә төшерә. (Бер укучы сыйныфтан чыга, укытучы берәр предметны яшерә. Укучы сыйныфка кергәч, яшерелгән әйберне эзли башлый, калганнар аңа ярдәм итәләр. Укучы яшерелгән әйбергә якынайган саен, «җылы» дип, ерагайса «салкын» диләр. Бик якын килсә, «эссе» дип кычкыралар.)

  1. Яңа белемнәрне үзләштерү.
  2. Кыш көне, яз көне, җәй көне, көз көне сүзтезмәләрен аңлату.

– “Кайчан” соравы.

– Кыш көне нинди төсләр бар?

– Көз көне – сары, кызыл-сары, көрән төсләр бар.

– Яз көне – яшел…

– Җәй көне – кызыл…

(Рәсемнәр буенча тагын бер кабатлату.)

– Хәзер сезнең белән, сүзләрне истә калдыру өчен, тагын бер уен уйнап алырбыз. Ул «Оркестр» дип атала, мин – дирижер.

  1. «Оркестр» уены. (Укытучы укучыларга тиз темпта төрле сораулар бирә, ә укучылар шул сорауга җавап кайтаралар. Бу очракта “Ел фасылы” темасы алына.)

– Нәрсә? – (Кыш, яз, көз, җәй)

– Нәрсәләр? – …

– Кайчан? – (Кыш көне, яз көне…)

– Нинди? – (Ак, салкын, җылы, эссе)

– Кем? – (Әни, әти, укучы, малай…)

– Нишли? – (Укый, яза, уйный, тыңлый…)   

– Молодцы, афәрин!

  1. Укытучы тактага календарь (ай) рәсеме элә.

– Әйдәгез, укучылар, айларны искә төшерик әле

– Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль.

– Яз айлары: март, апрель, май.

– Җәй айлары: июнь, июль, август.

– Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь.

– Ә хәзер, укучылар, нинди ай? (Декабрь.)

– Декабрьдән соң нинди ай? (Гыйнвар.)

– Әйдәгез, аудиоязма тыңлап китик әле.

  1. Аудиоязма – 2 нче дәрес 2 нче күнегү (Юто, Джон, Кейт.)

– Сәлам! Минем исемем – Юто. Япониядә балалар мәктәпкә апрельдә баралар.

– Сәлам! Минем исемем – Джон. Америкада мәктәпкә сентябрьдә баралар.

– Сәлам! Минем исемем – Кейт. Австралиядә мәктәпкә гыйнварда баралар.

– Ә хәзер минем сорауларыма җавап бирегез әле.

– Юто мәктәпкә сентябрьдә барамы? (Юк, Юто мәктәпкә апрельдә бара.)

– Джон мәктәпкә апрельдә барамы? (Юк, Джон мәктәпкә апрельдә бармый, Джон мәктәпкә сентябрьдә бара.)

– Кейт мәктәпкә августта барамы? (Юк, Кейт мәктәпкә гыйнварда бара.)

– Япониядә мәктәпкә кайчан баралар? (Апрельдә.)

– Австралиядә мәктәпкә кайчан баралар? (Гыйнварда.)

– Америкада мәктәпкә кайчан баралар? (Сентябрьдә.)

– Россиядә мәктәпкә кайчан баралар?

– Татарстанда мәктәпкә кайчан баралар?

– Яхшы, укучылар, димәк, Америкада да Татарстандагы шикелле мәктәпкә сентябрьдә баралар икән.

  1. 5. Мин сезгә җөмләләр укырмын, сез миңа әйтеп барырсыз, бу кайчан?

– Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль,

– Хәзер нинди ай?

– Яз айлары– март, апрель, май.

– Рәсемдә нинди ай?

– Балалар ял итәләр, уйныйлар, җиләк ашыйлар. Бу кайчан була?

– Агачлар сары, кызыл, кызгылт- сары, көрән. Балалар мәктәпкә баралар. Бу кайчан була?

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.
  2. Укытучы Г. Тукайның «Бу кайчак була?» шигырен укытучы укый, укучылар, таныш сүзләр булса кул чабалар һәм кайсы ел фасылы икәнен әйтеп баралар.
  3. «Куян кызы» әкиятеннән өзек карау.

– Әкият нәрсә турында? (Куян.)

– Ул нинди?

– Әкияттә нинди ел фасылы? (Кыш)

– Кыш нинди? (Салкын.)

– Кыш көне нәрсә кирәк? (Итекләр)

– Итекләр яз көне кирәкме? (Юк, итекләр яз көне кирәкми.)

–Яз көне нәрсә кирәк? (Яз көне куртка кирәк.)

– Итекләр җәй көне кирәкме? (Юк, итекләр җәй көне кирәкми.)

– Җәй көне нәрсә кирәк? (Җәй көне кепка, бейсболка, панама кирәк.)

– Көз көне нәрсә кирәк? (Көз көне зонтик кирәк.)

  1. Эш дәфтәре, 5 нче бирем.

– Ә хәзер эш дәфтәрләрен ачыгыз әле. (Аңлату, калганын өй эше итеп бирү.)

  1. «Кәләпүш» уены Укытучы тактага ел фасыллары сурәтләнгән төрле рәсемнәр элә. Такта янына бер укучыны чыгара, башына кәләпүш кидерә. Укучы тактадагы рәсемнәрне истә калдырырга тырыша. Аннан соң йөзе белән сыйныфка борылып баса. Укытучы бер рәсемне сайлый, балаларга күрсәтә, укучы сыйныфташларына төрле сораулар биреп, нинди рәсем икәнен белергә тиеш. Мәсәлән, ул салкынмы? Нинди төсләр бар? Рәсемне белгәч, укучылар алышыналар.
  2. Рефлексив бәяләү
    1. Сорау – җавап
    – Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Кыш, җәй, яз, көз.)
    – Әйе, ел фасыллары турында сөйләштек.

– Кыш көне көннәр нинди? (Салкын.)
– Көз көне көннәр нинди? (Матур.)
– Яз көне көннәр нинди? (Җылы.)
– Җәй көне көннәр нинди? (Эссе.)

  1. Үзбәя, бәя.
    – Укучылар, без бүген нәрсәләр өйрәндек?

– Бик яхшы. (Ишарәләр белән күрсәтәләр.)

– Булдырдыгыз, барлык биремнәрне дә эшли алдыгыз. Хәзер сез кәрзиндә тырышып эшләгән өчен нинди серле бүләк барын күрерсез.

  1. Дәресебезне җыр белән тәмамлыйк инде, укучылар.

«Иртән тургай уяна» җыры башкарыла.

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *