Һәр заманда укытучы һөнәренең абруен үз дәрәҗәсендә саклап калучы мөгаллимнәр  булган

Тема: Җәмгыятьтә укытучы абруен ничек кайтарырга?

Артур ШАКИРОВ,

Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбенең рәсем һәм технология укытучысы. Педагогик стажы – 6 ел

Күптән түгел миңа әниемне яраткан укытучысы янына алып бару бәхете туры килде. Әлеге укытучы апага узган ел 90 яшь тулган. Ул гомере буе гади авыл мәктәбендә рус теле укыта. Бернинди дәрәҗәләре, исемнәре булмаган әлеге укытучы ападан ниндидер самимилек, гадилек, кешелеклелек бөркелә. Укучы белән укытучы арасындагы үзара аралашуга игътибар итәм… Аларның әңгәмәсе гел мәктәп, укучылар, аларның язмышлары турында һәм үткән елларны сагынудан тора. Әлеге укытучы апа: «Бик үк начар булмаганмын икән, 1975 нче, 1978 нче елгы чыгарылыш укуыларым да киләләр. Туган көнем бер атнага сузылды, укучыларым котларга килделәр», ди. Әйе, чын мәгънәсендә олы йөрәкле ихтирамга лаек укытучы белән очраштым. Бу очрашуны өч буын укытучы очрашуы дип атар идем. Яшь укытучы буларак, мин абруйлы укытучы күрдем, үземә тиешле  нәтиҗә ясадым һәм киләчәккә  күтәренке рух алдым.

Бу җаваплы вазифаны йөрәк кушуы буенча сайлаучы кеше генә, укытучы абруе бернинди шик-шөбһәләр дә тудырырга тиеш түгеллеген яхшы аңлап, үтә дә катлаулы хезмәткә гомерен багышлый алуына тагын да инандым. 

Бүген дә бар къжеле белән укытучылык эшенә бирелеп, укучыларының тормышы өчен көеп-борчылып яшәүче педагоглар бик күп. Укытучы хезмәте бик катлаулы, чөнки ул кешеләр арасындагы бәйләнешкә нигезләнгән. Укытучының бөтен гомере балалар күз алдында үтә. Алар хәтер көндәлекләренә үзләренең билгеләрен куеп баралар. Педагогның эшен аның профессиональ осталыгы, балаларны тигез яратуы, хөрмәте характерлый.

Безнең яхшы кешеләр үстерергә тырышуыбыз укучылар тарафыннан каршылык китереп чыгара. Укытучы тамчылап үзен балаларга өләшә. Өләшә, ләкин үзенә тиешле рәхмәтне, игътибарны, ихтирамны, аңлауны ала алмый кебек. Хәтта иң яраткан укытучыны да балалар бәйрәмнәрдә генә искә төшерә.

Укытучының абруе кемгә кирәк соң? Иң беренче чиратта үзенә кирәк. Укытучының абруйлы булуы укыту-тәрбия процесында бик әһәмиятле. Абруйлы укытучы, минемчә, үзе һәрвакыт үрнәк, гадел, кешелекле, тәрбияле, тирән белемле булырга тиеш.

Тик хәзерге заман укытучысына тирән гыйлемле, төпле акыллы булу гына җитми, ул заман белән бергә атларга һәм рухи яктан көчле булырга тиеш. Бүгенге көндә укытучы үз белемен күтәрерлек шәхесләр тәрбияләргә тиеш, ә моның өчен аның үзенә дә һәрвакыт үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, заманадан артка калмаска, алдан атларга тырышырга кирәк. Шәхси сыйфатларыңның бай булуы, тәҗрибә, кешене тыңлый белү, үз фикереңне әйтү, партнерыңның эмоциональ халәтен аңлау, уңай атмосфера тудыра белү, үзеңә тартып тору, матур итеп сөйләү кебек бик күп, бик күп әйберләр булмаса, эш һәрвакытта да уңышлы гына бармый. Болар мәктәптә укытучыларга аеруча нык кирәк.

Абруйлы укытучы,минемчә, катлаулы ситуацияләрне үзенең алдан күрүчәнлеге, акылы тормыш һәм педагогик тәҗрибәсе белән бәяли, саклану чаралары кулланып проблемаларны булдырмый кала. Бу – бик мөһим. Минемчә, укытучы дәрескә үзен балалардан ерагайтырлык, дәрестә иҗади атмосфера тудырырга комачауларлык барлык борчуларын, проблемаларын ишек артында калдырып керә.Ул оста психолог булырга тиеш.

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: «Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала», – дигән.  Әйе, тырышмыйча гына абруйлы булып булмый. Үз алдыңа билгеле бер максат – бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була. Безнең кулларда – балалар язмышы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *