Һава

Румия САЛИХОВА,

Казандагы 167 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

— балаларда фикерләүне, сөйләм телен , хәтерне, күзәтүчәнлекләрен, танып белү активлыгын үстерү;

— һава һәм аның үзлекләре турында күзаллауларын киңәйтү өчен тәҗрибә һәм экспериментлар үткәрү;

— индивидуаль һәм төркем белән бергә эшләргә өйрәтү;

— балаларда табигатьне ярату хисләре, аңа сак караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: урамда җилнең исүен күзәтү, «Күбек чыгар» уены әдәби китап уку, балалар белән әңгәмә үткәрү «Кешеләргә һава ничек булыша», рәсемнәр карау.

Кирәкле әсбаплар: һава шары, балаларның барысына җитәрлек стаканнар белән таякчыклар, агач шакмак, таш, туп, тимер акча; борчак, агач рәсемнәре, машина, завод плакатлары. Төсле кәгазьләр, картон, җилем, кайчы.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез балалар! (Исәнмесез.)

– Балалар, бүген мин сезгә шар алып килдем. Гади генә түгел, бу шар тылсымлы. Аның эчендә нәрсә бар икән? Сез ничек уйлыйсыз? (Һава.)

– Дөрес, эчендә һава булганга күрә, без аны һава шары дип атыйбыз. Минем шарым оча белә. Әгәр, без аны кулдан ычкындырсак, ул очып китә ала. Сезнеңчә, нигә ул шулай оча? (Ул җиңел.)

– Дөрес, димәк, һава җиңел. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк: һава җиңел. Хәзер мин шарның бавын чишәм дә, һаваны чыгарам. Сез нәрсә сизәсез? (Җил искән кебек.)

– Әйе, балалар . Исә торган җил дә һава дигән сүз.Ул нинди тавыш бирә? Сез нәрсә ишетәсез? (Ш-ш-ш.)

– Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз: ш-ш-ш-ш. Балалар сез һаваны күрдегезме? (Юк.)

– Димәк, һава безнең үтә-күренмәле.

Балалар, әйдәгез, хәзер безнең лабораториягә барыйк. (Балалар өстәл артына киләләр анда предметлар тезелгән).

1 нче тәҗрибә.

Тәрбияче. Карагыз монда нәрсәләр бар? (Пакетлар.)

Балалар пакетларны карыйлар, пакетлар буш .Балаларга пакет эченә өрергә кушабыз. Пакет белән һава тотарга җыярга кушабыз. Алар кабаргач, бәйлибез һава чыкмаслык итеп.

– Пакет нишләде? (Кабарды.)

– Балалар, безнең пакетларыбыз нәрсә белән тулды соң? (Һава белән.)

– Әйе, молодцы, без һава тотарга өйрәндек.

2 нче тәҗрибә.

Өстәлдә стаканнар, таякчыклар, сулы савытлар эчендә борчаклар, су.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, борчакларны биетәбез. Ә ничек? (Балалар төрле кызыклы җаваплар бирәләр.) Күрдегезме таякчыклар ята, әйдәгез, шуларны алабыз һәм савытларга һава өреп карыйбыз. Борчаклар нишлиләр? (Бииләр.)

– Ничек уйлыйсыз. Борчаклар ни өчен бии? (Һава кергәнгә.)

– Әйе, балалар, һава булганда суда берни дә батмый. Шуңа күрә, без һава тутырылган әйберләр белән диңгездә, сулыкларда йөзә алабыз. Ә моны тикшерү өчен без «Бата- батмый» уенын уйнап карыйк.

Дидактик уен: «Бата-батмый»

Тәрбияче. Балалар, хәзер без сезнең белән һаваның барын югын беләбез. Әгәр предметлар эчендә һава булса, ул әйберләр суда йөзәләр. Әгәр эчләрендә һава булмаса, баталар. Хәзер без биредәге әйберләрне суга салабыз! Кайсы әйбер суда йөзәр икән?

Балалар алдан әзерләгән әйберләрне чиратлашып суга салалар.

– Кайсы әйбер батмады? (Түгәрәк шар, туп.)

– Әйе, димәк, туп белән шарда һава бар. Кайсы әйберләр суда батып калдылар? (Таш, агач шакмак, тимер акча.)

– Димәк, аларда һава юк.

Нәтиҗә.

Тәрбияче. Балалар без бүген ниләр белдек? Һава нинди төстә? (Төсе юк.)

– Һаваны иснәгәч нинди ис килә? (Ул иссез.)

– Тагын һава нинди? (Үтә күренмәле, җиңел һ.б.)

Физминутка. «Һавада җилпенәбез»

Без – яфраклар – очабыз (кулларны як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар),

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында йөгерү),

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш, гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерү).

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез (чүгәлиләр).

Тәрбияче. Кешегә сулар өчен һава кирәк. Балалар, сез ничек уйлыйсыз кеше һавасыз яши аламы?

Әйдәгез, тикшереп карыйк. Суламыйча күпме торып була икән? Сулыш алгач, тынны чыгармый торып буламы? Әлбәттә, юк. Димәк, суламыйча озак торып булмый.

Сулар өчен дә чиста һава кирәк. Машиналар, заводлар күп булган җирдә чиста һава була алмый.

Рәсем-плакатлар карыйлар.

– Күрәсезме, алар үзләреннән чыккан төтеннәр белән без сулый торган һаваны ничек пычрата. Чиста һава кешеләргә, кошларга, җәнлекләргә – барысына да чиста һава кирәк. Һавабыз чиста булсын өчен нишләргә? (Балалар төрле фикерләр әйтә.)

– Әйе, дөрес әйтәсез. Һава чиста булсын өчен агачлар, төрле үсентеләр утыртырга кирәк. Алар үзләренә пычрак һаваны җыеп, безгә сулар өчен чиста һава бүлеп чыгаралар.

Хәзер без сезнең белән бергәләп агачлар ясарбыз. Алдыгызда төсле кәгазьләр бар. Агачның кәүсәсен нинди төстәге кәгазьдән  кисәбез? (Көрән төстән кисәбез.)

– Яфракларын нинди төстән кисәбез? (Яшел төстән кисәбез.)

Һәрбер бала мөстәкыйль рәвештә алдан әзерләнгән агач сүрәтен кисеп ябыштыра.

Тәрбияче. Ясаган агачларыгызны барыгыз да алып, элмә тактага беркетегез. (Кошлар тавышы яңгырый.)

Балалар агачларны урнаштыралар.

– Карагыз нинди матур булды. Без бүген сезнең белән үз урманыбызны ясадык. Киләчәктә әле без чын урман утыртуда да катнашырбыз.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *