Гади һәм уңайлы булса да…

(Велосипедта йөрүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре)

Радик ЯКУПОВ,

Чүпрәле районы Марс урта мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы

Язгы-җәйге айларда, җәйге каникул көннәрендә балалар велосипедта йөрергә ярата. Еш кына алар катнашында юл һәлакәтләре дә килеп чыга. Мондый хәлләргә юлыкмас өчен мәктәптә укучылар белән даими профилактика эшләре алып барырга кирәк. Мин үзем бу темага аерым бер дәрес багышлыйм.

Максат. 1.Укучыларны велосипед уйлап табу тарихы белән таныштыру; аның төрләрен күрсәтү; юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2. Компьютер технологияләрен кулланып балаларда дәрескә кызыксыну уяту, юл йөрү кагыйдәләрен сакламауның кеше тормышы өчен куркынычлыгын тешендерү. Балаларның игътибарлылыгын, мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы. Яңа тема өйрәнү.

Җиһазлау. Компьютер, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен карточкалар, презентация, буклетлар, велосипед рәсемнәре.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

Укучыларга «Юлда йөрү кагыйдәләре турында мин нәрсә беләм?» дигән биремле карточкалар таратыла. Балалар биремнәрне үти, сорауларга җаваплар яза, аннан соң узара алмашып фикерләшәләр. Укытучы белән бергә җавапларның дөреслеге тикшерелә.

Бирем. Җәяүлеләр … буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә … буйлап … каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан … якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, … якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, … туктап тор. Урам аша чыкканда … булырга кирәк.

Укытучы. Тест сорауларына бирелгән җаваплардан күренгәнчә күбегез «Юл йөрү кагыйдәләре» турында мәгълүматлы. Шулай да без бу теманы тирәнрәк үзләштерергә тиешбез. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен белү – сау-сәламәт булуның, тормышыңны саклап калуның нигезе. Ә сез нинди юл транспортын яратасыз? Күбрәк нинди транспортта йөрисез? (Велосипед.)

III. Яңа теманы өйрәнү.

Укытучы. Укучылар, велосипед кайчан барлыкка килгән? (Слайд күрсәтелә.)

Велосипед сүзе «тиз аяк» (быстроног) дигәнне аңлата. Балалар арасында ул иң популяр транспорттан санала. Бу механизмны офицер барон Дрез уйлап тапкан. Барон механиканы бик яраткан. Ике тәгәрмәчле велосипед Россиядә 1801 елда Артамон исемле мастер тарафыннан уйлап табылган. «Самокат» ( үзе йөрүче) дип аталган велосипед тулысынча тимердән ясалган. Аның авырлыгы 40 кг чамасы булган.

Шуннан соңгы елларда велосипедның күп төрле вариантлары эшләнә. 1920 елда велосипед эшчеләрнең, табибларның, хат ташучыларның төп йөрү транспортына әйләнә. Бүген дә ул киң кулланышта.

– Ә сез, укучылар, нинди велосипед төрләрен беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы. Әйе, алар бик күп төрле. Кайберләрен искә төшереп үтик.

Юл велосипеды – гади юлларда йөрү өчен ясалган. Ул бик уңайлы һәм тиз йөрешле. Андый велосипед күбегездә бар.

Шоссе велосипеды – ерак юлларга йөрү өчен җайлаштырылган велосипед. Ул бик җиңел һәм шулай ук тизйөрешле.

Туристлар велосипеды – сәяхәтләр өчен әзерләгән велосипед. Аны үзең белән алып йөртеп була.

Ярыш велосипеды – спорт өчен, велосипедта ярышу өчен ясалган.

Тандем – ике яки өч кеше йөрү өчен ясалган.

Су велосипеды – катамарандагы сыман суда йөрү өчен.

Бер тәгәрмәчле велосипед, тимер юл велосипеды һ.б.

Бу төр транспортка карата кызыклы фактлар да китереп үтик.

Галимнәр исәпләвенчә, велосипедта җәяүлегә караганда 4 тапкырга тизрәк йөреп була. Әйтик, җәяүле кешегә 30 чакрым юл үтү өчен кирәкле вакыт аралыгында велосипедта 120 чакрым юл үтеп була дип күзаллана.

Дөньяда берничә турист-спортчы велосипед белән дөнья тирәли сәяхәт ясый. 1995 елда Голландия спортчысы Фред Ромпельберг, үзе ясаган велосипедта сәгатенә 268 км тизлек белән хәрәкәт итеп, дөнья рекорды куя.

Ә хәзер, укучылар, велосипедта йөрү кагыйдәләре белән танышыйк.

Велосипедта йөрү өчен ЮХИДИдан махсус рөхсәт алырга кирәкми. Шулай да алар, машиналар белән беррәттән, юл хәрәкәтендә катнашучылар булып саналалар. Һәм, әлбәттә, велосипедта йөрүчеләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен белүе сорала. Шул ук вакытта велосипед хәвефле, тотрыксыз йөрү транспорт төре булып санала.

Велосипед – гади һәм уңайлы машина. Әмма, кайбер балалар йөри белер-белмәс урамнарга, юлларга чыгарга ашыга. Нәтиҗәдә төрле хәлләргә юлыгалар, еш кына юлларда хәвефләр китереп чыгаралар. Шуңа күрә иң башта велосипед төзелешен, йөртү үзенчәлекләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк.

Велосипед йөртүчеләр өчен кагыйдәләр. (Буклетлар таратыла.)

1. Юлларда велосипед белән идарә итү – 14, мопед белән идарә итү 16 яшьтән соң гына рөхсәт ителә.

2. Велосипедчылар уң як полоса читеннән бер рәт булып кына хәрәкәт итә ала, әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырылмаса, юл кырыеннан да йөрергә ярый.

3. Колонна булып хәрәкәт иткәндә унар велосипедчыдан торган төркемнәргә бүленеп һәм һәр төркем араларында сиксән-йөз метр ара калдырылып хәрәкәт итү сорала.

4. Караңгы вакытта велосипедта алгы фара һәм арткы фонарь кабызылган яки арткы якта яктылык кайтаргыч урнаштырылган булырга тиеш.

5. Велосипедчы хәрәкәт юнәлешен үзгәрткәндә һәрвакыт кисәтү сигналын бирергә тиеш.

6. Хәрәкәт көйләнелә торган чатта велосипедчы, светофорның яшел сигналына карап, урам аша чыгучы җәяүлеләргә юл бирергә тиеш.

7. Велосипедчы сулга борылганда кисәтү сигналын сул кулын янга туры сузып бирә.

8. Форма кигән полиция хезмәткәре велосипедчыны туктата ала. Теләсә нинди шартларда велосипедчы полиция хезмәткәре таләпләренә буйсынырга тиеш.

9. Велосипед юлы дигән билге булганда, шул юлдан гына барырга.
Велосипедта йөргәндә нәрсә эшләргә ярамый.

1. Велосипедта пассажирлар утыртып йөртергә тыела.

2. Тавыш сигналы, алгы фонаре, арткы фонаре һәм бер-берсеннән бәйсез эшли торган ике тормозы булмаган велосипедта йөрергә ярамый.

3. Шоссе буйлап хәрәкәт иткәндә велосипедчыга рульне тотмыйча барырга ярамый.

4. Исезездә тотыгыз, кызыл түгәрәккә алынган велосипед билгесе «Велосипедта йөрергә ярамый» дигәнне аңлата. ( Презентация.)

Укытучы. Укучылар, әлбәттә, бер дәрестә генә барлык кагыйдәләрне истә калдыру мөмкин түгел. Без аларның кайберләре белән алдагы дәресләрдә дә танышып китәрбез.

IV. Дәреснең йомгаклау-гомумиләштерү өлешендә укучыларның белемнәре тикшерелә, тест сорауларына җаваплар алына.

Билгеләр куела. Өй эш: 1.Велосипедта йөрергә ярый дигән билге рәсеме ясарга. 2. Юл йөрү кагыйдәләре турында буклетны укырга.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *